Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Галия Гимадиева: “Әти-әни кризиска әзер булырга тиеш”

Балагызның “үзем!” дигән сүзен еш ишетә башладыгызмы? Димәк, ул кеше тормышында була торган иң авыр чорга аяк атлый. Өч яшьтәге кризис – елаулар, үзсүзлелек кебек “күңелле” вакыйгалар белән үрелеп бара торган вакыт. Әти-әни мондый чакта үзен ничек тотарга тиеш соң? Бу хакта психолог Галия Гимадиева белән аралаштык.


– 3 яшьтәге кризис һәр балада төрлечә үтәргә мөмкин. Аның төп билгеләре нинди?
– Әйе, чынлап та һәр бала бу кризисны төрлечә кичерә. Кайбер балада ул бик җиңел, сизелмичә генә уза, кайберләрендә бик авыр була, озакка сузыла. Моның сәбәпләре төрле. Гадәттә бу гаиләдәге мөнәсәбәтләргә бәйле. Кризис һәр балада булырга тиеш. Аның “мин”е барлыкка килгән чор бу. Ул конфликтка керә, киреләнә, үзсүзләнә, каршы килә. Болар барысы да нормаль күренеш. Үзенең “мин”ен ул шулай протест аша сезгә танытырга тели.
– Кризис чорында әти-әни нинди хаталар ясамаска тиеш?
– Кризис чорында һәр әти-әни үзен мөмкин кадәр тыныч тотарга тырышса иде. Алар кризисның табигый хәл икәнен һәм аның тиздән үтәчәген аңларга тиеш. Әти-әниләрнең бу чорны ни рәвешле үткәрүләре баланың үсешендә зур роль уйный. Әгәр алар балаларына кул күтәрә, почакка бастыра, кычкыра, аның уй-фикерләрен кабул итми икән, димәк киләчәктә җәзаланган кеше үзен бәхетсез итеп тоячак. Аның “мин”е дөрес формалашмаячак, ул үз-үзен кабул итә алмаячак һәм фикерен башкаларга җиткерүдән куркачак, түбәнсенәчәк. Бала кризис чорында, һичшиксез, каршылык күрсә. Әти-әниләр бала белән бер дәрәҗәгә төшмичә, үзләрен лаеклы итеп тотарга бурычлы. Әгәр сез балагыз белән конфликтка керәсез икән, бу хәлнең яхшы тәмамлануы икеле.
– Күп балалар әти-әни сүзенә бөтенләй колак салмый башлый. Баланы ничек тыңлатырга була? Берәр хәйләсе бармы моның?
– 3 яшьлек кризис чоры – бала өчен иң авыр чорларның берсе. Ул шәхес буларак формалаша. Сабый үзе белән ни булганын аңлап та бетерә алмаска мөмкин, өлкәннәр баланың хәленә керергә, аңа ярдәм итәргә тиеш. Балагызның сүзләренә колак салырга, аның фикере белән дә исәпләшергә өйрәнергә кирәк. Аңа һәрвакыт сайлау мөмкинлеге бирү шарт. Әмма ул икедән дә күп булмаска тиеш, югыйсә бала югалып кала. Сабыйның теләкләрен үтәгән очракта да әти-әниләргә үз авторитетларын саклый белү зарур.
– 3 яшьлек кризис чоры күпме дәвам итә?
– Гадәттә бу чор 6 айга кадәр сузылырга мөмкин. Барысы да гаиләдәге атмосферадан, әти-әнинең балага карата булган мөнәсәбәтеннән тора. Әгәр алар үзләрен тиешле дәрәҗәдә тота һәм баланы аңларга тырыша икән, ул инде “әти-әнигә берни дә исбатларга кирәк түгел, фикеремә колак салалар, сайлау мөмкинлеге калдыралар”, - дип аңлый һәм бу этап тыныч һәм тиз генә узып китә.
– 3 яшьлек кризис никадәр авыррак үтсә, яшүсмер вакыттагы кризис шулкадәр җиңелрәк уза дигән фикер бар. Дөреслеккә туры киләме бу фикер?
– Андый статистика юк. Барысы да гаилә әгъзалары арасында булган мөнәсәбәтләргә кайтып кала. Әгәр гаиләдә тынычлык хөкем сөрә, үзара аңлашу яши икән, димәк бала, әти-әни, калган гаилә әгъзалары – барысы да мондый кризисларны җиңел уздыра. Ата-аналарның кризиска әзер булуы бик мөһим. Бала өчен аның ничек узуы күп очракта бары шуңа бәйле.

Әңгәмәдәш – Илүсә Зәйнетдинова

sabantuyjournal.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев