Теләче Информ

Гагаринның батырлыгы – Милли архив истәлекләрендә

Быел 12 апрельдә кешенең беренче тапкыр галәмгә очу вакыйгасына 55 ел тула. Тарихта беренче космонавт - Юрий Гагаринның 1967 елда Казанга килгән истәлекле фотолары һаман да саклана. 1961 елның 12 апрелендә совет космонавты Юрий Гагарин "Восток-1" космик корабында "Байконур" космодромыннан старт алып, дөньяда беренче булып Җир шары тирәли орбиталь очыш...

Быел 12 апрельдә кешенең беренче тапкыр галәмгә очу вакыйгасына 55 ел тула. Тарихта беренче космонавт - Юрий Гагаринның 1967 елда Казанга килгән истәлекле фотолары һаман да саклана.




1961 елның 12 апрелендә совет космонавты Юрий Гагарин "Восток-1" космик корабында "Байконур" космодромыннан старт алып, дөньяда беренче булып Җир шары тирәли орбиталь очыш ясый. Бу тарихи очыш 108 минут дәвам итә. 1962 елдан 12 апрель - Советлар Союзында, аннан соң 1995 елда "Россиянең хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы федераль законы белән Россиядә Космонавтика көне буларак билгеләп үтелә. 60нчы еллар азагында Халыкара авиация федерациясе дә 12 апрельне Халыкара авиация һәм космонавтика көне итеп игълан итә. Ә моннан биш ел элек рәсми рәвештә БМО Генераль Ассамблеясе 12 апрельне Кешенең космоска очу халыкара көне итеп кабул итә.



Совет кешесенең космосны яулау вакыйгасы ул чакта бөтен дөньяда ни дәрәҗәдә шау-шу уятуын күз алдына китерү кыен түгел. 27 яшьлек Юрий Гагарин идарә иткән космик корабның галәмгә очу хәбәре дә бер сәгать эчендә дөньяны әйләнеп чыга. Әгәр 1961 елда Интернет булган булса, 12 апрельдә 10 сәгать 13 минутта "Кеше беренче тапкыр космоска очты", дип хәбәр иткән ТАСС агентлыгының рейтингы рекорд куяр иде.

Бүгенге көндә Татарстан Милли архивы фондларында безнең республика халкы үткәндәге ул тарихи вакыйганы ничек кабул итүен күзалларга мөмкинлек бирүче документлар саклана. Алар арасында - афиша, плакатлар, вакытлы матбугатта басылган мәкаләләр, фотографияләрне күрергә була.

Истәлекләргә караганда, 1961 елның 12 апреле гадәти эш көне булса да, урамнар куанычлары белән уртаклашырга теләгән кешеләр белән тула. Мәскәүнең Горький урамы, Манеж мәйданына "Гагарин, УРА!", "Мәскәү - космос - Мәскәү. УРА!" дигән язулы плакатлар күтәргән кешеләр җыела. Мәскәү үзәгендә башланган өтеш-төртеш хәтта чак кына фаҗигага китерми кала. 1961 елның 14 апрелендә СССР Оборона министрлыгы боерыгы белән Мәскәүдә, союздаш республикаларның башкалаларында, Герой-шәһәрләрдә залплы артиллерия салютлары атыла.

- Совет кешесенең беренче тапкыр космоска очуына багышлап, Казанда зур бәйрәм чаралары уздырылмаса да, әлбәттә, бу хәл игътибарсыз калмаган. Кешеләр шатлык уртаклашкан. Казанның Бауман урамында эленгән репродукторлар Гагарин очышы турында яңалыкларны җиткереп торган, халык соңгы хәбәрләрне аның янына җыелып тыңлаган, - дип сөйли Татарстан Милли архивының фәнни мәгълүмат һәм документларны файдалану бүлеге башлыгы, тарих фәннәре кандидаты Людмила Кузнецова.


Реклама


12 апрельдә көндезге сәгать 2ләр тирәсендә Казан почтамтында Мәскәүгә йөзләгән телеграмма сугылган. Бүген ничек кенә сәер тоелмасын: кешеләр КПСС Үзәк комитетына, шәхсән Гагаринга, дусларына, туганнарына котлау телеграммалары юллаган. Мәсәлән, пенсионерлар гаиләсе КПСС Үзәк комитеты беренче сәркатибе Никита Хрущевка: "Кулларыгызны каты итеп кысабыз. Рәхмәт", - дип телеграмма җибәргән. Ә бер кыз үзенең иптәшенә - Юрий Гагарин адашына шундый телеграмма язган: "Юрка, сөеклем, котлыйм, кирәк бит - кеше космоста. Кызганыч, син түгел. Валя". Казанның компрессор заводы яшьләре Юрий Гагаринга "Котлыйбыз, сөенәбез, горурланабыз!" - дип телеграмма салган.



Милли архив фондында сакланган "Советская Татария" газетасының 1961 елгы апрель-июнь айларында чыккан һәр саны диярлек илнең космик казанышларын яктырта. "Безнең гасыр могҗизасы", "Совет кешесе космоста!" кебек башисемнәр астында космос темасы үзәк басмаларда гына түгел, Лениногорск, Чистай, Чаллы һәм башка районнарның җирле вакытлы матбугатында да лаеклы урын ала. "Без кешенең космоска очуына сокланабыз һәм беренче космонавт совет кешесе булуы белән горурланабыз! Пионерлар: Галя Васильева, Римма Сәгетдинова, Алла Кравчук", - дип язган пионер кызлар Чистай районның "Знамя коммунизма" газетасына.

Татарстан Милли архивы фондларында 1960 елларда басылган, космос темасы чагылыш тапкан плакатлар да бар. Мәсәлән, 1961 елның 28 сентябрендә Казанның "Пионер" Балалар кинотеатрында Юрий Гагаринның космоска очуына атап төшерелгән "Йолдызларга беренче рейс" фильмын күрсәтү турындагы афиша, ТАССР Дәүләт музее космоска очу вакыйгасына бер ел тулу уңаеннан үткәргән кичәгә чакыру плакаты кызыксыну уята: музейда ул көнне Бөтенсоюз астрономия-геодезия җәмгыятенең Казан бүлеге рәисе чыгыш ясарга һәм "Йолдызларга беренче рейс" кинофильмы күрсәтелергә, "Космосны яулау" дип исемләнгән коллекция материаллары күргәзмәсе ачылырга тиеш булган.



- Беренче космонавтны Татарстан җирендә колач җәеп каршы алалар. Юрий Гагарин безнең республикага 1967 елның августында килә. Ул вакытта Казанның яңа "Волга" халыкара лагерендә совет һәм япон яшьләре дуслыгы фестивале уза, анда катнашучыларны беренче космонавт, Советлар Союзы Герое Юрий Гагарин сәламли, - дип Людмила Кунецова архив фондларында кадерләп сакланган фотосурәтләрне күрсәтә. Фотограф С.Токарев төшергән ул фотографияләрнең берсендә Юрий Гагарин Татарстанның күренекле дәүләт эшлеклесе Рәис Беляев белән сурәтләнгән.


Лилия ГАДЕЛШИНА, автор фотолары

Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: