Теләче Информ

Галошлар кыйссасы, яки җитди мәсьәлә турында шаян хикәя

Беркөнне бүләкләр, тәм-томнар алып, киленебезнең туган көненә, Теләчегә барырга җыендык. Бабай белән бер-беребезгә: "Кибетләргә, тегендә-монда кереп тормыйбыз, туры барабыз да, туры кайтабыз", - диештек. "Машинадан төшәсе түгел, кияргә-салырга да җайлы", - дип, бабай белән икебез дә ялтырап торган әби галошлары кидек. Өстәвенә, көн дә кояшлы, юл да яхшы, "ә" дигәнче...

Беркөнне бүләкләр, тәм-томнар алып, киленебезнең туган көненә, Теләчегә барырга җыендык. Бабай белән бер-беребезгә: "Кибетләргә, тегендә-монда кереп тормыйбыз, туры барабыз да, туры кайтабыз", - диештек. "Машинадан төшәсе түгел, кияргә-салырга да җайлы", - дип, бабай белән икебез дә ялтырап торган әби галошлары кидек. Өстәвенә, көн дә кояшлы, юл да яхшы, "ә" дигәнче Теләчегә барып та җиттек.

Галошларны тышта, ишек төбендә калдырдык. Югыйсә, балалар: "Өйгә алып керегез", - дип тордылар. Оныкларны сөя-сөя чәйләр эчеп, вакыт үткәне сизелмәде дә. Төштән соң булганга, көн үзенең кыскалыгын сиздерә шул. Кодалар: "Безнең юл ераграк, без кузгала торыйк", - дигәч, без дә озата чыктык. Ләкин бабай галошларын тапмый гына бит. "Шунда гына, синекеләр янына куйдым бит!" - ди. Юк кына бит, галошлар. Кая китәрләр?.. Кеше алган дияр идең, бер йорт аша гына төзүчеләр йорт салып ята. Кодалар машиналарына утырып китеп бардылар, без галошлар эзләргә тотындык. Шуннан икенче оныгым: "Әбием хуҗасыз этләр йөри монда, мине талый яздылар, җәй көне башмакларыбызны алып киттеләр", - димәсенме?! Башмак, башмак инде ул, ә болар бит бәләкәй бала бишеге кадәр зур галошлар, шуларны күтәреп алып китәрләрме?..

Галошларны эзли башладык. Олы оныгым белән салынган йорт нигезләре арасында эзләп йөрдек. Ике зур гына эт койрыкларын болгап, әрекмәннәр, кычытканнар арасына кереп киттеләр. Без дә алар артыннан... Авызларында берәр нәрсә күренмиме дип, туктап, артларыннан карап торабыз. Безне үртәгәндәй, койрыкларын болгый-болгый тыкрыктан борылып, икенче урамга төшеп киттеләр. "Теләчегә галош белән килмәссез, район үзәге бит бу!" - диюләре булды, ахрысы. Без дә кайтыр юлга борылдык.

Кайтабыз шулай, үләннәр арасыннан, галошлар эзләп... Юк, булмады инде дип, киткән җиребезгә кире әйләнеп кайттык. Күңелем сизде, ахрысы. Оныгыма: "Кызым, бар әле, син теге үләннәр арасыннан чык, әниең теге сукмакны карасын", - дидем. Биш метр китүгә оныгым: "Әбием берсен таптым", - дип кычкырмасынмы?! Икенчесен киленем тапты. Шулай итеп, бабайга өйгә галошларын киеп кайтырга насыйп булды. "Нишләп капка-койма юк, югыйсә этләр галошларны алып китмәс иде," - дияр кайберәүләр. Мәскәү дә тиз генә төзелмәгән кебек. барысын да берьюлы эшләп булмый шул.

Мәкалә язуымның сәбәбе - галошлар түгел. Мине урам буйлап хуҗасыз этләрнең йөрүе борчый. Балалар мәктәпкә барганда да, кайтканда да ямьсез өреп, каршыларына чыгалар. Авылларда балаларны автобуслар йөртә. Ә Теләченең ерак урамнарында яшәүче балалар җәяү кайталар. Бөтен әти-әнинең дә баласын мәктәптән килеп алу мөмкинлеге юк бит.

Теләченең яңадан торгызылуына 25 ел тулды. Теләчебез үсте, матурланды, җәен чәчәкләргә күмелә. Кичке Теләчегә ерактан карасаң, әллә кайлардан шәһәр кебек балкып тора. Утлары җем-җем килә. Ә менә хуҗасыз этләр Теләчебезне бер дә бизәмиләр. Аларга хуҗа тапсак иде. Яки кая да булса урнаштырыйк үзләрен.

Реклама

Фаягөл Фәтхуллина, Олы Мишә авылы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: