Бүген – Әниләр көне. Әниләрне олылауга багышланган халыкара бәйрәм Россиядә 1998 нче елдан бирле билгеләп үтелә. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, Татарстанда быел беренче бәбиен алып кайткан әниләр саны алдан фаразлаганнан да артып киткән. Моңа яшь әниләргә яңа төр пособие түләү дә ярдәм итә, ди министр. Әниләрне ничек кадерләргә
Илүсә Галиҗанова, китапханәче:
– Әнием үлгәндә миңа 3 яшь булган. Шуннан соң әти тагын өйләнгән. Мин гомерем буе әни сүзен әйтергә тилмереп яшәдем. Үги әнине мин дә, апаларым да кабул итә алмадык. Әти бәхетле яшәсен дип, сүз әйтмәдек. Тик ул озын гомерле булмады. Ә менә шуннан соң башланды инде хәлләр. Төп йортка үги әнинең кызы гына кайта торган булды. Үз нигезебезне сагынып яшәдек. Тик олыгайгач, үги әнигә ярдәм кирәк булды. Менә шулчакта мин аны үзебезгә алып кайтып карадым. Бу гамәлемә сөенеп бетә алмыйм. Үсеп килүче ике кызыма үрнәк булган икән бу эшем. Еллар узды. Хәзер инде мин үзем – дәү әни. Кызларымнан, кияүләремнән игелек күрәм.
Айгөл Биктимерова, Татарстан Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе:
– Әниләребезнең бер тулгагы гына да, гомер буе игелек итеп тә, кайтарып бетерә торган түгел. Аллаһы Тәгалә һәр баланың күңеленә анасына хөрмәт күрсәтә алырлык изгелек орлыклары салсын иде!
Камил Шәрәфиев, эшмәкәр:
– Мине әни кечкенә вактымда әтинең әнисенә калдырып киткән. Әбиемне әнием төсле яратып яшәдем. Ничек кенә кадерләп калырга тырышмадым. Ул да, син үз баламнан да артык, ди торган иде. Узган ел туган көненә кызыл розалар күтәреп кайттым. Шунда әбием рәхмәтен белдереп, әле безнең авылда кемнең баласы шушындый чәчәкләр бирә, диде. Шуннан соң ике атна да узмады, ул мәңгелеккә күзләрен йомды. Күңелемә әбием бик тә җитми. Яратып яшәсәм дә, бар назымны бирмәгәнмен төсле.
Лилия Шәрипова, декрет ялындагы әни:
– Әниләр көненә бер атна алдан әзерләнә башладым. Күпләп сату базарыннан бакча җиләге, җимешләр сатып алып кайттым. Хәзер шулардан баллы букетлар ясыйм. Әниләрен матур да, файдалы да бүләк белән сөендерергә теләүчеләр күп. Унбишләп букетка заказ алдым. Әниләргә дигәч, бәясенә дә акча кызганмыйлар. Бер букет бәясе уртача 1 мең 500 сум тора. Мәсәлән, быел 8 Март бәйрәмендә күбрәк 600-800 сумлык букетлар ясадым.
Алсу Мөхәрләмова, 15 бала анасы:
– Әнием исән түгел. Балаларның бишесе мәктәптә укый, калганнары зурлар инде. Иң олысы Хәлилгә – 32, кечесе Зөһрәгә – 8 яшь. Безнең заманда хәзерге кебек пособиеләр бирү юк иде. Һәр бала үз ризыгы белән туа. Берсен дә акча өчен дип тапмадык. Бәйрәмнәрдә мине дә, әтиләрен дә игътибарсыз калдырмыйлар. Кайта алмаганда, шалтыратып булса да котлыйлар. Миңа күбрәк чәчәк, өй кирәк-яраклары бирергә яраталар. Бергәләп телевизор бүләк иткәннәре дә бар. Кечкенәләре үз куллары белән нәрсә булса да ясап сөендерә. Бәйрәмнәрдә генә түгел, һәрвакыт аларның игътибарын тоеп яшим. Дөнья яме – балаларда! Әти-әни өчен иң мөһиме – аларның тәрбияле булуы.
Кадрия Идрисова, республика “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе:
– Безнең әни 81 яшькә кадәр яшәде. Ул исән чагында, командировкага юлым Актаныш аша үтә икән, беркайчан да әни янына керми калмый идем. Әнине соңгы юлга озатканнан соң, авылга ул кадәр ашкынып кайта алмыйсың. Әни ул – ана корт кебек бергә җыючы. Ана корт үлгәч, күч тарала. Әни исән вакытта кадерли белергә кирәк. Аннан соң елап йөрү, үкенү – әнине түгел, үзеңне кызганып елау ул. Менә шуны һәр кешегә аңлатасым килә.
Ватаным Татарстан
Нет комментариев