Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Газета-журналларга язылган өчен быел ТЕЛЕВИЗОР бирәчәкләр!

Хөрмәтле дуслар, районыбызда "Теләче" газетасына язылган әбүнәчеләребез арасында төрле призлар уйнатуның яңа сезоны башлана. Быелгы акция "Язылган өчен - телевизор" дип атала. "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең генерал директоры бу акциягә старт бирүче боерыкка кул куйды инде. Әлеге акция кысаларында 3 фотоаппарат, 12 савыт-саба җыелмасы, 550 шәр сумлык 45 данә бүләкләр җыелмасы...

Хөрмәтле дуслар, районыбызда "Теләче" газетасына язылган әбүнәчеләребез арасында төрле призлар уйнатуның яңа сезоны башлана. Быелгы акция "Язылган өчен - телевизор" дип атала. "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең генерал директоры бу акциягә старт бирүче боерыкка кул куйды инде.

Әлеге акция кысаларында 3 фотоаппарат, 12 савыт-саба җыелмасы, 550 шәр сумлык 45 данә бүләкләр җыелмасы уйнатылачак. Акциянең исеменнән аңлашылганча - төп бүләк телевизор булачак.

Шул бүләкләрнең берәрсен оту бәхетен сынап карау өчен 30 июньгә кадәр 2016 елның икенче яртысына (тулы алты айга) "Татмедия" нәшер иткән кимендә өч газета-журналга язылырга һәм квитанцияләрне, "Акция" дип язып куеп, үзегезнең телефон номерыгызны күрсәтеп, почта аша 420066, г. Казань, ул. Декабристов, дом 2 адресына яки электрон юл белән podpiska@tatmedia.ru адресына квитанцияләрнең сканын җибәрергә кирәк.

Акция 2016 елның 20 сентябренә кадәр дәвам итә. "Татмедия" басмалары һәм акциянең тулырак шартлары белән сез tatmedia.ru сайтында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев