Ак мамык тибрәлә һавада - Сүтелгән болытның сүрүе. Вакытның Җиһанны кадерләп Тәүге ак карларга төрүе. Нидер бар беренче карларда. Әйтерсең кар гына да түгел. Ак хыял, ак өмет, ак уйлар... Ышанып, ни көтә бу күңел? Нидер бар беренче карларда. Тәүге шул сафлыкта, аклыкта. Гөнаһлы, сөремле бу җирне Тәүге кар, ап-ак...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз