Теләче Информ

“Эшлексез, сәләмә татар күрмәдем”

Без аның белән Әстерхан шәһәрендә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайга һәйкәл ачу татнасында таныштык. Ул дигәнем - Әстерхан өлкәсенең "Сөембикә" дип исемләнгән төрек-татар иҗтимагый берләшмәсе рәисе Наилә Шакирҗан кызы Потеева-Фатыйхова. Чытырдап торган мишәр хатыны. Шулай булмый ни, Чистай районының Яуширмә авылы кызы ич! Халкыбызның олугъ язучысы Гаяз Исхакыйның авылдашы. 2013 елның...

Без аның белән Әстерхан шәһәрендә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайга һәйкәл ачу татнасында таныштык. Ул дигәнем - Әстерхан өлкәсенең "Сөембикә" дип исемләнгән төрек-татар иҗтимагый берләшмәсе рәисе Наилә Шакирҗан кызы Потеева-Фатыйхова. Чытырдап торган мишәр хатыны. Шулай булмый ни, Чистай районының Яуширмә авылы кызы ич! Халкыбызның олугъ язучысы Гаяз Исхакыйның авылдашы. 2013 елның май аенда ул Гаяз Исхакыйның туганнары чакыруы буенча Ташкент шәһәрендә кунакта булып кайткан.

Сәфәр вакытында алган хис-тойгылары белән ул бик теләп уртаклашты.
Белүебезчә, узган гасырның 30 нчы елларында Исхакыйлар нәселе көчле репрессиягә эләгә. Бу вакытта кайбер авылдашлары аларга ничек кирәк, шулай ярдәм итәргә тырышса, икенчеләре, органнарга әләк артыннан әләк яза. Бик яман җәберлиләр үзләрен. Гаяз Исхакыйны исә үлемнән эмиграциягә китүе генә коткарып кала. Гаяз Исхакыйның Ташкент шәһәрендә кемнәре бар соң? Бирегә аны нинди нәсел җепләре бәйли? Болар хакында миңа Наилә ханым бәйнә-бәйнә сөйләде. Бермәлгә һәйкәл ачу тантанасы да онытылды кебек...
Гаяз Исхакыйның ике бертуган сеңлесе Гайнелмәрзия белән Хәлимәбану төрле юллар узып, могҗиза белән Үзбәкстанга килеп урнашалар. Янәсе, тынычлыкта калдырачаклар. Кызганыч, бу хыял гына булып чыга. Абыйлары Әхмәтхәсән төрмәдән чыкканнан соң органнарга чакырып сорау алулар, җәберләүләр тагын башланып китә.Әхмәтхәсәнның бу мыскыллауларга йөрәге түзми, үз-үзенә кул сала мәрхүм. Кесәсеннән табылган кәгазьдә: "Минем хаклылыгымны балаларым аклар", - дип язылган була.
- Наилә ханым, Үзбәкстанда яшәп ятучы Исхакый нәселе белән ничек элемтәгә кердегез? Татарстанда яшәсәгез бер хәл иде.
- Бәй, мин Яуширмә кызы ич! Әниләрнең күршесе булган Гайнелмәрзиянең кызы Сөембикә апа белән мин 1997 нче елда Казанда, Икенче Бөтендөнья татар конгрессы барган көннәрдә танышкан идем. Шуннан бирле бер-беребез белән элемтә тотабыз. 2005 нче елда Казанның меңъеллыгы тантаналарыннан соң без - Сөембикә апа, Казан дәүләт университеты доценты Розалина Нуруллина (язучы, профессор Ибраһим Нуруллинның хатыны) һәм журналистлар Фәния Хуҗиәхмәт, Шәех Зәбировлар белән Яуширмәгә кайттык. Шул чакта Сөембикә апа мине Ташкентка кунакка чакырган иде. Ниһаять, 2013 нче елның маенда миңа Сөембикә апаларга кунакка барырга насыйп булды. Ташкент бик чиста, матур шәһәр, фонтаннар күп. Бигрәк тә халыкның бер-берсенә карата булган игътибарлы, ихтирамлы мөнәсәбәте сокландырды. Татарлар да, руслар да Үзбәкстанны туган йорты дип саный. Урамда тозсыз рекламалар да, чүп-чар да күрмәдем. Аракы, тәмәке сатылмый диярлек. Ике атна дәвамында мин анда исерек кеше күрмәдем. Узган гасырның 19-20 нче елларында татарлар бирегә мәгърифәт, мәдәният алып килә. 1917 елдагы вакыйгалар, 1921 елдагы ачлык татарны дөнья буйлап сибә. Аларның бер өлеше Үзбәкстанга килеп төпләнә. Милләттәшләребез биредә төпләнеп кенә калмый, эшли, укый, үзенең белемен күтәрә, укымышлылыгын арттыра. Мин анда татар галимнәре, табиблар, мәгърифәтче-укытучылар, инженерлар, мәдәният хезмәткәрләре белән очраштым. Аларның күплеген күреп хәйран калдым. СССР таркалганнан соң әлеге катлам беркадәр авырлык кичерә. Әмма югалып калмыйлар. Белемле һәм тәвәккәл булган татар белгечләре Америкага китә. Шунысы сөенечле, алар Америкада да начар яшәмиләр. Бүген ике Ташкент татарының берсе Америкада. Үзе булмаса, баласы яки туганы бар. Бер-берсе белән кунакка йөрешәләр. Алар өчен Америка-Ташкент авиарейсы, безнең өчен Әстерхан-Казан авиарейсы кебек якын. Ташкентта тормышын кора алмаган, эшлексез, сәләмә татарны күрмәдем. Ә үзбәкләр очсызлы эшче көч һәм җиләк-җимеш, көндәлек товарлар сатучы буларак Россиягә агылалар. Мин кунакта чакта Сөембикә апаның фатиры иҗтимагый пунктка охшап калды. Сөембикә апаның аралашу даирәсе - Ташкентның милли татар элитасы. Алар, әйткәнемчә, табиблар, укытучылар, галимнәр, тарихчылар. Барысы да укымышлы, тәрбияле затлар. Тарихчы Ренат Шиһабетдинов шәһәрнең тарихи урыннарына экскурция үткәрде. 9 май-Җиңү көне уңаеннан татар җәмгыяте герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәм Гаяз Исхакыйга багышлап әдәби кичә үткәрде.
- Ташкентта Гаяз Исхакыйны беләләрме?
- Яхшы беләләр. Үземне сораулар белән күмделәр. Мин анда газет-журналлардан, буклет-фоторәсемнәрдән торган күргәзмә оештырдым. Язучының туган авылы, музее, эмиграциядәге тормышы һәм иҗаты турында сорадылар. Ташкент татарларына бүләк итәр өчен Гаяз Исхакыйның "Зөләйха һәм Теләнче кыз" китабын алган идем. 8 нче май көнне мәктәпләрдә, балалар бакчаларында сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар үткәрелде. Бу көнне Сөембикә апага өч җиргә чакыру килде. 9 май көнне исә өебезгә татар яшьләре клубы вәкилләре килеп, Сөембикә апага ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Үзбәкстан җитәкчелегенең котлауларын калдырып киттеләр. 10 майда Сөембикә апага 93 яшь тулды. Ул тальянда уйнады, без кушылып "Уракчы кыз", "Авыл көе"н җырладык. Иртәгесен үзем генә иске шәһәрдә, иске мәдрәсәдә булып, кызыл балчыктан ясалган борынгы урам аша "Чор су" базарына килдем. Китәр алдыннан Илгизәр абый белән Әхмәтхәсән Исхакыйның документларын барладык. Илгизәр абый сугыш вакытында разведчик булган. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән. Әмма... Әлеге дә баягы - Гаяз Исхакый нәселенең репрессияләнгән булуын искә төшергәннәр. Мин аның архивыннан Гаяз Исхакый музее өчен берничә документ сайлап алдым. Аның Гаяз Исхакый нәселе турындагы истәлекләрен язып, теркәп бардым. Минем өчен иң кадерлесе - Ташкентта яшәүче милләттәшләрем белән бергәләп намаз уку булды.
- Сөембикә апа бүген ни белән шөгыльләнә? Гомерен нинди хезмәттә үткәргән?
- Ул да Яуширмә авылы кызы. Сугышка кадәр медицина техникумын тәмамлый. Сугыш елларында Казан дәүләт медицина институтында белем ала. Кичләрен эвакуация госпиталендә эшли. Соңрак авылдаш егетенә кияүгә чыгып, Ташкентка китәләр. Биредә ул озак еллар шәһәр хастаханәләренең берсендә баш табиб булып эшли. "Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы" күкрәк билгесенә лаек була. Ул медицина өлкәсендә 57 ел хезмәт куя. Ире Харис белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Олы улы Шәүкәт гаиләсе белән Голландиядә яшәсә, кызы Дилбәр гаиләсе белән Америкада гомер кичерә. Төпчек улы Илдар әнисе белән яши. Сөембикә апа бүген дә актив тормыш алып бара. Улы Илдар белән "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалындагы тапшыруларны даими карап баралар. Дөрес, хатларны авырдан укый, яза. Ул гомер буе гимнастика ясаган, ризыклардан җиләк-җимеш, чикләвек белән тукланган. Ул Ташкент шәһәренең бик хөрмәтле кешесе. Урамда һәркем аның белән баш иеп исәнләшә. Үзбәкстанда табибларга, гомумән, белгечләргә кадер-хөрмәт зур. Кызганыч, Россиядә хезмәт кешесенә игътибар юк. "Мин үзбәк халкына чиксез рәхмәтлемен", - ди Сөембикә апа бу хакта ассызыклап.
Әңгәмәдәш - Фәнил Нигъмәтҗанов.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: