Теләче Информ

Энгель Фәттахов: Аттестатсыз калган укучыларга мөмкинлек тудырылачак

Мәктәпләрдә 2016 елның дәүләт йомгаклау аттестация кампаниясе тәмамланды. Быел 16 мең укучы - Бердәм дәүләт имтиханы, ә 34 мең укучы Төп дәүләт имтиханы тапшырды. Алдагы елларда кебек бездә укучылар җәмгыять белеме, физика, биология, химия фәннәренә өстенлек бирә. Татарстанда быел БДИ тапшыруның 90 пункты эшләде. Алар барысы да металл эзләү рамалары,...

Мәктәпләрдә 2016 елның дәүләт йомгаклау аттестация кампаниясе тәмамланды. Быел 16 мең укучы - Бердәм дәүләт имтиханы, ә 34 мең укучы Төп дәүләт имтиханы тапшырды. Алдагы елларда кебек бездә укучылар җәмгыять белеме, физика, биология, химия фәннәренә өстенлек бирә.

Татарстанда быел БДИ тапшыруның 90 пункты эшләде. Алар барысы да металл эзләү рамалары, видеокүзәтү белән тәэмин ителгән иде. Әлеге пунктларга 1000нән артык иҗтимагый күзәтүче җәлеп ителде. Рус теле һәм математика кебек төп имтиханнарны тапшырганда Казанга 23 федераль күзәтүче килгән иде. Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сүзләренчә, республиканың мәктәп укучылары тапшырган имтиханнарның нәтиҗәләре, гадәттәгечә, Россия күләмендә югары күрсәткечләре белән аерылып тора. "Әмма камилләшүгә чикләр юк, без белем бирүнең сыйфаты һәм имтиханнарның нәтиҗәләрен үстерү өстендә тырышып эшләүне дәвам итәргә тиеш", - ди министр.

Үткән елга караганда, БДИдан 100 балл җыючылар саны арткан: узган ел 105 булса, быел - 135. Бигрәк тә бу рус теле (57дән 88гә), профильле математика (2дән 16га), информатика (5тән 8гә), биология (3тән 4кә), география (3тән 6га) фәннәренә кагыла. Әдәбияттан үзгәрешсез калган - 2 югары нәтиҗә. Дүрт укучы исә бер генә түгел, ә ике һәм аннан да күбрәк фәннән 100 балл җыйган. "Чистай шәһәре лицеен тәмамлаган Никита Доброходов безнең горурлыгыбыз, ул биш фәнне 100 баллга тапшырды", - ди Энгель Фәттахов. Быелгы имтиханнар нәтиҗәләре буенча белем бирү оешмаларында укучы 1794 егет һәм кыз Россиянең "Укудагы уңышлары өчен" медале белән бүләкләнгән, бу чыгарылыш укучыларның - 11 проценты. 397 бала республика медаленә лаек булган. Медалистлар - БДИның барасыннан да 75 һәм аннан да артыграк баллга ирешкән укучылар. Бигрәк тә Бөгелмә (44,8 процент), Казанның - Яңа Савин (34,8 процент), Яшел Үзән (28,9 процент), Чистай (28,6 процент) районнары медалистларга бай. Быел Апас, Югары Ослан, Лаеш, Питрәч, Ютазы районнарында республика медалистлары юк.

Министр искәрткәнчә, быел рус теле, профиль дәрәҗәсендәге математика, информатика, җәмгыять белеме, география, тарих фәннәреннән БДИның минималь чиген үтә алмаучылар саны кимегән. Инглиз, немец, француз телләреннән күрсәткечләр үзгәрмәгән. Ә менә әдәбият, химия, биология, физикадан канәгатьләндерми торган нәтиҗәләр кискен артып киткән. - Унөч фәннең унысы буенча, ягъни физика, химия, немец теленнән кала башка фәннәрдән, уртача балл узган елдан күбрәк булды. Ләкин химия, физика фәннәреннән имтиханнарның баллары һаман саен төшүе күзәтелә, шуңа күрә хәзер бу ике фәннән белемнәрне күтәрүгә аеруча игътибар биреләчәк, - ди министр. 100 балл җыючылар да нәкъ химия (24тән 8гә) һәм физика (9дан 3кә) тапшыручылар арасында кимегән. Аттестация алу өчен мәҗбүри булган рус теле һәм математика фәннәре буенча БДИ нәтиҗәләренә килгәндә, мәгариф һәм фән министры Татарстанның милли республика булуын исәптә тотып, рус теленнән уртача баллның БДИ кертелгән 2009 елдан башлап шактый үсүен - 54,5 баллдан 73,5 баллга җитүенә куанычын белдерә.

Реклама

Рус теленнән иң югары 81,9 балл Бөгелмә районында булган. Иң түбән баллар - Мамадыш, Апас, Кайбыч, Питрәч, Спас районнарында. Теләче, Әлки, Мөслим, Актаныш районнарында вәзгыятьне соңгы елда уңай якка үзгәртүгә ирешкәннәр. Быел математикадан да уртача баллда 2009 елдагыдан шактый үсеш сизелә, ул - 41,9 баллдан 53 баллга кадәр менгән. Унтугыз районның профильле математика буенча күрсәткечләре уртача баллдан югарырак.

Әйтергә кирәк, 11нче сыйныфны тәмамлаучы 31 укучы аттестатсыз калган. Әлбәттә, монда имтихан тапшыру тәртипләрен бозу очраклары да юк түгел. Мәсәлән, дүрт БДИ һәм төп дәүләт имтиханы нәтиҗәләре гамәлдән чыгарылган. Кемдер имтиханга - телефон, кайберәүләр шпаргалка белән кергән. БДИ тапшыру чорында физик затларга административ хокук бозу турында барлыгы 23 беркетмә төзелгән, төп дәүләт имтиханында катнашучыларга карата 11 беркетмә тутырылган. Мондый күренешләр Казанның Мәскәү районы, шулай ук Чистай, Яшел Үзән, Буа районнарында күзәтелгән. - Аттестат алмаган чыгарылыш укучыларының саны узган елдан кимрәк. Аттестатсыз калган яшьләр Югары Ослан (1,3 процент), Мөслим (1,1 процент), Казанның Киров районы (0,9 процент), Менделеевск (0,8 процент), Алабуга (0,8 процент) муниципаль районнарында күбрәк. Утыз муниципаль районда бөтен чыгарылыш укучысы да кулларына аттестат алды, - ди министр. Сентябрьдә өмет бар 11нчы сыйныфны тәмамлаучылар гына түгел, 9нчы сыйныфны бетерүчеләрнең дә кайберләре бүгенге көндә һөнәри уку йортлары ишек төбен таптый. Мәгълүм булганча, 9нчы сыйныфлар тапшырган төп дәүләт имтиханы БДИга охшатып үткәрелә. Татарстанда Төп дәүләт имтиханын кабул итүнең 146 пункты оештырылган булган, аларның эшендә 9 мең кеше катнашкан, медицина һәм полиция хезмәткәрләре дә хезмәт күрсәткән. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2016 елда 9нчы сыйныфлар 13 фәннән имтиханнар биргән.

Нәтиҗәләргә күз салганда, физика, химия, география, информатика һәм ИКТ, биология, тарих, немец теле, француз теле һәм җәмгыять белеме кебек 10 фәннең күрсәткечләре узган елдагыдан түбәнрәк. Шул ук вакытта 9нчы сыйныфларның 2,5 проценты, ягъни 839 кешегә аттестат бирелмәгән. Биредә математикадан уртача бәя - 3,87 (2015 елда - 3,68) булып, минималь чикне үтә алмаган укучылар 2,3 процентны тәшкил иткән (789 кеше, 2015 елда - 750 кеше). Укучыларның 17,2 проценты "5"ле билгесен алган (5897 кеше). Рус теленнән уртача бәя - 7,07 (2015 елда - 4,04), ә минималь чикне узмаучылар 0,8 процент (278 кеше), "5"лелек нәтиҗәләр - 36 процент (12348 кеше). - Быел чыгарылыш имтиханнарын тапшыра алмыйча, аттестатсыз калган укучыларга сентябрь аенда тагын бер кат имтиханнар бирү мөмкинлеге тудырылачак, графиклар инде билгеле. Укучыларга, ата-аналарга, укытучыларга имтиханнардан куркырга кирәкми, ныклап әзерләнергә кирәк, - дип министр кызларга, егетләргә җәй айларын әрәмгә уздырмаска киңәш итте.

Лилия ГАДЕЛШИНА

Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: