Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Февраль мәшәкатьләре

Февраль - кышның соңгы ае. Халыкта юкка гына: "Бөтен кар-бураннар февральгә калганнар" дигән әйтем барлыкка килмәгән. Айның беренче яртысында һава торышы гыйнварныкыннан әллә ни аерылмаса да, икенче яртысында инде озайлы бураннар берсе артыннан икенчесе башланырга мөмкин, кыш бу чорда йомшара, көннәр сизелерлек җылыта, кар да эри башлый... Ләкин кыш әле...

Февраль - кышның соңгы ае. Халыкта юкка гына: "Бөтен кар-бураннар февральгә калганнар" дигән әйтем барлыкка килмәгән. Айның беренче яртысында һава торышы гыйнварныкыннан әллә ни аерылмаса да, икенче яртысында инде озайлы бураннар берсе артыннан икенчесе башланырга мөмкин, кыш бу чорда йомшара, көннәр сизелерлек җылыта, кар да эри башлый... Ләкин кыш әле һич тә үз патшалыгын бирергә ашыкмый, салкыннары, бураннары белән куркытуын дәвам итә...

Февраль - бакчачылар өчен шактый мәшәкатьле ай. Бу чорда иң төп эшләр - яңа бакча мизгеленә әзерлек. Февраль аенда төп мәшәкатьләр түбәндәгеләр:

*Ай башыннан ук бакча мизгеленә актив әзерлек башлана: бакча коралларының эшкә яраклылыгы ачыклана, сатып алырга кирәк булачакларының исемлеге төзелә, орлыклар, ашламалар, үсемлекләрне төрле чирләрдән һәм корткычлардан саклый торган чаралар-препаратлар запасы тикшерелә. Бу айда киләсе мизгел өчен бакчада үсәчәк яшелчә түтәлләренең планы төзелә.

*Февраль аенда подваллар һәм яшелчәләр саклана торган базларның торышы тикшерелә: аеруча бәрәңге, кишер, суган, сарымсак һәм чөгендерләр тәфсилләп тикшереп торуны таләп итә. Чери башлау куркынычы сизелсә, яшелчәләр арасына көл сибәргә киңәш ителә.

*Февраль аенда озак өлгерүче һәм җылы яратучы яшелчә культуралары үсентеләрен (татлы борыч, баклажан, помидор, сельдерей һ.б.) утырта башлыйлар. Безнең шартларда бу эшләрне февральнең икенче яртысында, көн яктылыгы сизелерлек озая төшкәч, башкарырга киңәш ителә. Бу көннәрдә шулай ук башка орлыкларны да кәгазь ленталарга чәчеп, язгылыкка әзерләп куя аласыз.

*Бакчадагы җиләк-җимеш агачларына һәм куакларына җимеш бөреләрен чукучы кошларны куркыту өчен фольга кисәкләре элеп куярга онытмагыз.

Куяннардан саклыйбыз, кошларны сыйлыйбыз

Февральдә куяннар өчен ризык бик нык кими, шуңа да алар кешеләр яшәгән урыннарга, бакчаларга якыная. Әгәр яшь агачларыгыз бар һәм алар кышкылыкка төреп-бәйләп куелганнар икән, тикшереп торырга онытмагыз. Әгәр дә кимерүчеләр агачларның кайрысына зыян китерсә, яраларны бакча сагызы (садовый вар) белән дәвалагыз. Бу ачык тукымаларны кибүдән, ә агачларны корудан саклар.

Бу чорда бакчачының якын дуслары - кошлар - җим таба алмаудан интегә. Шуңа да алар өчен махсус тукландыру урыннары ясарга һәм даими җим салып торырга онытмагыз.

Кар сындырмасын өчен

Февральдә кар-бураннар еш була. Менә шул көннәрдә агач һәм куаклардан карларны селкеп төшерергә онытмагыз. Җепшек кар куе ботаклар арасында туңып-катып, авырайган кар ботакларны сындырырга, хәтта агачны икегә аерырга мөмкин.

Корткычларны кыштан юк ит!

Кояшлы көннәрдә җимеш агачларына игътибар беләнрәк карагыз әле: нечкә генә ботакларда эленеп торган сары, кипкән яфракларны күрәсезме? Әгәр алар үрмәкүч авы белән ябышып тора икән, белеп торыгыз: анда камырлык корты (боярышница) кышлый.

Корткычлар ботак аерылып киткән урыннарда да кышларга ярата. Ботакларны тагын бер кат карагыз әле, бәлки, анда көмешсыман бисердан тезелгән "балдаклар" күренәдер? Болар - ефәк кортының йомыркалары, алар да яз килүне көтә. Әгәр агачларда узган елдан калган җимешләр эленеп калган икән, киләсе елда агачны гөмбәчек авыруы куркынычы көтә дигән сүз. Аларны агачтан өзеп алып, яндырырга кирәк булыр.

Прививка өчен чыбыкча әзерләү

Көздән язгы прививкалар өчен чыбыкчалар әзерләп куйган идегезме? Алар коры, күгәргән яки бөреләре бүрткән хәлдә булырга тиеш түгел. Яраклылыгы булмаганнарын һич жәлләми ташлагыз. Әгәр агачларда ботаклар туңмаган икән, сезнең әле яңа чыбыкчалар әзерләргә вакытыгыз бар дигән сүз.

Саклау урыныннан агачларны һәм куакларны формалаштыру өчен бакча пычкыларын, секаторларны һәм башка инвентарьләрне алырга вакыт җитте. Агач ботакларын кискән вакытта алар мунчаласыман рәвешкә килмәсеннәр өчен коралларны дөрес үткерләгез.

Агачларны формалаштыруны һава торышының уртача температурасы 5 градустан түбән төшмәгән көннәрдә башкарырга мөмкин.

Аклау турында онытма!

Февраль аенда без өзелеп көткән кояшлы-җылы көннәр агачлар өчен шактый куркыныч: аларның кояшта януы мөмкин. Әгәр дә көзге һәм кышкы явым-төшем алардан акбурны юып төшергән икән, һава температурасы җылырак булган көнне кәүсәләрне һәм скелет ботакларны буяштырып куя аласыз.

Әгәр аклау эшләрен көздән башкармаган булсагыз, вакытны сузмагыз: бу мөһим процедураны язга калдырырга киңәш ителми.

Әйткәндәй, тәҗрибәле бакчачылар аклау өчен буяуны һич тә кибеттән сатып алмый, ә үзләре әзерләүне өстен күрә: моның өчен алар 2-2,5 кг. сүндерелгән известьне 6-7 литр суга салып, шунда ук 300-400 г. бакыр купоросы өсти (өстәрдән алда аны 2-3 литр суда эретергә киңәш ителә). Бакча өчен буяу агачларга яхшы ябышсын өчен эремәгә 2 стакан сөт яки бераз балчык кушарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев