Теләче Информ

Гөлсирин Абдуллина: "Беренче тапкыр сәхнәгә әни чеметеп чыгарды..." (җырчы белән әңгәмә)

Төрле чаклар булыр әле, Юлларым озын әле, Бер егылсам - бер торырмын, Үземнең юлым әле. (Гөлсирин Абдуллина башкарган "Юллар көтә" җырыннан) Гүзәл затларыбызның кайберләре янында үзеңне гайрәтле, затлы койрыклы әтәч сыман хис итәсең. Бу нәфис туташны канат җәеп салкын җилдән ышыклыйсы, усаллардан яклыйсы килә башлый. Ул үзе дә синең кикригеңне...

Төрле чаклар булыр әле,

Юлларым озын әле,

Бер егылсам - бер торырмын,

Үземнең юлым әле.

(Гөлсирин Абдуллина башкарган "Юллар көтә" җырыннан)

Гүзәл затларыбызның кайберләре янында үзеңне гайрәтле, затлы койрыклы әтәч сыман хис итәсең. Бу нәфис туташны канат җәеп салкын җилдән ышыклыйсы, усаллардан яклыйсы килә башлый. Ул үзе дә синең кикригеңне шиңдерердәй итеп дорфа сөйләшми, чишмә чылтыравына тиң тавышы җанны иркәли. Үзебезне чын ир-егет итеп хис итәргә әнә шундый ханым-туташлар кирәк шул безгә! Әңгәмәдәшем дә керфек сирпеп тыйнак кына елмаюы, назлы тавышы белән тәмам әсир итте үземне. Яшь булса да, татар җыр сәнгатендә үз урынын биләп өлгергән, Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль лауреаты, җырчы Гөлсирин Абдуллина белән беренче тапкыр " Татар моңы - 2010" конкурсы сәхнәсендә очрашкан идек. Гөлсирин һаман да шулай гади, сөйкемле, җыйнак-сылу гәүдәле килеш калган. Кечтеки калса да, зур сәнгатькә юл алган дустым белән әңгәмәбез татар җырының гасырлардан килгән моңына тугрылыклы саклаган тамашачылар күңеленә хуш килер дип өметләнәм.
- Сүзне чишмә башын ачыклаудан башлый әле, Гөлсирин. Кайсы як суларын эчеп, кемнәр үчти-үчти итеп үстергән кыз син?
- Мамадыш районы, Урта Кирмән авылы кызы мин. Әти-әниләр икесе дә мәдәният хезмәткәрләре. Әтием Ришат авылыбызның мәдәният йорты мөдире, әнием Ләйлә режиссер-хореограф. Гаиләдә дүрт бала үстек. Мин - иң өлкәне. Сеңлем Гөлчәчәк үземнән бер яшькә генә кече, хәзер ул Алабуга мәдәният училищесында укыта. Энекәшләрем: Адел 9нчы, Ислам 4нче сыйныфта укыйлар.
Әти - Мамадыш егете. Әни - Пермь өлкәсеннән. Аларны сәнгать - мәдәният таныштырган-кавыштырган. Алабуга мәдәният-агарту училищесында, әни -хореография, әти - оркестр бүлегендә укыганда бер-берсенә гашыйк булып, гаилә корып җибәргәннәр.
- Җырлау сәләте каян килә дигән сорау урынсыз инде, алайса...
- Әти баянчы бит минем. Әни белән икәүләп, киңәшеп җырлар сайлыйлар, шуларны безгә бик тырышып өйрәтәләр иде инде. Сеңлем миннән иртәрәк җырлый башлады, тавышы да көчлерәк иде. Баштарак аңа күбрәк тә игътибар итәләр иде әле. Бервакытны әни минем җырлаганны тыңлап утырды да, әтигә әйтә: " Тыңла әле, Гөлсирин нинди милизм-бормалар белән җырлый башлаган бит" - ди.
Сәхнәгә беренче чыкканда биш яшь иде миңа. Сеңлем белән бергәләп " Әннәги-геннәги" дип дуэт җырлаган идек. Гаиләбез белән район-республика күләмендә үткәрелгән конкурс-фестивальләрдә еш катнаштык. Гаилә белән, күмәкләшеп чыгып җырлау өчен әлләни батырлык кирәкми лә ул! Ә менә бер концертта үземне генә җырлатырга карар кылдылар әти-әниләр.
Хуш, минем чыгышны игълан иттеләр, тамаша залы көтә... Ә мин сәхнә артындагы бер торбага чытырдап ябышкан килеш, урынымнан да селкенә алмый тик торам. Режиссер - әни: " Чык инде!" - ди. " Юк!" - дим, еларга җитешеп. Әни: " Чык, диләр сиңа!" - диде дә, беләгемнән чеметеп алып ябышкан торбамнан куптарып сәхнәгә этәрде. Елый-елый сәхнәгә чыктым, елый-елый җырладым...
Хәзер әни көлә үземнән: " Елатып сәхнәгә чыгарган идем, хәзер еласаң да шуннан кермәс бу!"-ди.
- Әйтәсең бармы инде, Гөлсирин, үземнең дә баштан кичте болар! Аның каравы, хәзер никадәр рәхмәтлебез шул әниләргә, әйе бит?
- Әлбәттә, җырчы һөнәре сайлавымдагы төп ярдәмчеләрем-этәргечләрем - әти-әниләремә рәхмәтем чиксез!
- Үзеңне халыкка таныткан җырың кайсысы?
- " Кошларым"! Мин аны кечкенәдән җырлыйм. Бу җырның сүзләрен күршебез Нәкыя апа Йосыпова иҗат иткән. Нәкыя апа вафатыннан соң Мамадышта аның исемендәге җыр фестивале оештырылды һәм мин, 10 яшьлек кызчык, шул зур концертта " Кошларым"ны башкардым. Соңыннан, җиңүчеләрне бүләкләү вакытында, сәхнәгә җырга көй язган композитор Вәсим абый Әхмәтшин чыкты да: " Мондый киң диапазонлы җырны үзе дә кош кадәрле генә кыз җырлый алыр дип уйламаган идем!"-диде дә кулыма конфетлар тоттырды.
Соңыннан, шәп, көчле тавыш иясе, районыбызның танылган җырчысы Гөлнәзирә апа Талипова да: " Мин дә "буйсындыра" алмаган идем бу җырның күчеш урыннарын, диапазонын" - дип мактап, үсендереп җибәрде. Менә шушындый мәртәбәле конкурсларда абруйлы шәхесләрдән хуплау сүзләре ишетү дә җырчы булырга карар кылуыма бер этәргеч ясагандыр инде. Шулай итеп 11нче сыйныфны тәмамлауга Алабуга мәдәният училищесының эстрада бүлегендә укый башладым. Вокал буенча беренче укытучым Сәлимә Фәссаховна халык җырлары башкаруның бөтен нечкәлекләренә, асылына төшендерде. Кызганыч, ул пенсиягә китте, аннан өч ел буе Людмила Степановна исемле укытучыдан җырлау серләренә өйрәндем.
- Ялгышмасам, ул вакытта ук төрле концертларда катнаша идең бит инде. Чынлап, укып йөрдеңме соң син анда?
- Укыдым инде! Бик тә горурланам анда укуым белән һәм бу миңа хәзер, Казан Мәдәният һәм сәнгать институтында укырга бик тә ярдәм итә. Курсташларыма сольфеджио һәм гармониядән булышам да әле кайчак. Училищеда укыганда гастрольләргә йөри идем, укытучыларым да директорыбызда һәрчак ярдәмгә килделәр.
2013нче елда, мин Алабугада 3нче курста укыганда, продюсер Рифат Әхмәт улы Фәттахов "Болгар"радиосыннан " Кашымның каралары", " Кошларым" җырларын ишетеп, Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальгә чакырды. Бик шикләнеп, дулкынланып бардым. Ничек курыкмыйсың, чөнки, конкурста катнашучылар барысы да консерваториядән, ә мин училищедан... Мин анда халкыбызның " Таң атканда" җырын җырладым. Жюрида утырган Илһам Шакиров, Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева, Филүс Каһировны күреп йөрәгем табаныма төшеп типсә дә, ерып чыктым бит!. Шуннан соң, Рифат Әхмәтович ярдәме белән, Ришат Төхфәтуллин концертларында җырлау насыйп итте.
- Продюсер дигәннән, кайбер артистлар авызыннан, продюсер белән эшләве бик кыен дигән сүзләр ишетергә туры килә. Чикләүләр күп диләр. Сезнең ничек, авылга кайтырга, дуслар белән очрашырга вакыт каламы?
- Кем ничектер, әмма, бүген сәхнәдә җырлавым, үз төркемем булуы, гастрольләрдә йөрүем белән Рифат абыйга бурычлымын. Без бер-беребезне аңлап эшлибез. Эш-уку графигын да, ял вакытларын да киңәшләшеп төзибез. Рифат Фәттахов-иҗади шәхес. Без, җырчылар, яңа җырларны иң элек аңа тыңлатып, киңәшләрен сорыйбыз. Рифат абыйның хит булып китәчәк җырларга искиткеч сизгерлеге бар. Үз канаты астына алачак яшь җырчыларның да һәрберсенең ниндидер "изюминка"сын, нинди юнәлештә үстереп, зур артист дәрәҗәсенә җиткереп булачагын алдан тоемлый бит! Соклангыч тәвәккәллек, энергия, ышандыру көченә ия продюсер белән эшләү зур дәрәҗә миңа.
- Тагын шуны сорыйм инде, укымыйча гастрольдә йөрүеңне әйтәм...
- Укуга зыян китермәскә тырышабыз инде. Гастрольләр ел әйләнәсе түгел лә! Концертлардан кайткач укуга йөгерәм. Калган дәресләрне курсташлар ярдәме белән куып тотам. Остазым Венера Әхәт кызы Ганиева концертларда йөрүемә уңай гына карый, һәрчак ярдәмгә килергә әзер ул: " Сәхнә - менә дигән практика ул!" - ди.
- Җыр сайлаганда төп игътибарың сүзләренәме, көенәме?
- Нинди генә шәп көй яңгыраса да, мәгънәсез сүзләргә салынса, аның бер кыйммәте дә калмас иде. Иң әвәл, җыр сүзләре миңа туры киләме-юкмы, мәгънәсе бармы - шуңа игътибар итәм. Кайчак, хатын-кыз әйтәсе сүзне ирләр авызыннан яки ирләргә генә хас фикер йөртелгән җырны япь-яшь кыз бала җырлаганын ишетеп шаккатасың бит. Көенә дә бик җитди карыйм: диапазоны ничек, мин бу көйгә нинди яңалык, үзенчәлек бирә алам - шулар хакында уйлыйм.
- Республика шәһәрләре буйлап " Гөлсирингә - өч кияү" дигән концерт программасы белән сәфәр йөреп кайттың. Сценарий буенча өч егет: Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Артур Шөгаепов исемле җырчылар йөрәгеңне яуларга тырыша. Концертыгызны мин дә карадым. Шулкадәр ышандыргыч итеп төзелгән сюжет монда - хәзер халык шул егетләрнең кайсысы булачак киявебез икән дип баш вата. Кайсы егетне сайлады соң инде җырчы кыз?
- Сайламады әле. Төркемдәге җырчы егетләр минем иҗатташ дусларым гына. Һәрберсен бик хөрмәт итәм. Аларны алда бик матур киләчәк, биек үрләр көтә. Гаилә корырга кирәклеген мин бик яхшы аңлыйм, шәхси тормыш кору турында уйланмаган кызлар юктыр да. Егетең бармы дип күп сорыйлар. Шуңа бу сорауны яратып та бетермим. Ә үземә акыллы, сөйкемле, чибәр һәм иң мөһиме - мине аңлаучы егетләр ошый. Сайлаячак парымның сәхнә кешесе булуын шарт итеп куймыйм, иҗади күңелле кеше насыйп итсен дә, мине хыялымнан-максатымнан читләштерергә тырышмасын, терәгем-фикердәшем булсын иде дим.
- Рәхмәт, Гөлсирин! Үзеңә, иҗатыңа гашыйк йөзләгән егеткә өмет канатлары куйдың. Димәк, безнең дә шанс бар дигән сүз...
Һәрбер җырчы чыгышы алдыннан дулкынлана. Кайберәүләр батырлык өчен 50грамм коньяк йотып куялар, берәүләре тынычландыргыч дару каба, икенчеләр дога укый диләр. Син ничек каушауны җиңәсең?
- Мин Аллаһтан ярдәм сорап дога укыйм. Ярдәм итә.
- Җыр сүзләрен оныткан очраклар бармы?
- Булмаган кая! Бер концертта хәтта " Кошларым"ның сүзләрен бутадым. Үземнең кайсы куплетны җырлаганымны белмим генә бит! Күрәм, залда бер абзый җырлый, шуның авыз хәрәкәтләреннән икенче куплетны җырларга кирәклекне төшендем. Андый очракта тамашачы- бәгырем шулай коткара ул!
- Бик тә авыр бирелгән, дулкынландыргыч концертың кайда, кайчан булды?
- 16нчы февраль көнне Мамадыштагы концертым алдыннан тез буыннарымның ничек калтыраганын белсәң! Моңарчы якташларым алдында бер генә чыгыш ясамадым, юкса. Әйтик, узган елгы концертлар. Әмма, анда янәшәмдә саллы-саллы җырчылар, музыкантлар: Венера апа, Ришат, Ринат абый Вәлиев, " Мирас" төркеме бар иде. Быел исә, мин якташларым алдында мөстәкыйль җырчы сыйфатында имтихан тоттым. Мамадышлылар мине ана баланы ничек яратып каршылый, әнә шулай кабул иттеләр. Гомумән, минем Кукмара, Алабуга, Чаллы, Әлмәт, Балтач, Арча, Казан һәм башка төбәкләр тамашачысына рәхмәтем чиксез.
- Җырчылар арасында өлге-кумирларың бармы?
- Чит ил җырчыларыннан Риана, руслардан Лепс, Киркоровны тыңлыйм. Үзебезнекеләрдән ир-ат тавышын яратам: Раяз Фасыйхов, Филүс Каһиров, Ришат Төхфәтуллин, Хәйдәр Бигичев.
Хатын-кызлардан, никтер, белмим, түбән тавышлыларга өстенлек бирәм: Резидә Шәрәфиева, Гөлназ Асаева, мәсәлән. Кызык әйеме? Үзем югары тавыштан җырлыйм, түбән тавышлы җырчыларны тыңлап "аһ" итәм. Үземә өлге итеп, әлбәттә, остазым Венера Ганиеваны саныйм.
- Җыр сәнгате юлыннан китмәсәң, тагын нинди һөнәр иясе була алыр идең микән?
- Аш-су остасы. Бик тә пешеренергә яратам. Әни кечкенәдән аш-су тирәсендә кайнашырга өйрәтте. Тагын бер яраткан шөгылем - визажист-стилист. Концертлар алдыннан бизәнер өчен оста ялламыйм. Үземне-үзем карыйм. Бары тик клиплар төшергәндә генә чит ярдәм кирәк.
- Урамда таныйлармы?
- Таныйлар. Юкса, сәхнәдәге образымнан шактый ерак тора көндәлек киенү рәвешем. Әмма, барыбер таныйлар. Беркөн Баумандагы чәй йортына кергән идем. Бер апа: " Үллләм! Бу бит теге калфаклы, сандугачлы кыз бит!" - дип кычкырып җибәрде. Яныма килеп сораштыра ук башлады. Мондый очракларда бик тә оялам. Ни әйтергә белмичә югалып калам.
- Интернетта үз битең, үз төркемең дә бар. Анда кешеләр белән үзең аралашасыңмы яки, кайбер артистлар кебек кемгәдер йөкләнгәнме бу вазыйфа?
- Кайчак бер көнгә 500 әр хат килә социаль челтәрләрдә. Вакытым җиткән кадәр җавап бирергә тырышам. Тик укуым, гастрольләр челтәремне бераз гына күз алдына китергән кеше дә бу кадәр хатка җавап биреп бетерүнең мөмкин түгеллеген аңлар иде. Кемнәрдер үпкәли хәтта: "Гөлсирин борынын күтәргән, җавап язмый!" - диләр икән. Мондый очракларда бик кыенсынам, һавалану, тәккәберлек миңа бер дә хас түгел, минемчә.
- Әйе шул! Әйдә, әйтик әле үзләренә газета аша: Җәмәгать! Безнең Гөлсирин һаман да гади, эчкерсез кыз ул! Ялгышмагыз, зинһар. Языгыз, вакыты җиткәнчә җавап бирер!
Гөлсирин, тамашачы алкышларына, чәчәкләргә күмелеп, танылган кешегә әверелеп тә гадилекне саклап калуның сере нәрсәдә?
- Беренчедән, эреләнерлек кем ни майтарган ди әле монда. Без барыбыз да адәми затлар. Икенчедән, барлык сыйфатларым тәрбиядән килә.
- Еш кына, Гөлсирин бигрәк кечкенә инде диләр. Үпкәләмисеңме?
- Сайрар кош та зур булмый бит, Ильяс...
- 20 елдан үзеңне нинди итеп күзаллыйсың?
- Кайсы солдат генерал булырга хыялланмый икән! Еллар узгач тәҗрибәле, халык мәхәббәтен яулаган, татар җыр сәнгатен үстерү-саклау өчен армый-талмый хезмәт куючы җырчы булып җитлексәм иде. Остазым Венера апа Ганиева кебек! Ә моның өчен укырга да эшләргә дә эшләргә әле һәм... хыялланырга. Хыялсыз кеше - канатсыз кош кебек бит...
Ильяс Шәяхмәтов әңгәмәсе ("Татарстан яшьләре", 3 март,2016 ел).

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: