Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Фэн-шуй буенча төсләр нәрсәне аңлата?

Фэн-шуй буенча төсләр төрле мәгънәгә ия икән. Ак - шатлык һәм яхшылык энергиясе белән тулыландыра. Барлык бүлмәләрдә дә әлеге төсне куллану кулай. Кара - кайгы-хәсрәт төсе, әмма аның ял иттерү сәләте дә бар. Аны күп булмаган күләмдә юыну, кунак бүлмәсе һәм йокы бүлмәсендә кулланырга мөмкин. Соры - тынычлык төсе. Аны...

Фэн-шуй буенча төсләр төрле мәгънәгә ия икән.

Ак - шатлык һәм яхшылык энергиясе белән тулыландыра. Барлык бүлмәләрдә дә әлеге төсне куллану кулай.

Кара - кайгы-хәсрәт төсе, әмма аның ял иттерү сәләте дә бар. Аны күп булмаган күләмдә юыну, кунак бүлмәсе һәм йокы бүлмәсендә кулланырга мөмкин.

Соры - тынычлык төсе. Аны башка төсләр белән "кушып" йокы һәм кунак бүлмәләрендә кулланырга була.

Кызыл - мәхәббәт, активлык, агрессия төсе. Бу төсне парлыларның йокы бүлмәсе өчен куллану яхшы, башка бүлмәләрдә ул агрессия һәм ярсуга китерергә мөмкин.

Сары - шатлык, гармония төсе. Әлеге төсне кунак, эш һәм аш бүлмәләрендә куллану бик яхшы.

Җирән төс - яхшы антидепрессант булып санала, эшчәнлекне арттыра. Аш һәм эш бүлмәләрендә куллану яхшы, йокы һәм юыну бүлмәләрендә аны куллану киңәш ителми, чөнки ул сезгә рәхәтләнеп ял итәргә мөмкинлек бирмәячәк.

Зәңгәр төс - тынычландыра, стресслардан котылырга ярдәм итә, көч бирә. Аны йокы һәм юыну бүлмәсендә куллану дөрес булачак. Аш бүлмәсендә куллану катгый тыела, чөнки ул аппетитны киметә.

Шәмәһә төс - гармония, рухи канәгатьлек тудырырга сәләтле. Әмма аны кулланганда башка яктырак төсләр белән катнаштырып кулланырга кирәк.

Яшел төс - яшәү, энергия, үсеш төсе. Ул бик яхшы тынычландыра, көчне торгыза. Аны йокы, балалар, аш, һәм кунак бүлмәләрендә куллану бик файдалы.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев