Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Гашыйк ярлар бер-берсенә мәхәббәт аңлата

14 февраль Гашыйклар көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге көннең ерак гасырларга киткән истәлекле, матур тарихы бар. Безнең эраның 269 елында Рим императоры армиясендә солдатлар санын саклап калу ниятеннән аларны өйләнүдән тыя. Әмма бу гына яшь солдатларга гашыйк булуга, гаилә коруга киртә була алмый. Шул ук вакытта гашыйклар яклы христиан рухание...

14 февраль Гашыйклар көне буларак билгеләп үтелә.

Әлеге көннең ерак гасырларга киткән истәлекле, матур тарихы бар. Безнең эраның 269 елында Рим императоры армиясендә солдатлар санын саклап калу ниятеннән аларны өйләнүдән тыя. Әмма бу гына яшь солдатларга гашыйк булуга, гаилә коруга киртә була алмый. Шул ук вакытта гашыйклар яклы христиан рухание Валентин яшьләрне кавыштырып йөрүдә төп рольне уйнаучы була. Моны белеп алган император Валентинны үтерергә куша.

Тоткында торганда Валентин үзе дә төрмә начальнигы кызына гашыйк була һәм аңа хат яза. Әмма әлеге хатны Валентинны үтергәннән соң, 14 февраль көнне тапшыралар. Хатта Валентин үзенең мәхәббәте турында язган була. Шуннан бирле бар гашыйклар бу көнне бер-берсенә мәхәббәтләрен аңлатып хат язалар, бүләкләр бирешәләр.

Родной Край

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X