Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Галимнәр Россиядә грипп эпидемиясенең кайчан башланачагын әйттеләр

Россиядә быелгы сезонда грипп эпидемиясе, былтыргы белән чагыштырганда, бераз түбәнрәк булыр дип көтелә. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының этиология һәм эпидемиология бүлеге мөдире Дарья Даниленко ТАСС агентлыгына интервьюсында шулай дип белдергән. Эксперт фикеренчә, былтыр илдә пандемик (А) грипп буенча авыр сезон булган. В гриппы актив рәвештә хакимлек иткән, А (Гонк Конг)...

Россиядә быелгы сезонда грипп эпидемиясе, былтыргы белән чагыштырганда, бераз түбәнрәк булыр дип көтелә. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының этиология һәм эпидемиология бүлеге мөдире Дарья Даниленко ТАСС агентлыгына интервьюсында шулай дип белдергән.

Эксперт фикеренчә, былтыр илдә пандемик (А) грипп буенча авыр сезон булган. В гриппы актив рәвештә хакимлек иткән, А (Гонк Конг) гриппы сирәгрәк очраган. "Безне бу юлы уртача дәрәҗәдәге эпидемия көтә дип фаразларга була. Мөгаен, ул узган елга караганда, соңрак старт алыр һәм сүлпәнрәк булыр. А тибы вируслары өстенлек итәчәге ниятләнә. Әмма шунысын истә тотарга кирәк: узган гасырның 30 нчы елларында ачылганнан бирле, грипп вирусы ел саен галимнәргә төрле сюрпризлар әзерли", - дигән белгеч.

Грипп эпидемиясе срокларына килгәндә, галимнәр әйтүенчә, зур коллективларда беренче очраклар ноябрь башында ук теркәлергә мөмкин. Әмма декабрьгә күчүе дә ихтимал. Гриппның күтәрелеше Яңа елдан соң көтелә. Галимнәр әйтүенчә, Россиядә хәзер ОРВИның арткан мәле. Әлегә илдә гриппның берничә очрагы гына теркәлгән.

"Грипп очраклары теркәлмәде, ОРВИ үсеше юк"

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы вазифаларын башкаручы, КДМАның эпидемиология кафедрасы мөдире Дмитрий Лопушов "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә билгеләп үткәнчә, хәзерге вазгыятьтән чыгып караганда, куркырлык, хафаланырлык сәбәпләр юк. "Татарстанда грипп очраклары әле теркәлмәде, ОРВИ үсеше юк. Бер ике атна элек бераз күтәрелешбулган иде, хәзер вазгыять тотрыклыланды", - дип белдерде Дмитрий Лопушов.

Ул быел А гриппы ("Гонконг гриппы", икенче төрле - "Азия гриппы") һәм В ("Брисбен") гриппы көтелүен әйтте. H1N1 вируслы "Калифорния", икенче төрле әйткәндә "дуңгыз гриппы" - пандемик грипп та очрарга мөмкин. Җир шарының көньяк ярымшарында узган сезон нәтиҗәләре буенча Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ачыклаган мәгълүматлар шундый.

Дмитрий Допушов билгеләп үткәнчә, мөгаен, былтыргы елларга караганда, H1N1 ("дуңгыз гриппының") вирусының интенсивлыгы түбәнрәк булыр. "Бу алдагы елларда кешеләрнең бу төр А гриппы белән авыруы һәм нәтиҗәдә иммунитет барлыкка килүе һәм берничә ел рәттән А (пандемик) гриппына каршы вакцинация башкарылуы белән бәйле", - дип аңлатты эпидемиолог.

Ә менә А гриппының Гонконг төре ничек таралуы әлегә билгеле түгел. "Ул 50-60 нчы елларда бар иде. Димәк, кешеләрнең иммунитеты юк дигән сүз. 60 нчы еллардан соң туган кешеләрнең реакциясе ничек булыр - әлегә мәгълүм түгел", - диде ул.

Дмитрий Лопушов эпидемия бусагасы чигеннән арту, нигездә, Яңа ел каникулларынан соң күзәтеләчәген фаразлады. Шулай да, ноябрь-декабрь айларында да авыру күрсәткечләренең берникадәр артуы көтелә.

Эпидемиолог планлаштырылган кешеләрнең яртысына прививка ясалганын, ягъни 700 меңнән артык кешегә вакцина кадатылганын әйтте. Искәртеп үтик, олылар өчен "Совигрипп", балалар өчен "Ультрикс" һәм "Гриппол плюс" вакциналары кайтарылды. Олылар өчен вакцина инде тулысынча кайтып җиткән диярлек. Балалар өчен вакцинаның кайтып бетүе көтелә.

"Гонконг гриппы" (AH3N2) пандемиясе 1968 елда Гонконгта башлана. Вирус кош гриппының мутациясе нәтиҗәсендә барлыкка килгән дип фаразлана. Клиник яктан бу вирус куркыныч булып санала - дөрес дәвалау булмаганда ул инвалидлыкка һәм хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин. Ул аеруча өлкәннәр, балалар һәм йөкле хатын-кызлар өчен куркыныч. Аның беренчел симптомнары гадәти гриппныкыннан аерылмый - кисәк югары температура, буыннар сызлавы, хәлсезлек, борын тыгылу, коры ютәл. Алга таба боларга ашказаны эшчәнлеге бозылу өстәлергә мөмкин. Авыру гадәттә 7-14 көн дәвам итә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев