Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Гашыйклар көнендә иң оригиналь гамәл нинди?

Соңгы елларда яшь парлар арасында бер-берләренә оригиналь һәм үзенчәлекле итеп мәхәббәт аңлату формасы популярлашканнан-популярлаша бара. Ә 14 февраль - Гашыйклар көнендә исә сөйгән ярларына сюрприз ясарга теләүчеләр бермә-бер арта. Кагыйдә буларак, нәкъ менә шушы көнне күп парлар бер-берләрен мәңге яратырга сүз бирешә. Алар әлеге истәлекле мизгелне эмоциональрәк һәм үзенчәлеклерәк итәргә...

Соңгы елларда яшь парлар арасында бер-берләренә оригиналь һәм үзенчәлекле итеп мәхәббәт аңлату формасы популярлашканнан-популярлаша бара. Ә 14 февраль - Гашыйклар көнендә исә сөйгән ярларына сюрприз ясарга теләүчеләр бермә-бер арта.


Кагыйдә буларак, нәкъ менә шушы көнне күп парлар бер-берләрен мәңге яратырга сүз бирешә. Алар әлеге истәлекле мизгелне эмоциональрәк һәм үзенчәлеклерәк итәргә тели. Үзеңнең генә фантазияң җитми икән, бер дә аптырарга кирәкми, Казанның креатив агентлыклары сезнең өчен әллә ниләр уйлап табарга әзер.


Мәхәббәт аңлатыйм дисәң... ЗАГСка кил

Мәсәлән, шундый оешмаларның берсе «Тере открытка» дигән хезмәт тәкъдим итә. Сөйгән ярыгызның өенә чып-чын әкият герое килә, аны Гашыйклар көне белән котлый, алдан сайлап куелган бүләкне тапшыра. Әкият геройларына килгәндә исә, алар бихисап күп - кайсын телисең, шунысын сайлап ал. Сценарий да алдан төзелеп куела.

Әлеге оешма хезмәткәре сүзләренә караганда, Казанда шарлар ярдәмендә мәхәббәт аңлату иң популярлардан санала. Бу бигрәк тә сөйгән кешесе югары катта яшәүчеләр өчен уңайлы. Бүләк (гадәттә, зур йомшак уенчык) 100дән артык төрле төстәге шарлар ярдәмендә кыз яшәгән этажга күтәрелә. Әлеге вакыйганы матур музыка һәм мәхәббәт сүзләре язылган плакат бизи. «Капчык белән чәчәк» хезмәтеннән дә Казан егетләре бик теләп куллана икән. Зур капчыкка күп итеп төрле-төрле чәчәкләр тутыралар. Нәтиҗәдә, егет сөйгән кызы янына капчык күтәреп килә.

Креатив агентлыкларының берсе исә 14 февраль көнне Казанның бер кинотеатрында махсус ЗАГС оештырачак. Анда теләге булган һәркем «өйләнешә» ала.

Сөйгән ярыңны троллейбуста тап

Кагыйдә буларак мондый матур вакыйгалар кыз белән егет һәм аларның якыннары арасында гына кала. Ләкин теләк булганда мәхәббәтне бөтен халык алдында аңлату юллары да бихисап. Август аенда Казанда шәһәр халкы арасында«Мәхәббәт троллейбусы» шау-шу куптарган иде. Әлеге алсу төстәге 6 нчы троллейбус матур чәчәкләр белән бизәлгән, салонда «Миллион алых роз», «Городские цветы» кебек романтик рухтагы җырлар яңгырый, троллейбусның бер кырыена исә русча итеп: «Поездка, ставшая судьбой....» дип язылган. Бу троллейбусны Мәскәү шәһәреннән бер бизнесмен эшләткән икән. Булачак хатыны белән ул нәкъ менә Казанда, алтынчы маршрутта танышкан булган. Аның фикеренчә, әлеге оригиналь троллейбус бик күп ялгызларны бәхетле итәчәк әле...

Шулай ук, реклама такталарына эленгән мәхәббәт сүзләре дә игътибарга лаек. Бу төр мәхәббәт аңлату бер кызны да битараф калдырмый, дип ышандыра агентлык хезмәткәрләре.

Гашыйклар көнендә өйләнешү мөһим түгел

Белгечләр: «Гашыйклар көнендә өйләнешүчеләр саны бермә-бер арта», дип ышандырса да, бездә бу бәйрәм өйләнешү көнен махсус билгеләрлек дәрәҗәдә мөһим дип саналмый. Казанда быел 14 февраль көнне бары тик 32 пар гына өйләнешәчәк. «Әлеге сан башка көннәр белән чагыштырганда әллә ни аерылмый диярлек», ди ЗАГС хезмәткәрләре.

«14 февраль көнне сөйгән ярыгызны сөендерәсегез килсә, безгә килегез», дип чакыра креатив агентлыклар. Хәер, бу көнне иң мөһим һәм көтелгән бүләк сөйгән ярыңның сиңа карата игътибарыдыр ул.

РӘМЗИЯ ЗАКИРОВА

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев