Өмет. Әнә шул дүрт хәрефле сүз гомер буе озата бара безне. Яшәргә, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Өметне граммнар, метрлар белән үлчәп булмый. Әмма авыру кешеләргә ул тагын да күбрәк кирәк. Казанда яшәүче Наталия Садкова да бары тик яхшыга гына өметләнеп, улының тереләсенә ышанып яши.
- Артемийны көтеп алдык. Ирем белән...
Өмет. Әнә шул дүрт хәрефле сүз гомер буе озата бара безне. Яшәргә, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Өметне граммнар, метрлар белән үлчәп булмый. Әмма авыру кешеләргә ул тагын да күбрәк кирәк. Казанда яшәүче Наталия Садкова да бары тик яхшыга гына өметләнеп, улының тереләсенә ышанып яши.
- Артемийны көтеп алдык. Ирем белән икебезнең дә - икенче никахы. Беренче никахтан да балаларыбыз бар. Ә менә Артемий уртак сабыебыз булды. Барлык туганнар өчен дә тансык бала ул. Гомеребез буе шатландырырлар, сөенеч эчендә генә яшәрбез дип уйладык, - дип сөйли Наталия. - 2017 елның октябрь аенда чәчтарашханәгә бардык. Улымның чәчен заманча итеп алдырырга иде исәбем. Шунда чәч кисүче баланың башында шеш күреп алды. Моңа кадәр ничек үзем күрмәгәнмен?! Юкса, баламны гел яратып, кочаклап кына торам бит.
Шуннан соң Наталиянең төн йокылары кача. Иртәгесен ул улын табибка алып бара. Алар да күңелен төшерми, лимфа төеннәренә салкын тигән, дип кайтарып җибәрә. Антибиотиклар эчәргә кушалар. Наталия шулай эшли, улын тиешенчә дәвалый. Табиблар кабат тикшерә, анализлар сабыйда шеш юклыгын күрсәтә. Тик Яңа ел бәйрәме алдыннан Артемийның температурасы күтәрелеп китә.
- Ул чакта да башка начар уй килми. Салкын тигәндер дип уйладым. Тик температураны берничек тә төшерә алмагач, яңадан табиблар ишеген шакыдым. Бу юлы да биопсия алдылар. Монысында алар куркыныч хәбәр җиткерде: улымда яман шеш барлыгын әйттеләр. "Ходжкин авыруы" дигән диагноз куйдылар, - ди Наталия.
Бу авыруны Татарстанда дәваламыйлар. Артемий - бик сабыр бала. Нинди генә авырлык килсә дә, үзен тыныч тота. Аның бик тә тереләсе килә. Өйдә апа-абыйлары көткәнне белә ул. Кечкенә булса да, авыруын җиңәргә кирәклеген дә аңлый. "Хәзер без чит илдә. Табиблар баланы бөтенләй савыктырып булачак дип вәгъдә бирә. Ике химия курсын алдык инде. Тагын икене аласы калды, - ди әнисе. - Артемий бирешми. Әмма дәвалану өчен күп акча кирәк. Тиешле сумманың яртысын җыйдык инде. Тагын 1 миллион сумнан артык акча сорыйлар. Шуңа да сезнең газета аша мәрхәмәтле кешеләргә мөрәҗәгать итәргә булдым. Ярдәм итегезче!"
Артемий Афанасьевка булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
Әнисе Садкова Наталия Михайловна исемендәге
Саклык банкы карталары:
5469 6200 1613 1631
4817 7600 6229 3935
Элемтәгә керү өчен телефон номеры: 89172492903
Гөлгенә Шиһапова
Чыганак Ватаным Татарстан
Матбугат.ру
Нет комментариев