Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Яман шеш турында хакыйкать

Рак авыруы ел саен җир йөзендә миллионнарча кешенең үлеменә китерә. 2015 елда 20 миллион кешедә яман чир ачыкланган, 13 миллионы җан тәслим кылган. Галимнәрнең яман шеш сәбәпләрен әлегәчә төгәл генә ачыклаганы да, аны булдырмый калу өчен ниндидер препаратлар уйлап таба алганы да юк. Кешелек ракны кайчан җиңәр? Онкологиядән ничек сакланырга?...

Рак авыруы ел саен җир йөзендә миллионнарча кешенең үлеменә китерә. 2015 елда 20 миллион кешедә яман чир ачыкланган, 13 миллионы җан тәслим кылган. Галимнәрнең яман шеш сәбәпләрен әлегәчә төгәл генә ачыклаганы да, аны булдырмый калу өчен ниндидер препаратлар уйлап таба алганы да юк. Кешелек ракны кайчан җиңәр? Онкологиядән ничек сакланырга? "КВ" хәбәр­чесе бу хакта Казан дәүләт медицина академиясенең онкология, радиология һәм паллиатив медицина кафедрасы профессоры Илгиз Гатауллин белән әңгәмә корган. Без дә укучыларыбыз игътибарына әңгә­мә­нең иң кызык өлешлә­рен тәкъдим итәргә булдык.

Нәрсәгә охшаган?

- Илгиз Габдуллович, ракны, заман чире, дип саныйлар. Бу гаять куркыныч авыруга чынында ничә "яшь"?


- Чыннан да, рак - бүгенге заман чире, дигән фикер бар. Янәсе, аның сә­бәбе бүгенге тормышы­бызның гаҗәеп дә­рәҗәдәге тиз ритмына бәйле. Әмма уйдырма гына бу. Уйлап карагыз: рак турында беренче тапкыр безнең эрага кадәр чама белән 1600 нче елларда Мисыр папирусында телгә алынган. Инде шул чагында ук папируста сөт бизе рагының кайбер формалары тасвирламасы табылган. Анда авыруның дә­валауга бирешмәве турында да әйтелгән. Димәк, яман шеш кешелекне инде бер­ничә мең еллар дәва­мында җәфалый. Гиппократ һәм Авиценна трактатларында да яман шеш бил­геләренең тасвирламалары бар.


- Берничә мең еллар элегрәк рак белән авыручылар бу чирне ничегрәк күзаллаган икән?


- Әйтик, шул ук Гиппократ ракның килеп чыгу сәбәбен организмдагы сок­ларның - кара һәм сары үт суларының кушылуыннан күргән. Биредә кан белән лайла турында сүз бара. Рим табибы Гален исә яман шешнең асылда тәннең кием белән капланып тормаган өлешләренә зыян салуын әйткән. Туры эчәктәге ракны да шушы кеше тасвирлап биргән.


- Рак нәрсәгә охшаган?


- Аның билгеле бер "йө­зе", төгәл генә характеристикасы юк. Җәрәхәт, ялкынсыну, ниндидер бер органда ту­кыманың киңәюе рәве­шендә дә булырга мөмкин ул. Шуңа күрә тышкы "кыяфәте" буенча гына диагноз кую бик авыр. Фәкать тукыманы микроскоп аша тикшерү генә ха­кыйкатьне ачып сала.

Чүпрә онкология китереп чыгара?

- Чүпрәнең иммунитетны какшатуга һәм ракка китерүе турындагы фикер дөресме? Аның күзәнәкләр үрчүгә зыян салуын һәм шеш китереп чыгаруын рас­лаган кайбер тикшере­нүләр бар. Шулай икән, безгә чүпрәле, ягъни әчегә басылган камыр ризыкларыннан баш тартырга ки­рәк, димәк...


- Чүпрәнең рак китереп чыгаруына бернинди дә фәнни дәлилләр юк. Шуңа күрә камыр ризыкларын курыкмыйча ашарга була. Чын­нан да, интернетта чүпрәгә бәйле куркыныч фикерләр бихисап күп. Әм­ма, кабатлап әйтәм, чүп­рәнең зыяны фән­ни яктан расланылмаган.


- Шулай да рак күзә­нәк­ләренең килеп чыгу сәбәп­ләре нинди?


- Иң төп сәбәбе - кү­зәнәкләрнең үзгәрүе (мутация). Билгеле бер мутация­ләр кичергәннән соң күзә­нәк шешкә әйләнә. Ә инде алар­ның сәбәбе ДНКдагы үзгә­реш­ләр, әйләнә-тирә мохит йогынтысы: су, һава­ның пычрак булуы, тәмәке тарту, радиация һ.б. Мута­циялә­р­нең бер өлеше нә­селдән килә (әйтик, сөт бизләре, юан эчәк рагына китерә торган үз­гәрешләр). Озакка сузылган стресстан, каты авырудан, ра­диация­дән иммуни­тетның йомшаруы да авыруга нигез салырга мөмкин.


- Кешелек бу чирдән кайчан котылыр? Ни өчен галимнәр әле һаман рактан котылу өчен ниндидер прививкалар яки пре­паратлар уйлап таба алмый?


- Кызганычка, якын ки­ләчәктә ракны җиңеп булмаячак әле. Чөнки яман шешнең һәрбер күзәнәге мо­лекуляр-генетик күз­лектән караганда үзгә, ягъни уникаль булып тора, шуңа күрә мондый шешне бары тик "үзенең" даруы гына җиңәргә мөмкин. Ә инде яман шеш күзәнәк­ләренә каршы күзәнәкләр санынча - миллионнарча һәм миллиардларча препарат уйлап табу мөмкин эш түгел. Шуңа күрә бөтен ышаныч - чирне башланып килгәндә ук ачык­лауга. Ракны башлангыч ста­диясендә җиңәргә була.


- Аны ничек булдыр­маска?


- Профилактика чараларын үтәгәндә, чир куркынычын шактый ук киметергә була. Кайберәүләребез, рактан саклый торган ниндидер мог­җизаи кагыйдә­ләр бардыр, дип уйлый. Әмма андый ка­гый­дәләр юк шул. Әйтик, көн саен берәр помидор ашасаң, онколо­гиядән котылып калырга мөмкин, дип уйлаучылар ялгыша. Чаралар комплексын үтәргә кирәк. Берен­че­дән, көн саен яшелчә, җи­ләк-җимеш, тупас клетчаткага бай ризыклар (эшкәр­телмәгән ярмадан ботка, кукуруз, борчак, бәрәңге) ашарга кирәк. Икенчедән, тоз һәм консервантлар, шулай ук хәмер куллануны чикләргә. Өченчедән, азык-төлек өс­тәмәләренә кызыкмаска. Дүр­тенчедән, майлы ризык­лар ашамаска. Би­шен­чедән, тәмәкедән баш тартырга, кызынуны чик­ләргә. Солярийга мөкиббән китүнең рак килеп чыгу куркынычын арттыруы - расланган әйбер.


Хроник авырулардан (ялкынсыну, йогышлы, вируслы, паразитар чирләр) котылырга тырышыгыз. Нәселегездә бер яки ике туганыгыз кайчандыр яман шешкә дучар булган икән, даими рәвештә тикшеренегез. Соңгысы - канцерогеннар белән мавыкмагыз. Иң киң таралган һәм иң куркыныч канцерогеннар - тәмәке төтене, ысланган ризыклар, татлы газлы эчем­лек­ләр, попкорн, чипсы. Ризыкны кыздырганда да канцеро­геннар пәйда була.
Шуны истә тотарга кирәк: рак - хөкем карары түгел, ә диагноз. Ул никадәр тизрәк ачыкланса, савыгуга өмет шулкадәр зур. Миллионнарча кеше, әледән-әле дә­ва­ланып, шушы диагноз белән яши. Бүген рак, шикәр чире, ревматоидлы артрит, йө­рәктә ишемия авыруы кебек үк, хроник чиргә әйләнде.

("Ватаным Татарстан", /№ 150, 11.10.2017/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X