Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Есенинның 1916 елда язылган хаты аукционда 2,1 миллион сумга сатылган

Есенинның шагыйрь Николай Ливкинга 1916 елда язылган хаты аукционнан 2,1 миллион сумга сатылган, дип хәбәр итә "Литфонд" аукцион йорты матбугат хезмәте. Лотның башлангыч бәясе - 1,2 миллион сум. Шулай ук Владимир Маяковскийның балалары өчен "История Власа - лентяя и лоботряса" дип исемләнгән тәүге шигырьләр аукционда 480-500 мең сумга куелган була....

Есенинның шагыйрь Николай Ливкинга 1916 елда язылган хаты аукционнан 2,1 миллион сумга сатылган, дип хәбәр итә "Литфонд" аукцион йорты матбугат хезмәте. Лотның башлангыч бәясе - 1,2 миллион сум.
Шулай ук Владимир Маяковскийның балалары өчен "История Власа - лентяя и лоботряса" дип исемләнгән тәүге шигырьләр аукционда 480-500 мең сумга куелган була. Әмма 1927 елда "Молодая гвардия" нәшрияте чыгарган бу китапны 1,05 миллион сумга сатып алалар.
Искәртеп узабыз, әлеге басма беренче тапкыр ачык Россия аукционына куела. Басманың иллюстраторы Наталия Ушакова төп геройның рәсемдә сурәтләнгән ата-анасы прототиплары Михаил Булгаков һәм аның хатыны Любовь Белозерская була. Рәссам белән алар дус була. Ушакова искә төшергәнчә, бу китап бастырылгач, язучы шартып: "Нигә син мине гел шушындый ямьсез итеп ясыйсың?", дип сорый.
Ә Александр Блокның 1920 елда ярымпрофиль итеп төшерелгән фотосурәтен аукционга 200 мең сумга куялар. Ә сатып алучылар аның өчен ике тапкырга күбрәк бәя түли- 410 мең. Александр Блокның кечкенә гимназист булганда төшерелгән фотосы (1891 ел) 310 сумга сатыла, аның башлангыч хакы - 120 мең сум, диелә "РИА-Новости" хәбәрендә.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/20/150725/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев