Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Гиподинамия – замана афәте

Егерме беренче гасыр безгә гиподинамияне "бүләк итте". Соңгы чорда, фән һәм техника казанышлары аркасында, безнең физик хәрәкәт бик азайды, балалар телевизор, компьютер белән күп мавыга. Нәтиҗәдә, физик активлык кими һәм гиподинамия, ягъни аз хәрәкәтчәнлек барлыкка килә. 1-10 август көннәрендә районда гиподинамияне профилактикалау декадасы узды. Гиподинамия нәтиҗәсендә бронхиаль астма, шикәр диабеты,...

Егерме беренче гасыр безгә гиподинамияне "бүләк итте". Соңгы чорда, фән һәм техника казанышлары аркасында, безнең физик хәрәкәт бик азайды, балалар телевизор, компьютер белән күп мавыга. Нәтиҗәдә, физик активлык кими һәм гиподинамия, ягъни аз хәрәкәтчәнлек барлыкка килә.

1-10 август көннәрендә районда гиподинамияне профилактикалау декадасы узды. Гиподинамия нәтиҗәсендә бронхиаль астма, шикәр диабеты, йөрәк һәм кан тамыры авырулары, ашказаны һәм нерв чирләре барлыкка килергә мөмкин. Тикшеренүләр хәзерге балаларга хәрәкәт җитмәвен күрсәтә. Шуңа күрә скелет мускулатурасының көче һәм эшчәнлеге кими. Нәтиҗәдә, умыртка баганасы кәкрәя, яссы табанлылык барлыкка килә.

Буй-сын бозылу, терәк-хәрәкәтләнү аппаратының, сулау, йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлегенең һәм күрү әгъзаларының зарарлануына да сәбәпче була ул.Гиподинамияне булдырмау өчен ниләр эшләргә соң? Әлбәттә, күбрәк хәрәкәтләнергә, спорт белән шөгыльләнергә, көн саен иртән күнегүләр ясарга һәм җәяү йөрергә кирәк. Йөрү бу очракта иң яхшы чара булып тора. Шунысын да онытмыйк: йөргәндә дөрес итеп суларга һәм нагрузканы көн саен әз-әзләп арттырырга кирәк. Шул вакытта авыру кешеләргә артык күп йөрү зыянлы икәнен дә онытып җибәрергә ярамый.

Эльвира Төхбиева,район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев