Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Гашыйклар көнендә - Зөбәрҗәт туй

Екатериновка авылында яшәүче Александра Михайловна һәм Петр Михайлович Фунтовлар нәкъ 55 ел элек, 1960 елның 6 февралендә язылышалар һәм 14 февральдә (хәзерге яшьләрнең яратып билгеләп үтә торган Гашыйклар көнендә) гөрләтеп туй итәләр. Менә шулай әкренләп Зөбәрҗәт туйларына да килеп җиткән алар, гомер буе хужалыкта терлекче булып эшлиләр, мактаулы урыннардан төшмиләр....

Екатериновка авылында яшәүче Александра Михайловна һәм Петр Михайлович Фунтовлар нәкъ 55 ел элек, 1960 елның 6 февралендә язылышалар һәм 14 февральдә (хәзерге яшьләрнең яратып билгеләп үтә торган Гашыйклар көнендә) гөрләтеп туй итәләр.
Менә шулай әкренләп Зөбәрҗәт туйларына да килеп җиткән алар, гомер буе хужалыкта терлекче булып эшлиләр, мактаулы урыннардан төшмиләр. Өстәл түрендә утыручы парны 6 баласы, 13 оныгы һәм 2 оныкчыгы тәбрикли. Бүгенге көндә уллары Владимир һәм киленнәре Лилия белән матур гомер кичерә алар.
12 февраль көнне әлеге матур гаиләне Зөбәржәт туйлары белән тәбрикләргә Теләче авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәмидуллин, районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Әнисә Тимерханова, район халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова да килде. Чәчәк бәйләме, истәлекле бүләкләр тапшырып: «Сезнең кебек пар булу белән горурланабыз, сездәйләргә сокланып яшибез. Сезгә исәнлек-саулык, озын гомер, тагын биш елдан Бриллиант туегызда кабат очрашырга язсын», - дип теләде алар парларга.
Рәфилә Шәмсетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X