Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

“Энергосбыт”ның район берләшмәсенең иң тәҗрибәле, мактаулы белгечләренең берсе: "Биредә коллектив бик дус, ярдәмчел", ди

Альмир Миңнехан улы Закиров - "Энергосбыт"ның район берләшмәсенең иң тәҗрибәле, мактаулы белгечләренең берсе. Мактау һәм дәрәҗә тиз генә килми, аның өчен тырышып хезмәт итәргә, үзеңне бары тик уңай яктан гына күрсәтергә кирәк. Әлбәттә, иң беренче шарт - үз һөнәреңнең остасы булу. Кешенең хезмәт юлы һәм башкаларның аңа мөнәсәбәте аның күрсәткече...

Альмир Миңнехан улы Закиров - "Энергосбыт"ның район берләшмәсенең иң тәҗрибәле, мактаулы белгечләренең берсе. Мактау һәм дәрәҗә тиз генә килми, аның өчен тырышып хезмәт итәргә, үзеңне бары тик уңай яктан гына күрсәтергә кирәк. Әлбәттә, иң беренче шарт - үз һөнәреңнең остасы булу.

Кешенең хезмәт юлы һәм башкаларның аңа мөнәсәбәте аның күрсәткече булып тора. Альмир әфәнденеке дә искәрмә түгел.

Альмирның хезмәт юлы мәктәпне тәмамлауга ук башлана дисәк тә ялгыш булмас. Свердловск өлкәсенең Красноуфимск шәһәрендә туып-үскән Альмир, 1982 елда Питрәч районының Кокушкино авылында урта мәктәпне тәмамлый. Аңа җиде яшь чакта гаиләләре белән шунда күченеп кайта алар. Казан энергетика институтына укырга керә. Анда ике ел укыгач, хәрби хезмәткә алына. Грузиянең Цхинвали шәһәрендә авиациядә хезмәт итәргә туры килә аңа. "Һөнәрле булу зыян итмәде", - дип искә алды армия елларын Альмир. Хәрби хезмәттән кайтуга энергетика өлкәсендә эшли башлаган Альмир бүген дә шул һөнәрне башкара. Шул дәвердә аңа Казанда, "Татэнерго-ремонт" заводында, Питрәч кошчылык фабрикасында, "Сельхозтехника" район берләшмәсендә һәм район коммуналь хуҗалыгында электрик, электромонтер буларак хезмәт куярга туры килә. 2004 елдан башлап, ул "Энергосбыт"ның район берләшмәсендә эшли. Башта контролер булган, аннары электр энергиясен сату һәм клиентлар белән эшләү буенча өлкән агент вазифасына билгеләгәннәр.

30 ел бер өлкәдә, 12 елдан артык бер оешмада бертөрле эш белән шөгыльләнү кайберәүләр өчен сәер тоеладыр. Ләкин Альмир өчен түгел. "Яраткан эшеңә тугры кал!" Тәҗрибәле энергетикның эш девизы шундый. "Минем бер урында эшләвемнең тагын бер сәбәбе бар: биредә коллектив бик дус, ярдәмчел. Нинди генә авырлыклар килсә дә, булышырга торалар. Аннары, бер урыннан икенче урынга күчеп йөрүдән ни мәгънә бар?! Бар җирдә дә хезмәт куярга кирәк!" Альмирның эш турында фикере шундый.

Аның әйтүенчә, һөнәрне кеше үзе сайларга тиеш, кемдер күрсәтмә биргәнгә карап түгел. Шуңа күрә балаларына әлеге эшне үз ирекләренә куйган.

Эшнең үзенә килгәндә, энергетикның җаваплы эш икәнен аңлатып торасы юктыр. Иң беренче чиратта, халык белән эшлисе. Бу очракта аңа коеп куйган "технарь" гына түгел, психолог та, педагог та булырга туры килә. "Һәр кешенең холкына ачкыч таба белә. Безнең оешмага дулап килгән кешеләр дә, Альмир белән аралашканнан соң, тынычлап, аның көенә, сөйләшү ритмына күчеп, рәхмәт әйтеп кайтып китәләр, - ди "Энергосбыт"ның район берләшмәсе җитәкчесе Мөхәммәтданил Фазлыев.

Альмирга көн саен бу эшне башкару җиңелләрдән түгел, ләкин ул зарланып утыра торганнар рәтенә керми, үз эшен белеп, җиренә җикереп башкара. Электр җиһазлары белән эш иткәндә яки аларны сатып алганда, урнаштырганда бик күпләр өчен ул киңәшче. Бу хакта искәртеп һәм аеруча басым ясап, җитәкчесе Мөхәммәтданил Фазлыев: "Райондашларыбыз электр энергиясе белән бәйле нинди генә эшкә алынмасыннар, аңа мөрәҗәгать итәләр", - диде.

Альмир әфәнденең сүзе белән эше аерылмаганын хезмәттәшләре дә раслый: "Тырыш, ышанычлы, эшенә җаваплы карый, вакытында башкара. Иң мөһиме - катлаулы хәл килеп туганда, кулланучылар йөрәгенә үтеп кереп аңлата, мәсьәләнең асылына төшендерә белә".

Альмирның ачык йөзле, чиста-пөхтә, ярдәмчел кеше икәнлеге әллә кайдан күренеп тора. Хәер, хәзерге заман белгече шундый сыйфатларга ия булмаса, гел бер эшкә тугры кала һәм эшли дә алмас иде.

Фәнил Нигъмәтҗанов
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев