Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә Зd-принтерга кадәр бар. Мәктәп турында мәгълүмат

Олы Мәтәскә урта гомуми белем бирү мәктәбе 1986 елда яңа уку елын яңа мәктәп бинасында каршылый. 1989 елның 19 февраленнән башлап, ТР Министрлар Кабинетының 63 нче номерлы карары нигезендә, мәктәп якташ язучыбыз Фатих Хөсни исемен йөртә башлый. Бүген мәктәбебез үзенең ныклы тәҗрибәсенә таянып, укыту-тәрбия эшендә яңа үрләр яулау өстендә эш...

Олы Мәтәскә урта гомуми белем бирү мәктәбе 1986 елда яңа уку елын яңа мәктәп бинасында каршылый. 1989 елның 19 февраленнән башлап, ТР Министрлар Кабинетының 63 нче номерлы карары нигезендә, мәктәп якташ язучыбыз Фатих Хөсни исемен йөртә башлый.
Бүген мәктәбебез үзенең ныклы тәҗрибәсенә таянып, укыту-тәрбия эшендә яңа үрләр яулау өстендә эш алып бара. Мәктәптә, Тәмте-Мәтәскә, Ямбулат башлангыч һәм Лесной төп мәктәбе филиаллары белән берлектә, барлыгы 100 бала белем ала. Дүрт авылдан йөреп укучы 31 баланы мәктәпкә хөкүмәтебез тарафыннан 2015 елда бирелгән махсус автобус йөртә.
Укучыларга үз эшенең чын осталары булган 25 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Үзләренең тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе буларак, 6 укытучыбыз югары квалификацион категориягә ия, 3 укытучы "Мәгарифтәге уңышлары өчен", 1 укытучы "Физик тәрбия һәм спорт отличнигы" күкрәк билгеләре ияләре, 2 укытучы РФ һәм 8 укытучы ТР Мәгариф һәм фән министрлыкларының Мактау грамоталарына лаек булдылар.
"Татарстан Республикасында белем бирүне камилләштерү" проекты кысаларында 2014 елда мәктәп Сингапур укыту методикасына нигезләнгән "Өстенлекле мәктәп" итеп сайланды. 2014 нче елдан алып, ТРның Фән һәм Мәгариф министрлыгы, Сингапурның "Educare" компаниясенең уртак проектын тормышка ашыру өстендә эшлибез. Ел саен Сингапурдан килгән вәкилләрне мәктәбебез үзендә кабул итә, тәҗрибә уртаклаша. "Өстенлекле мәктәп" статусы коллектив алдына югары максатлар куя, укытучыларыбыз XXI гасыр укучысын тормышка әзерләү өчен, алдынгы ысул һәм технологияләргә таянып белем һәм тәрбия бирәләр.
Алдагы еллар белән чагыштырганда, төп һәм бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәсендә үсеш күзәтелә. 9, 11 сыйныфларда рус теле һәм математика фәннәренең нәтиҗәләре уртача район күрсәткече белән тиңдәш. 11 сыйныфта сайлап алу фәннәре буенча имтиханнар күрсәткече уртача республика күрсәткеченнән югары. Укучыларның мондый югары күрсәткечләре артында, әлбәттә, укытучыларның һәм әти-әниләрнең бердәм сыйфатлы хезмәте тора.
Әнә шулай, заман белән бергә атлап яши мәктәп. Укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз төрле смотр-конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә, иҗади бәйгеләрдә катнашып, уңышка ирешәләр. 2012 елда "Дәрестән соң мәктәп" проекты кысаларында грантка ия булып, "Оста куллар" түгәрәгенә йөрүче укучылар күп функцияле тегү һәм чигү машинасыннан файдалану бәхетенә ирештеләр.
2013 елда республика күләмендәге "Мәктәп укучыларына Зd-принтер" конкурсында мәктәбебез укучылары җиңү яулады. Шуңа бәйле рәвештә мәктәпкә "Зd-принтер" кайтарылды, хәзер мәктәптә "Зd-модельләштерү" исемендә өстәмә белем бирү түгәрәге эшләп килә. 2015 уку елында "Дәрестән соң мәктәп" проекты кысаларында укучыларыбыз "Робототехника" иҗади фәнни-техник конкурста катнаштылар. Җиңү яулап, мәктәп грант отты. "Робототеника" түгәрәгенә йөрүче укучылар бүген мәктәптә робот белән идарә итү серләренә төшенәләр.
Мәктәптә түгәрәкләр эшчәнлеге ныклы бер системага салынган. Балалар иҗат үзәге каршында оешкан "Фольклор-бию", "Туган як елъязмасы", "Кәгазьдән дөнья", "Оста куллар", "Милли көрәш", "Хоккей" түгәрәкләре дә нәтиҗәле эшләп килә. Укучылар монда сәнгать серләренә төшенәләр, хыялларын тормышка ашырырга өйрәнәләр, иҗат итәләр. Мәктәпнең "Балкыш" бию коллективы - безнең горурлыгыбыз! Спорт түгәрәкләренә дә укучыларыбыз бик теләп йөри. Түгәрәктә йөрүчеләр арасында район, республика, Россия күләмендә чемпион исеменә лаек булган егетләребез дә бар.
"Үткәнен белмәгәннең - киләчәге юк", - дип әйтәләр. Туган якның тарихын, аның тарихи шәхесләрен өйрәнүгә мәктәбебездә зур игътибар бирелә. Мәктәптә "Туган якны өйрәнү" музее бар. Бүген музейда 1020 экспонат исәпләнә. Музей өч юнәлеш буенча эшли: эзләнү-тикшеренү, экскурсияләр, туган якны өйрәнү. Быелгы уку елында "Туган якны өйрәнү" музее мәктәп музейлары арасындагы республика конкурсында катнашып, җиңү яулады.
Укучыларның мәктәптә эшләп килүче балалар оешмасы Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган якташыбыз Миңнегали Ногманов исемен йөртә. Укучыларның күңеленә батырлык, җаваплылык һәм патриотик хисләр оешмада йөргән балачак елларында салынадыр, мөгаен. Оешмада Эзтабарлар, Варислар һәм Укучылар үзидарәсе уңышлы гына эшли. Балалар оешмасында шулай ук "Тимурчылар", "Намус"профилактик отряды, "Факел" яшь янгын сүндерүчеләр, "Светофор" яшь юл хәрәкәте инспекторлары, "Хәтер" эзләнү отряды, "Вожатыйлар клубы" да нәтиҗәле эш алып бара. Тимурчыларыбыз ел дәвамында авылыбыздагы ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге әби- бабайларга, тыл ветераннарына даими рәвештә ярдәм итеп торалар.
Мондый зур нәтиҗәләргә бары тик укытучы һәм укучының бергә тырыш хезмәте нәтиҗәсендә генә ирешергә була. Үз эшенә чын күңелдән бирелгән тынгысыз укытучыларның хезмәте мактауга лаек. Яңалыкка йөз тотып, заман сулышы белән яшәгән хезмәттәшләребезгә зур иҗади уңышлар телисе килә.
Гөлназ Нигъмәтҗанова, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.
Алмаз Фәсхетдинов, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев