Теләче Информ

Гаиләләр нигә таркала: "Яшьләргә барысы да берьюлы кирәк..."

Мамадыш районының Дүсмәт авылына механик булып эшкә килгән татар егете Айдарның мәктәпне генә тәмамлаучы керәшен кызы Александрага күзе төшә. Бөдрә чәчле оялчан гүзәлкәй белән алар башта дусларча аралаша, печән вакытында бергә болынга бара, клубка чыга. Шулай йөрешә торгач, егет белән кыз бер-берсенә гашыйк була. Бүген инде аларның мәхәббәт тарихына 30...

Мамадыш районының Дүсмәт авылына механик булып эшкә килгән татар егете Айдарның мәктәпне генә тәмамлаучы керәшен кызы Александрага күзе төшә. Бөдрә чәчле оялчан гүзәлкәй белән алар башта дусларча аралаша, печән вакытында бергә болынга бара, клубка чыга. Шулай йөрешә торгач, егет белән кыз бер-берсенә гашыйк була. Бүген инде аларның мәхәббәт тарихына 30 ел.


Айдар һәм Александра Миңнехановлар 2016 елда энҗе туйларын бәйрәм иткән. 30 ел дәвамында алар тату-дус гомер итеп, бер-берсенә һәрчак терәк-таяныч булып яшәгән. Бүген дә һәр эштә бергә һәм бердәм булырга тырышалар. Алар авылда иң эшлекле гаиләләрнең берсе. Айдар абый крестьян-фермерлык хуҗалык җитәкчесе, Александра апа сөт җыючы сыйфатында шәхси эшмәкәр булып теркәлгән. Кулларыннан килмәгән эшләре юк, диләр алар турында.

Сабыр егет, тыйнак кыз

Түбән Козгынчы авылы егете Айдар Александраның игътибарын сабыр булуы, төплелеге, һәрнәрсәне уйлап эшләве белән җәлеп иткән. Айдар исә, башка егетләр күбрәк чая кызларга күз төшергән вакытта, үзенең игътибарын бик тыйнак һәм оялчан кызга юнәлтә. Әкрен-әкрен егетләрдән качып йөри торган кызны үзенә карата ала.

Бер ел очрашып йөргәннән соң, Айдар белән Александра өйләнешергә карар кыла. Гаилә тормышларын кызның туган йортында, аның әнисе янында башлап җибәрәләр. Әле яңа гына олы тормышка аяк баскан Александра өчен газиз кешесенең тәҗрибәсе яңа гына гаилә корып җибәргәндә зур ярдәм була.



- Әни һәрчак "Беренче иреңнән бәхетең булмаса, икенче иреңнән бәхет булмый ул", - дип әйтеп килде. Үзе дә ул икенче иргә кияүгә чыккан. Шул үз тәҗрибәсеннән чыгып әйткәндер инде. "Айдарыңа сүз әйтмә, Айдарыңны сакла" дип кабатлап тора иде. Ирне кадерләп яшәргә, ирне гаиләдә өстен итәргә өйрәтте. Мине генә түгел апамны да шулай дип үгетләп торыр иде. Алар ире белән Чаллыда яшиләр. Авылга кайтканда, башта безгә, аннары гына иренең әниләренә керәләр иде. Әни апа белән кияүне ишек төбендә үк каршы алып: "Барыгыз башта кодагыйларга кайтыгыз", дип борып җибәрә иде, - дип рәхмәт белән искә ала мәрхүм әнисен Александра апа.

"Әниемнең үгет-нәсихәтләренбалаларыма җиткерәм"

Айдар белән Александраның тормышы шулай әкренләп җайга килгән. Ир белән хатын бер-берсенә күнгәннәр, ир хатынның, хатын ирнең теләкләрен күз карашыннан аңларга өйрәнгән. Бер-бер артлы гаиләдә ике бала туган. Лилия белән Ленар инде буйга җитеп, һәркайсы үз тормышлары белән яши. Лилия инде ире Фәнил белән 8 елдан артык бергә гомер итәләр. Шулай ук ике бала үстерәләр. Уллары Ленарның өйләнүенә инде ике ел булган.

- Хәзер инде мин әниемнең үгет-нәсихәтләрен үз балаларыма җиткерәм. Кызымны да улымны да гаилә тормышында сабыр, түземле булырга, кызымны ирен хөрмәт итәргә, улымны хатынына каты бәрелмәскә, ике якны да тигез күрергә өйрәтәм. Шөкер, әни-әти дип кенә торалар. Бик тату яшиләр, - дип сөенә Александра Миңнеханова.

Яшьләр әзергә килә, хыяллана белми

Республикабызда 30,40, 50 һәм аннан да артыграк бергә гомер итүче үрнәк гаиләләр бик күп. Элек гаилә тотрыклылыгы, гаилә кыйммәтләре һәрчак өстенлекле булган.



Бүгенге яшьләр генә бер көнне өйләнешә дә, икенче көнне, ике дә уйламыйча, аерылышып та куя. Соңгы елларда гаиләләрнең таркалуы республикабыз өчен генә түгел, ил күләмендә иң "авырткан" нокталарның берсе булып тора.

Әйтик, былтыр республикабызда аерылышу турында 13 450 акт теркәлгән, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык актларын теркәү хезмәте идарәсе коллегиясендә. Бу сан узган ел дәрәҗәсендә булса да, чиктән тыш күп санала. Узган елда 25 778 пар гаилә коруын исәпкә алсаң, шул күләмнең яртысы аерылышкан булып чыга.

Бүгенге көндә төрле оешмалар гаиләләрнең аерылышу сәбәпләренә төшенергә, вәзгыятьне үзгәртергә тырыша. Әмма, бер көн эчендә генә гаилә кыйммәтләрен торгызып булмый билгеле.

Гаиләне саклап калу өчен нишләргә кирәк дигән сорауга иң дөрес җавапны шул ук озак еллар бергә яшәгән парлар бирә аладыр. Айдар һәм Александра Миңнехановлардан да шушы "серләр" хакында сораштык.

- Гаилә нык булсын өчен, иң беренче чиратта, хыяллана белергә, эшләргә, тырышырга кирәк. Хыялланмасаң, күңел дә үсми бит инде. Без өйләнешкән генә вакытта Айдар белән әниләре янына Козгынчыга 7 километр җәяү йөри идек. Шулда юл буе кулга-кул җитәкләшеп, хыялланып барган чаклар истә. Ризыкларыбыз мул булсын иде, кунаклар чакырыр идек. Маллар асрасаң, яхшы булыр иде - ничек бу эшкә керешергә икән дип уйлана идек. Тора-бара хыяллар да үсә барды. Хәзерге яшьләргә боларның барысын да әти-әнисе әзерләп бирә. Әзергә килгәннән дә алар өчен тормышның тәме калмыйдыр, - ди Александра ханым.

Хатыны сүзләренә Айдар абый да кушыла:

- Элегрәк без үз тормышыбызны да алып бара идек, әти-әнигә дә булышып торырга тырыштык. Хәзер исә, шулай ук әти-әниләргә дә ярдәм итәбез, үз көнебезне дә күрәбез, өстәвенә, балаларга да булышабыз. Малайларга квартир да, машина да, тегесе-монысы да кирәк. Яшьләргә барысы да берьюлы кирәк. Без дөрес тәрбия бирмәдекме, әллә заманасы шундый килдеме? Монысы инде зур сорау. Бергә-бергә барысына да ирешү теләге, уртак омтылышлар булмагач, гаиләләрнең ныклыгы да булмый шул, - ди Айдар Миңнеханов.


Реклама


Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразыев:

- Аерылышулар буенча вәзгыятьне тиз арада үзгәртеп булмаячагын аңлыйм. Әмма елдан-ел әлеге күрсәткечләрне уңай якка авыштыру юнәлешендә эшләргә кирә. Әйтик, Әгерҗе районы - 2016 елда 117 өйләнешү акты 110 аерылу. Бу нидән килә, ничек шулай булып чыга? Кама Тамагы 56 никах теркәлгән 49 гаилә таркалган. Саннар кими кебек, әмма нисбәт үзгәрми диярлек. Яңа Чишмә районы 37 гаилә теркәлгән, 33 пар аерылган. Кайда монда гаилә кыйммәтләре дигән нәрсә? Безнең максат бу саннарга анализ ясап, муниципалитетлар алдына аларны киметү бурычы кую.

Гүзәл НАСИБУЛЛИНА

Интертат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: