Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Әфганчы әнисе: "Улым бер яшьлек чакта күрәзәче табут юрады"

15 февраль - Әфганчылар көне. 80нче елларның иң шомлы вакыйгасы - Әфганстанда барган сугыш Бөек Ватан сугышыннан соң илгә килгән икенче кайгы. 9 ел 1 ай 19 көн барган канлы бәрелештә меңнәрчә яшь гомер өзелде. Уйлап кына карагыз, туган илгә 15 мең кургаш табут, 36 мең яралы солдат кайтты ул...

15 февраль - Әфганчылар көне. 80нче елларның иң шомлы вакыйгасы - Әфганстанда барган сугыш Бөек Ватан сугышыннан соң илгә килгән икенче кайгы. 9 ел 1 ай 19 көн барган канлы бәрелештә меңнәрчә яшь гомер өзелде. Уйлап кына карагыз, туган илгә 15 мең кургаш табут, 36 мең яралы солдат кайтты ул чакта. Бары тик 1989 елның 15 февралендә генә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыгу бәхетенә иреште.

"Повестка килде, армиягә китәм"

Егетлек бурычын үтәргә дип чыгып киткән 18 яшьлек сөлектәй егетләр чит җирләрдә башларын салды. Кургаш табутларда кайтсалар да, әти-әниләре, якыннары дистә еллар буе көтте аларны. Әле һаман
да көтәләр.

Мөслим районының Бүләк авылында яшәүче Фәндия апа Шәйхелмәрдәнова да яшьлек дәрте кайнап торган улы Илмирны ил сакларга озата. Тик шуннан соң исән килеш башка күрми.

-Алты бала тәрбияләп үстердек. Илмир - безнең беренче балабыз, - дип сүз башлады Фәндия апа. - Улым башка туганнарына караганда да шук-шаян, үҗәт, әрсез, кыю булды. Әтисе тракторга кыстырып, аягын имгәткте дә гомер буе гарип калды. Шулай булса да, бер көн эшсез тормады. Илмирны исә 4 сыйныфтан соң ук үз янына комбайн ярдәмчесе итеп алды. Нык булып, эш сөючән булып, комбайн корабында үсте улым.

Минзәләдә агрономлыкка укып йөри иде. Көннәрдән бер көнне кулына повестка тотып кайтты. "Мине армиягә алалар" диде. Менә хәзер уйлыйм, алып калып та булгандыр инде аны. "Укуыңны тәмамла" дип тә әйтмәгәнбез. 1983 елның 18 октябрендә илне сакларга китте. Көз бит инде. Төнлә кинәт суытты. Илмирны районга илтәсе машинаның суы каткан иде. Икенче машина табып, авылдан кузгалганчы, Минзәләдән булачак солдатларны Казанга илтүче автобус чыгып киткән. Аны юлда куып тотып, җибәрдек улымны. Уйлап баксаң, шул вакытта ук бер хәбәре булган бит.

Телефон аша аралашу төшкә дә кермәгән еллар. Ике араны якынайтып сагынычлы солдат хатлары йөри башлый. Илмир һәр хатында бертуганнарын ешрак хат язарга үгетли. Энеләре, игезәк сеңелләре көн саен хат яза абыйсына.

-Аның яшьтән аягы сызлады, - ди мәңгелек солдат анасы. - "Улым, нихәлләр түзәсең?" дип сорый идем. "Караваттан салындырып ятам, кайбер төнне сызлауга түзәрлек түгел, әнкәй" дип яза иде бәбкәчем. Аны шул авыруы белән армиягә алырга тиеш булдылармы икән инде?

"Безнең Илмир үлгән бит"

Улы белән күрешү мизгелләрен көн саен уйлап яши ана. Ярый әле, хатларын көттерми Илмир. Фәндия апа улы язган хатларны әле дә кадерләп саклый. Кургаш табутлар кайту хәбәрләре ишетелә башласа да, күңелендәге шик-шөбһәне куып таратырга тырыша Фәндия апа.

-1984 елның 5 июле. Иртәнге 6лар тирәсе. Көтүләр кугач, ишегалды себереп йөри идем. Урамда бер мотоцикл йөри. Безнең капка төбенә килеп туктап тора да китә. Ике-өч тапкыр урады шулай. Аптырагач, ирем капка алдына чыгып китте. Икәү керделәр. Картымның төсе киткән, мине өйгә дәшә үзе. Кергәч, караватка утыртты. Юньле хәбәр килмәгәнен сизенәм инде. Кайсы бала нишләде икән дим. Тик Илмир үлгәндер дип башыма да китермәдем. Иремнең "Безнең Илмир үлгән бит" дигән сүзләрен томан аша гына хәтерлим. Табут кайтканны, машинага утырып зиратка барганны, кабергә бер уч туфрак салганымны да ачык хәтерләмим, - ди ул.

"Күрәзәче табут юрады"

Юраган юш килә диләр. Бервакыт Фәндия апаларга бер күрәзәче хатын килеп керә.

-Ул кергәндә яшь тә өч айлык улым Илмир кулымда иде. "Мин сезнең киләчәгегезне әйтәм" ди. "Юк-юк, акчам да юк" дип карышам. "Миңа акчаң кирәк түгел" ди бу. Шуннан соң кулымны алып, сөйли башлады. "Кызым, сиңа бик зур кайгы киләчәк. Табут күрәм. Әмма син үзеңне бетермә, нык бул",- дип әйтеп чыгып китте. Бу вакытта энем армиядә иде. Тынычлык качты, бөтен туган-тумача өчен йокысыз төннәр башланды. Шөкер, энем ике елын хезмәт итеп, исән-сау кайтты. Бу вакыйга да әкренләп онытыла башлады. Шулай да ул кисәк-кисәк хәтерне өтеп ала иде. Шушы күрәзәче әйткән сүзләр 19 яшьлек улымны җирләп кайткач кына искә төште, - дип елады Фәндия апа.

"32 ел көтәм"


Үләренә бер ай калгач, Илмирдән соңгы хат килә. Ул анда: "Хәрби байлык таптым. Тиздән сезгә медаль килер" дип яза. Чыннан да, вафатыннан соң Илмир Шәйхелмәрдәновны "Кызыл Йолдыз" орден һәм медальләр белән бүләклиләр.

-Ул бик кызыксынучан иде. Ярамаган серне ачкан өчен үтермәделәрме икән дип уйлыйм. Үзе пулеметчы булып хезмәт итә иде. "Батырларча һәлак булды" дигән язу килде, - ди әнисе.

Беренче баласының үлү хәбәрен ишеткән ананың дөньяда гаме булмый. Шуңа күрә солдатны табут белән җирләү тәкъдимен дә туганнары кабул итә. "Аның нинди хәлдә икәнен белмибез, йә башы, йә аягы юктыр" дигәч, ачып та карамыйлар аны.

"Әнкәй, исән булсам, җирне казып булса да кайтырмын"

-Табут белән күмгәнгәме икән, улымның үлгәнлегенә бер дә ышанмадым. Менә-менә кайтып керер дип 32 ел көтәм аны. "Әнкәй, исән булсам, җирне казып чыгып булса да кайтырмын" дип китте ул. Сизенгәнме шунда... Хәер, Илмирның ишек шакуы да башка балалардан аерылып тора аның. Табуты белән бергә кайткан фуражкасын да, хәтта 18 яшендә кигән киемнәрен дә саклыйм, - ди Фәндия апа. -Очрашып йөргән кызы да бар иде. Соңрак ул үзебезнең авыл егетенә кияүгә чыкты. Аның белән әле дә җылы итеп аралашабыз.

Илмир Шәйхелмәрдәнов белән бергә хезмәт итүче якташлары да була. Дөрес, бер ротада түгел. Туган ягына исән-имин кайткан Сергей Кузнецов һәр елны 5 июль көнне Фәндия апа янына, Илмирның каберенә килә.

-Ул килгән көн балам кайткан кебек була иде. "Исән-сау тор, апа" дип аркамнан сөеп саубуллаша идек. Узган ел килми калды. Нигә эзне суытты икән дип, эзләткән идек, үзе дә вафат булган, җаным. Әфган һәркемнең йөрәк ярасы булды шул. Исәннәрне үле, күзлеләрне күзсез, аяклыны аяксыз итте, - дип авыр сулады Фәндия апа.

Мөслим районыннан 6 егет Әфганстан җирендә башын сала. Инде аларның әти-әниләре дә вафат. Фәндия апа - бөтен районга исән калган бердәнбер мәңгелек солдат анасы.

ЧУЛПАН ШАКИРОВА

Татар- информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X