Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Грипп "эләктермәс" өчен борын куышлыгын чиста тотыгыз - табиб Гүзәл Сәгыйтова

Татарстанда грипп белән авыручылар санының 2017 елның гыйнвар уртасында артуы көтелә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгында матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйткән иде. Белгечләр грипп һәм кискен респиратор инфекцияләрне кисәтү чараларын кулланырга киңәш итә. "Татар-информ"...

Татарстанда грипп белән авыручылар санының 2017 елның гыйнвар уртасында артуы көтелә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгында матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйткән иде. Белгечләр грипп һәм кискен респиратор инфекцияләрне кисәтү чараларын кулланырга киңәш итә.

"Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесе әлеге чаралар хакында "Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе" дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесенең 1 нче сырхауханәсенең 1 нче санлы терапия бүлеге мөдире Гүзәл Сәгыйтовадан сорашты.

Гадәттә, башта балалар чирли башлый, аннары әти-әниләр, аннары эш коллективларына йога, - ди табиб.

"Авырудан саклану өчен халыкта киң кулланыла торган чаралар файдалы. Мәсәлән, балалар бакчаларында элек сарымсак муенсалары ясый иделәр. Хәзер дә шуларны киңәш итәм, алар файдалы, чөнки сарымсак фитонцидлары вирусны үтерә. Сарымсакны тәлинкәгә вак кына турап та куярга була - һавада вирус йөрмәячәк", - дип киңәш итә Гүзәл Сәгыйтова.

Хәзер даруханәләрдә составына интерферон кергән препаратлар күпләп тәкъдим ителә һәм рекламалана. Табиб фикеренчә, интерферон чараларын контрольсез куллану иммунитетны көчсезләндерә. Аларны бары тик комплекслы дәвалануда кулланып була, ди Гүзәл Сәгыйтова.

Грипп вирусларын организмга кертмәү өчен борын куышлыгын чиста тотуга аерым игътибар бирергә кирәк, дип саный табиб. Борынга оксолин мае сөртергә һәм борын куышлыгын тозлы су белән юдырырга мөмкин. Борынны ешрак юдырган саен вирусларның бер өлеше шул су белән китәчәк. Бу пычрак идән юу белән бер. Әгәр борын һәм авыз куышлыгында тубокварц ясасаң да, кеше авырмаячак. Дәвалау учреждениеләрендә, операция блокларында юкка гына кварц үткәрмиләр бит. Шул ук балалар бакчаларында да йокы бүлмәләрендә кварц ясасалар, булышыр иде, ди табиб.

"Вирусларны организмга үтәргә комачаулы торган барьер чарасы дип марля битлекне атап була. Ул 4 катлы марлядан булырга тиеш. 4 катлы, кайнар үтүк белән бастырылган марля битлек даруханәдә сатылганына караганда яхшырак. Аны сәгать саен алмаштырып торырга кирәк, 15 минут саен алмаштырып торсаң, тагын да яхшы. Битлекне иртән киеп, кич салсаң, ул үзе үк вирус чыганагы булачак. Битлекне өйдә авыру кешегә дә, сәламәтенә дә кияргә киңәш итәм", - диде Гүзәл Сәгыйтова.

Әгәр авыра башлаганыгызны сизсәгез, һичшиксез, табибка барырга кирәк, дип кисәтә табиб: "Сырхауханәгә барып, вирус таратып йөргәнче, табибны өйгә чакыруны киңәш итәм. Вируслы инфекция булганда, аңа каршы терапиядән бигрәк, симптоматик дәвалану кирәк. Аскорбин кислотасы, глюкоза, күп күләмдә җылы эчемлек, компот, морслар кулланырга һәм, әлбәттә, 3-5 көн ятып кына торырга кирәк, юкса чирнең өзлегүләргә китерүе ихтимал".

Вируслы инфекциягә антибиотикларның булышмавын да билгеләп үтте табиб. Антибиотик бактерияне үтерә, ә вирусны вируска каршы препарат кына үтерә. Табиб фикеренчә, вируска каршы көрәшерлек нәтиҗәле дарулар әле юк та. Алар эшләнеп кенә килә. Вирус бик хәйләкәр, ул бактерия кебек аерым яшәми. Бактерия эре, ә вирус вак. Вирус организм күзәнәгенә үтеп кереп, чир тудыра, ди Гүзәл Сәгыйтова.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев