Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

ГӨМБӘ ЧОРЫ: УРМАНДА АДАШМАС ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ?

Татарстанда гөмбә чоры. Халык, кәрҗин-кәрҗин майлы гөмбә, каен гөмбәсе, ак гөмбә җыеп кайтырга ниятләп, урманга юнәлә. Тик күбесе, урманда калып адашуның бик җиңел һәм ничек куркыныч икәнлеген уйламый. Кызганычка каршы, мондый очраклар көн саен булып тора. Сәгатьләр буе урман ерып, юл эзләп арыган, туңган һәм куркынган гөмбәчеләрне урманда, гадәттә, коткару...

Татарстанда гөмбә чоры. Халык, кәрҗин-кәрҗин майлы гөмбә, каен гөмбәсе, ак гөмбә җыеп кайтырга ниятләп, урманга юнәлә. Тик күбесе, урманда калып адашуның бик җиңел һәм ничек куркыныч икәнлеген уйламый. Кызганычка каршы, мондый очраклар көн саен булып тора. Сәгатьләр буе урман ерып, юл эзләп арыган, туңган һәм куркынган гөмбәчеләрне урманда, гадәттә, коткару хезмәте табып ала.


Соңгы атнада гына да гадәттән тыш хәлләр хезмәте 20 дән артык кеше урман тоткынлыгыннан коткарылган. 20 нче сентябрь, якшәмбе кичендә Чаллының Боровецкий урманында ике бала белән ике хатын кыз адашып калган иде. Шуларның берсе - Татьяна Вәлиуллина, тәҗрибәле гөмбәче булуына карамастан, үз гомерендә инде икенче тапкыр шундый бәлагә тарыган.



Беренче адашуы ике ел чамасы элек була. Татьяна коткаручыларны чакырып тормый. Күпмедер адашып йөргәннән соң, ул юлны үзе таба. Бу юлы исә ул гөмбәгә ике баласын һәм дус кызын да ала.

"Белмим инде, ни сәбәпле кешеләр урманда югаладыр. Күрәсең, кемгә ничек туры килә. Урманга кердек, дөрес бардык, аннары кирегә борылып, шул ук юл белән кайта башлаган идек - чыга алмадык. Шундук куркудан каушап калдык. Башта бер якка бардык, аннары икенче якка. Урманчы соңыннан аңлатты - әйләнеп йөргәнбез икән. Шуңа һәр яктан машина гүләгән тавыш ишеткәнбез", - дип сөйләде "Татар-информ" мәгълумат агентлыгына Татьяна Вәлиуллина.



Йөреп-йөреп тә юл тапмагач, 36 яшьлек хатын гадәттән тыш хәлләр хезмәтенең бердәм 112 номерына шалтырата. 10 яшьлек улы Данил, 12 яшьлек кызы София һәм 35 яшьлек дус кызы белән Боровецкое урманында адашып калганын хәбәр итә.

Урманга алар алар автомобильдә килгән. "Чегән таборы" кафесын узганнан соң, урманга таба 300 метр юл үткәннәр, машиналарын калдырып, гөмбә җыярга кереп киткәннәр.

"Урманга иң гади телефон алырга кирәк, "айфон" түгел. Элеккеге телефоннар сигналны яхшы тота һәм тиз утырмый. Безне тынычландырдылар, коткаручылар юлга чыкты, диделәр. Улым координаталар язылган кызыл багана күреп алды, шул саннарны без коткаручыларга хәбәр иттек. Бер сәгать тә узмады, ярдәм килеп җитте", - дип сөйләде Татьяна.



Гөмбәчеләрне эзләргә Чаллының коткаручылары, урманчы һәм полиция хезмәткәрләре җәлеп ителә. Адашканнар белән телефон аша элемтә урнаштырыла. Эзләү төркеме гөмбәчеләрне сигнал-тавыш установкасы ярдәмендә табып ала. Коткарылганнарга чәй эчереп, урманда куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын бер кат аңлаталар.

"Гөмбәчеләргә барган юлларында билгеләр салып калдырырга, үзләре белән шырпы һәм су, җылы киемнәр алырга киңәш итәм. Курыктык, әлбәттә, әмма урманга бару теләге сүнмәде. Киләчәктә баребер гөмбә җыюдан туктамаячакмын", - ди Татьяна.

Урманнарда зурлар да, балалар да югала

Гөмбә чорында мондый очраклар көн саен диярлек булып тора. Мәсәлән, сентябрьнең ике көнендә генә дә биш кеше урманда адашкан. 10 нчы сентябрьдә Казанның Дубрава экопаркында 12 һәм 13 яшьлек ике кыз бала югала. Берсенең әнисе, балаларның өч сәгатьтән артык элемтәгә чыкмавына борчылып, коткаручыларны чакыра. Кызларның кесә телефоннары сүндерелгән булып чыга. Балалар югалган урынга Казан коткаручылары кузгала. Эзләү эшләре барган арада, балалар үзләре өйләренә кайта. Телефоннары утырган булу сәбәпле, алар әти-әниләре белән элемтәгә керә алмый һәм урманда тоткарланулары турында хәбәр итә алмыйлар.

11 нче сентябрьдә коткару хезмәтенең бердәм 112 номерына Яшел Үзән районында кичен ике ир-ат һәм бер хатын-кыз адашып калганы турында хәбәр килә. Гөмбәчеләрне эзләргә Яшел Үзән урманчылыгының участок урманчысы, «8 ОФПС» оешмасы коткаручылары, Яшел Үзән полиция бүлеге хезмәткәрләре чыга. Кичке тугызга югалганнар табылып, өйләренә янгын сүндерү хезмәте машиналарында кайтарып куела.


Татарстан гөмбәчеләренә Гадәттән тыш хәлләр хезмәте киңәшләре

1. Урманга барганчы, узасы юлыгызны яхшылап планлаштырыгыз.

2. Туганнарыгызга кая баруыгыз һәм кайчан кайтырга җыенуыгыз турында әйтеп куегыз.

3. Кесә телефонының зарядкасын тикшерегез, ул тулы булсын.

4. Урманда йөрергә уңайлы өс, аяк киеменнән тыш, берникадәр ризык, су алырга онытмагыз. Барган урыныгызның картасы белән танышырга, һава торышы нинди буласын белешергә кирәк. Үзегезнең физик мөмкинлекләрегезне һәм сәламәтлегегезне чамалагыз.

5. Таныш булмаган урыннарга белгән кеше белән генә барыгыз.

6. Фляга белән су, ветровка, җылы кием, тамак ялгарга тиз бозылмый торган ризык, пычак, шырпы алыгыз. Медицина кирәк-яракларыннан: бинт, сузылучан бәйләвеч, жгут, мамык, антисептик, йод, валидол кирәк. Шулай ук карандаш, кәгазь, кесә фонаре, сыбызгы кебек әйберләрнең дә кирәге чыгарга мөмкин.
7. Ачык төстәге, ерактан күренеп торырлык кием киегез, балаларны да шулай киендерегез. Шулай итсәгез, бергә гөмбә җыючылар да сезне күрер, югалсагыз, эзләүчеләргә дә сезне табарга җиңелрәк булыр.

8. Бөтенләй таныш булмаган урманга юл тотканда үзегез белән карта һәм компас алыгыз. Компас кулланмый гына көньякны ачыклау ысулы да бар. Аның өчен кояшның күренүе һәм түгәрәк циферблатлы сәгать булуы шарт. Сәгатьне горизонталь тотасы, сәгать теле кояшка карап торырга тиеш. Аннары сәгать теле белән 1 цифрасы арасын урталай бүлгән итеп күз алдына китерегез. Көньяк юнәлеш нәкъ шул булачак.
9. Урманга кергәнче як-ягыгызда ниләр булганын истә калдырыгыз: юл кайда, елга, кояш кайсы якта. Урман буйлап барганда вакыт-вакыт ориентирларны искә алып барыгыз: гадәти булмаган формадагы агачлар, каерылган агач төбе, инеш, чокырлар - болар барысы да бәла килеп чыккан очракта ярдәм итәргә мөмкин. Урман эчендә барганда башта берәр урынны билгеләп, шуңа таба барыгыз, аңа җиткәч, икенче урынны сайлап, шуңа таба юл тотыгыз.

10. Урманда адашсагыз, гадәттән тыш хәлләр хезмәтенең бердәм 112 номерына кесә телефоныннан шалтыратыгыз. Бу номер бөтен Татарстан җирлегендә эшли һәм телефонда акча булмаса да чакыра ала. Шалтыраткач, ярдәм килгәнне көтегез. Югалган кешеләрнең туганнары кеше югалганны белеп алгач аларны эзләүне оештыру өчен тиз арада полициягә хәбәр итәргә тиеш.


Адашсагыз, нишләргә

1. Туктарга, тынычланырга, куркынычсызлык таләпләренең иң әһәмиятлеләрне үтәлмичә торып, торган урыныгыздан китмәскә кирәк. Куркуга бирелмәгез. Адашканыгызны аңласагыз, тынычланырга тырышыгыз.

2. Бер сәгать дәвамында урыныгызда торыгыз. Сезне югалткан төркем килгән юлы буйлап кире кайтып, сезне таба алачак.

3. Төркем белән туктап торган соңгы урынга кайтыгыз, шунда кунарга әзерләнегез. Иптәшләрегез дә шул урынга әйләнеп кайтканны көтегез.

4. Иптәшләрегез килмәсә, җирдә бер метрга бер метр зурлыктагы урынны чистартыгыз. Үзегез урнашкан урынның картасын мөмкин кадәр төгәл итеп сызыгыз. Бу урынга ничек килгәнегезне "картага" төшерегез. Карта төзү кагыйдәләре буенча төньяк өстә, көньяк аскы якта урнаша.

5. Истә тотыгыз: караңгы төшкәч, каядыр барырга кирәкми. Төнлә ял итү, хәл алу дөресрәк булыр.

6. Җанварлар салган сукмаклар буйлап бармагыз, ерткычларга тап булуыгыз бар.

7. Урманның сазлыклы урыннарына кермәгез, бигрәк тә бака тәңкәсе белән капланган җирләрне әйләнеп үтегез.

8. Ниндидер тавышлар ишетелсә, (мәсәлән, автомобиль яисә локомотив кычкыртуы, табигый булмаган башка төрле сигналлар) шул тавышларга таба барырга кирәк. Туры юнәлештә хәрәкәт итәргә тырышыгыз, артыгыздан агачларга тамга салып барыгыз. Һәр өч предмет узганнан соң бару юнәлешен тагын бер кат барлагыз. Артка борылып карап, бару юнәлешенең дөреслеген агачлардагы тамгалар, сынган ботаклар һәм башка билгеләр аша тикшереп торыгыз.


Урманда куну урыны әзерләү

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте урманда кунарга туры килгәндә нинди чаралар күрергә икәнлеген аңлата. "Куну урыны әзерләү шактый күп хезмәт сорый. Иң мөһиме - кунар өчен яраклы урын табу. Ул коры җир булырга тиеш. Янында елга яки инеш булсын, ул вакытта эчәргә су булачак дигән сүз. Төнлә бераз салкынча җил исеп тора торган урын булса, черкиләр бимазаламас. Вакытлыча сыенып торырга кулдан корылган япма түбә, шалаш, җиргә казып кергән бүлмә яисә кул астындагы әйберләрдән ясалган тирмә дә ярый. Ышыклану урыны нинди типта булуы кешенең физик мөмкинлекләреннән дә, булдыклылыгыннан да тора. Җылы көннәрдә иң гади япма корып кую да җитә".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев