Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Гаилә белән ял итә беләсезме?

Гаилә белән ял итә беләсезме? "Ял итә беләсезме?" Сәүдә үзәгендә таныш түгел ир-атның әлеге соравы бермәлгә аптырашта калдырды. Җавап бир­гәнне көтеп тә тормастан, дә­вам итте ул: "Статистика мәгълү­матларына караганда, гаиләдә иң күп тавыш буш вакытны бергә үткәрү мәсьәлә­сендә уртак фикергә килә алмау аркасында чыга. Бу аерылышуга ук китереп җиткерергә мөм­кин..."...

Гаилә белән ял итә беләсезме?

"Ял итә беләсезме?" Сәүдә үзәгендә таныш түгел ир-атның әлеге соравы бермәлгә аптырашта калдырды. Җавап бир­гәнне көтеп тә тормастан, дә­вам итте ул: "Статистика мәгълү­матларына караганда, гаиләдә иң күп тавыш буш вакытны бергә үткәрү мәсьәлә­сендә уртак фикергә килә алмау аркасында чыга. Бу аерылышуга ук китереп җиткерергә мөм­кин..." Баксаң, гаилә белән ял итү өчен канатлар да кирәк икән.

Зурдан кубып сүз башлаган әң­гәмәдәшем гап-гади реклама тәкъ­дим итүче булып чыкты. Тик эшнең асылы нидә икәнен тө­шен­гәнче, ир-атлар һәм хатын-кыз­ларның холкы, хәтта бала тәрбия­ләү турында шактый мәгъ­лүмат ише­тергә туры килде. Нишлисең, сату эшендә оста итеп сөйләшә белергә дә кирәк. Артур гаилә өчен ял оештыру белән шөгыльләнә. "Гадәттә яшьләр күңел ачарга урын эзләп аптырап йөрми, дус-ишләр дә очрашу урынын алдан ук билгеләп куя, ә менә гаиләдә ял турында уйлау өчен вакыт җитми. Без ярдәм итәргә әзер", - диде әңгәмәдәшем.

Эштән буш вакытта иң яхшы ял нинди була? Сагынып сөйли торганы, диде Артур. Хәер, мо­ның белән һәркем килешәдер. Ә Артур, үзе әйтүенчә, "бишле"лек ял тәкъдим итте. Бүген теләсә кем Казанның истәлекле урыннарын кошлар оча торган биеклектән күзәтә ала икән. Моның өчен ике кешелек вертолетка утырырга гына кирәк. Ах-ух килеп, кич эштән кайтып кергән иреңә менә дигән бүләк бит бу! Берүк ашыкмагыз, ярты сәгать очу бәясе 25 мең сум тора. Ә бер сәгатьлек сәяхәт өчен нибары 45 мең сум түләргә кирәк, ди. Вертолетка утырганчы, хезмәт күрсәтү турындагы килешүгә имза куярга кирәк. Күктә ир өчен дә, хатын өчен дә беркем җавап бирми.

Хәер, җирдә дә менә дигән итеп ял итәргә була. Гаиләң, балаларың белән онытылмаслык ял оештыруга багышланган сәхи­фәләр интернетта да җитәрлек. Берәүләр спорт сараенда шәм яктысында кичке аш үткәрергә чакырса, икенчеләр кар машинасында узышка дәшә. "Бүген хаски токымлы этләр җигелгән чанага утырып, табигать кочагында ял итәргә теләүчеләр күп", - ди ял оештыруга багышланган сәхифә­ләрнең берсендә администратор булып эшләүче Олег Низамов. Җигүле сәяхәт ике сәгатькә якын дәвам итә. Сәфәр барышында бе­рәр урында туктап, урман читендә тамак ялгап алырга да мөмкин. Мондый ял өчен бер кешегә сигез мең сум түләргә туры киләчәк. Ашау-эчүне үзең белән алып барасы.

Психолог Алисә Закамская сүз­ләренә караганда, гаилә ялын оештыру - чыннан да, бик җаваплы эш. "Бергә үткәрелгән вакыт гаиләне берләштерә. Тик моның өчен күккә менү мәҗбүри түгел. Иң мөһиме - һәркем өчен кызыклы булган шөгыль эзләп табарга кирәк", - ди ул. Үзенчәлекле ял төрләре барлыкка килүен исә белгеч ял итүдән бигрәк, кай­берәүләрнең башкаларны шаккатырырга тырышу те­ләге белән аңлатты. "Бүген һәр адымын диярлек фотога төшереп, интернеттагы социаль челтәрләргә "элеп" баручылар күп. Андыйлар дус-ишләребез арасында да җи­тәрлек. Бу - иң беренче чиратта, игътибар җитмәү билгесе. Акча эшләргә теләүчеләр исә моннан оста файдалана. Әнә берсен­нән-берсе үзенчәлекле тәкъдимнәр уйлап табалар", - ди психолог.

Гаилә ялын ничек оештырырга икәнен дә өйрәтте ул. Шимбә-якшәмбедә нәрсә эшләргә җые­нуыгыз турында атна башында ук сөйләшеп куегыз. Шунысы да мө­һим: гаиләдә өлкәннәрнең генә түгел, балаларның да мәнфә­гатьләрен исәпкә алырга кирәк. Шуңа күрә бу атнада кинога барсагыз, киләсе атнада бергәләшеп мультфильм карарга туры ки­ләчәк. Бүген кичкә билетлар сатып алдым дип, көнендә-сәга­тендә генә сөрән салу да тискәре нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Гаиләдә һәркем буш вакытында нишләргә икәнен үзе хәл итсен.

Илдә яшәүчеләр арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗә­ләренә караганда, гаилә өчен иң яхшы ял ул - табигать кочагында күңел ачу икән. Респондент­лар­ның өчтән икесе шулай дигән. Икенче урында - кино карау, ә менә шахмат, лото кебек уеннар - өченче урында. Илдә яшәүче һәр биш кешенең берсе гаиләсе белән спортзалга йөрергә риза. Бе­ренче бишлеккә гаилә ялы буларак бала түгәрәкләре дә эләк­кән. Дөресрә­ге, ул-кызлары шөгыльләнгән арада әти-әниләр үзара сөйләшеп, ял итеп утыра икән. Күңел ача беләләр!

Эльвира ВӘЛИЕВА

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев