Теләче Информ

Фаҗига кавыштырды (Булган хәл)

Бу язма мин күп еллар белгән, аралашкан игелекле гаилә әгъзалары Самат Салих улы һәм аның хатыны Асия Гали кызы турында. Аралашып яшәсәк тә, кызганыч ки, мин аларның фаҗигале, газаплы тормыш юлы үткәннәрен белмәгән идем. Белгәч, исем китте. Әлеге хәлне сурәтләп бирәсем килде. …Самат сугыш елларында авылда туа. Әтисе Салих абый...

Бу язма мин күп еллар белгән, аралашкан игелекле гаилә әгъзалары Самат Салих улы һәм аның хатыны Асия Гали кызы турында. Аралашып яшәсәк тә, кызганыч ки, мин аларның фаҗигале, газаплы тормыш юлы үткәннәрен белмәгән идем. Белгәч, исем китте. Әлеге хәлне сурәтләп бирәсем килде.

…Самат сугыш елларында авылда туа. Әтисе Салих абый Ватан сугышыннан яраланып кайта. Шул авыр яралардан тиешле медицина ярдәмен вакытында күрә алмыйча, гаилә күз алдында сызланып, сызып мәрхүм була. Авыр кичерә Самат әтисе үлемен. Ул әнисе белән торып кала. Сугыш арты еллары - авыр чак. Яшьли уфалла арбасы тарта малай. Үсмер үзенә сүз бирә: яхшы укырга, механизатор һөнәре алып, әнисенең төп ярдәмчесе һәм тәрбиячесе булырга. Тырышып укый ул. Авылның җиде сыйныф мәктәбен уңышлы тәмамлый. Лаештагы механизаторлар мәктәбенә укырга керә. Берьеллык курсларны тәмамлап, тракторчы-машинист һөнәре алып, туган авылында тракторда эшли башлый. Замана үзгәрә, техника яңара, белем кирәклеге сизелә башлый. Шунлыктан, ул күрше авылдагы урта мәктәпне экстрен тәртибендә тәмамлап, урта белем ала. Хезмәттән тәм табып, тырышып эшли. Саматның иптәшләре кайсы кая, - я югары уку йорты, я техникумга укырга керә башлый. Аның классташы, колхоз рәисе кызы Тәзкирә җае чыккан саен Саматка төрттерә: «Син авыл малае, тракторчы», - ди. Бәгыренә тия бу сүзләр егетнең, һәм ул нык әзерләнеп, Чистай авыл хуҗалыгы техникумына читтән торып укырга керә. Армия хезмәте вакыты җиткәч, сәламәтлеге буенча аны армия хезмәтеннән азат итеп, ул чакта «ак билет» дип аталган белешмә бирәләр. Нишлисең бит?! Күңелен төшерми егет. Эшен яратып башкарып, әнисенә ярдәм итеп тора. Яшьлек үзенекен итә: егеттә сөю, ярату хисләре уяна. Классташы булган, инде Казан медицина институты студенты булган Тәзкирә аның күңелендә. Ләкин кыз бик горур. Җитмәсә, рәис кызы. Ул чакта авыл егетләре өчен буй җитмәслек хыял. Үз хисләрен белгертергә җай таба алмый егет. Вакыт уза тора. Самат көпчәкле тракторда - «МТЗ»да эшли. Декабрь аенда алар берничә трактор Казанга элеваторга йөк алырга баралар. Калада куна калырга туры килә. Тракторны элеваторда калдырып, шәһәргә чыгалар. Язмыштыр, кичен көтмәгәндә Тәзкирәне очрата егет. Сөйләшеп китәләр. Ул кызны тулай торакка кадәр озата бара. Һәм форсаттан файдаланып, үз хисләрен аңлата: яратуын әйтә. Рәтләп тыңлап та тормыйча, Тәзкирә урамны яңгыратып, мыскыллап көлә. «Син нәрсә? Солдатка да ярамаган «ак билетник», - дип, хәтта саубуллашмый да китә. Бик нык гарьләнә Самат. Кызның «ак билетник» дигән сүзләре йөрәкне бигрәк тә телгәли. Төне буе күзенә йокы керми аның. Икенче көнне йөкләрне төяп, кайтыр юлга кузгалалар. Юл бозлавык. Җитмәсә, Тәзкирәнең әйткән сүзләре дә һаман колакта чыңлый…

Чү, ни бу! Каршы килүче автобус тайгак юлда боргалана башлап, Самат алдына ук килеп чыкмасынмы! «Бәрелешәбез, беттек», - дип уйлый Самат. Үзе кинәт кенә рульне уңга бора. Шул мизгелдә алдында хатын-кыз пәйда була. Тормозга баса егет. Әмма соң. Ут баганасы белән ике арада хатын-кыз кала. Тормоз чинавы, пыяла ватылу тавышы - барысы бергә кушыла. Автобус йөкле арбага зыянсыз гына килеп бәрелә. Ләкин фаҗига - тракторның алгы көпчәге астында хатын-кыз кала. Саматның күкрәген руль кыса, битләрен пыяла ватыклары җәрәхәтли. Ул ярым һушсыз.

Тиз-арада «Ашыгыч ярдәм» машинасы килеп җитә. Фаҗигагә тарган кызны алып китеп тә баралар. Самат аның агарынган йөзен, зур кара күзләрен генә күреп кала. Үзенең дә ярасын бәйләп, буялган каннарын сөрткәләп алалар. Юл-патруль хезмәткәрләре исә беркетмә төзи. Саматка авылдан чыгып китмәскә дигән күрсәтмә бирелә.

«Тапталган хатын-кызның кем икәнен белмәдем. Аның хәле ничек икән?» - дип өзгәләнә ул. Ни көтә хәзер аны? Алда билгесезлек. Авыр күңелсез көннәр башлана. Әмма аның имтиханнар тапшырасы бар. «Димәк, ихтыяр көчен җыярга кирәк», - ди ул үз-үзенә һәм шулай эшли дә: укуга бирелә. Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, «техник-механик» дипломын алып кайта ул. Әмма сөенергә вакыт калмый - судка чакыру килә. Суд Саматны гаепле дип таба һәм ул 3 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Диплом алу сөенечен кара кайгы баса… Төрмәдә узган көннәрендә дә аны бер уй борчый: кем иде ул? Исәнме ул? Ә күз алдында аның агарынган йөзе…

Ә ул кыз исә Казанда әти-әнисе белән яшәүче медицина университеты студенты Асия Галиева була. Тыйнак, мөлаем кыз. Тырышып укый. Сөйгән егете дә бар. Ул Казан танк училищесында укучы Мансур исемле егет. Иптәш кызлары да бар Асиянең. Шуларның берсе - курсташы Тәзкирә. Аны авыл кызы димәссең шул. Тиз шәһәрләште ул. Кино-театрларны, дискотекаларны тиз үз итте. «Үзең шәһәр кызы, үзең күңел ачарга йөрмисең. Тормыш тәмен татып кал», - дип, Асиягә дә еш әйтә ул. Дус саналса да, эчтән Асия белән Мансурның бер-берсен яратуларына көнләшә иде. Ничек тә Мансурны үзенә каратасы килде аның. Җае да чыга: Мансур әти-әнисе өйдә юк чакта дусларын үзенә чакыра. Мәҗлес күңелле башлана: музыка тыңлау, бию, төрле уеннар. Билгеле, өстәлгә шәраб тә куела. Асия андый нәрсәне үз итмәсә дә, кыстый торгач, бер бокалны эчеп куя. Ә анда йокы даруы да салынган була шул…

Эчемлек үз эшен эшли: башта тәнгә кызулык йөгерсә, аннан күзен йокы баса башлый. Берчак тын җитмәүдән уянып китә ул. Мансурның кайнар сулышын тоя. «Мин синеке - син минеке. Яратам», - дип кабатлый иде ул. Кыз шунда үзенең алдануын аңлый. Шашып кала, әмма инде соң… Нигәдер, Мансур үзен генә калдырып, каядыр китеп тә югала. Егетнең бу кыланышын һич аңламаган кыз тиз генә киенә дә бу өйдән чыга. Ул ашкынып автобус тукталышына йөгерә. «Тизрәк китәргә биредән, китәргә», - дип уйлый ул. Шул чакта каршысында кинәт трактор пәйда булмасынмы! Ниндидер бәрелгән тавыш ишетелгәндәй була һәм караңгылык… Башкасын белми ул. Каты авыртудан уянып киткәндә, ул инде хастаханәдә иде. Сул аягы бигрәк тә нык сызлый. Соңрак үзенә аңлаттылар: бу аягы тездән түбән чәрдәкләнеп сынган, кисәчәкләр. 21 яшендә инвалид калачагын аңлау бик авыр иде Асиягә. Хастаханәдә яткан көннәренең берсендә ул йөрәк астында җан яралганын сизде. Бер сөенде, бер кайгырды ул. Авыр булса да, хәлне әнисенә сөйләп бирде. Ана ничек инде баласы хәленә кермәсен, ди. «Кайгырма, кызым, җан биргәнгә юнь бирә, дигәннәр. Бар да әйбәт булыр», - ди ул.

Күңелдәге кара болытлар акрынлап тарала. Мансур укуын тәмамлап, Урта Азия якларына эшкә билгеләнгән. Тәзкирә белән өйләнешеп, бергә киткәннәр икән. Асиягә бу хәбәрне ишетү бик авыр була. Ни өчен Мансурның аны ташлавын да аңламый кала бит ул. Әмма туачак баласы өчен яшәргә, сабыр, көчле булырга кирәк.

Реклама

Җәйнең матур көннәрендә сабый туа. Әнисенең дәвамчысы кыз бала. Хатирә дип исем кушалар үзенә. Асия укуын тәмамлап, диплом да ала. Кызына яшь ярым булгач, эшкә дә чыгасы итә. Шәһәрнең 5нче хастаханәсенә үзен эшкә билгелиләр.

Җәза срогын тутыручылар колониясенә дә хезмәт күрсәтә бу хастаханә табиблары. Кизү вакытында Асиягә дә еш булырга туры килә анда. Билгеле булганча, Самат шушы колониядә. Саматларны шәһәргә төзелешкә алып баралар. Көннәрнең берсендә Самат авариядә авырттырган күкрәген кабат имгәтә. Хастаханәдә ятарга туры килә. Менә үзен табиб бүлмәсенә дә чакыралар. Табиб Саматка карый. Шул чак егет аптырап китә. Таныш йөз бит, таныш кара күзләр! Табиб кыз да белешмәләр белән таныша башлый һәм алдында үзен бәрдерүче егет торуын аңлап ала. Икесе дә бермәл сүзсез кала. Самат үзен кулга алып: «Шул кыз Сезме инде ул?..» - дип кенә әйтә ала.

Асия егетне тикшереп, дәва билгели. Әле бу хәлгә ышанып бетмәгән егет урынына барып ава. Күз алдында булган хәл кабат яңара.

Асиянең дә уенда Самат. Кем ул? Ниндирәк кеше? Хәле ничек? Икенче кизүенә бик дулкынланып килә. Ничек тә бу егет белән сөйләшәсе килә аның. Бу юлы Самат шактый савыккан. Асия егеттән үзе турында сөйләвен үтенә. Самат барын да бәйнә-бәйнә тезеп китә. Ә үзе кыздан күзен ала алмый. «Мин гаепле сезнең алда», - дип тә өсти ул. «Үзеңне битәрләмә, ул һәлакәттә минем дә гаеп бар. Ашыктым…» - ди Асия.

Бу аңлашу аларның икесе өчен дә күңел тынычлыгы бирә. Шул ук вакытта араларында ниндидер бәйләнеш тә барлыкка килә. Асия кизү торганда очрашып сөйләшми калмый алар…

Самат инде сау-сәламәт. Аны эшкә билгелиләр. Көннәр уза тора. Аның иреккә чыгар вакыты да җитә. Кая барыр ул? Көннәрен монда үткәргәндә, бердәнбер якын кешесе - әнисе дә бакыйлыкка күчте. Асиясез алдагы көннәрен инде бөтенләй күз алдына да китерә алмый. Хәлне, үз хисләрен кызга аңлатып бирергә булды ул. Асия үзенчә өзгәләнде. «Яратуы чындыр да, ә баланы үз итәрме?» - дип уйлады ул. Самат иреккә чыккач, кыз, әти-әнисе белән сөйләшеп, кичке табынга чакырырга була аны. Егетне бар да ачык йөз белән каршы ала. Хәтта нәни кыз да йөгереп килеп: «Әни, бу минем әтиме?» - дип эндәшә. «Әйе, кызым», - дигәнен сизми дә кала Асия. Кызның әнисе Фатыйма апа яшьләрне уңайсыз хәлдән чыгара. Ул аларны тизрәк табын артына утырта, сүзне башкага бора. Самат үзенең Казанда калуын, төзелешкә эшкә урнашырга теләвен әйтә. Матур үткән кичке аштан соң Асия Саматны озатырга чыккач, егет тәвәккәлләп йөрәген ачып сала. Кызга үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. «Ә бала?» - дип үзен борчыган соравын бирә Асия. «Мин аның өчен яхшы әти булырга сүз бирәм», - ди Самат.

Бераздан алар бер гаилә булып яши башлый. Асия дә, сабый да Самат фамилиясен ала. Батыршиннар булалар. Самат төзелештә эшли, механик була. Коллективта үз кеше. Аңа ышаналар - ул инде район Советы депутаты, билгеле шәхес. Асия дә эшендә мактаулы - ул бүлек мөдире. Аларның уртак җимешләре - игезәк малайлары бар.

Бәдамша ВӘЛИЕВ.

Безнең гәҗит

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: