Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

ГРИППКА КАРШЫ – БАЛАН

Салкын тидереп авырсам, яки грипп йоктырсам, гел балан белән дәваланам. Сезгә дә шуны киңәш итәм. Баланны чистартып, өстенә шикәр комы салырга. Шуны бер тәүлек өстәл өстендә тотарга. Аннан яхшылап төеп, иләк яки марля аша чыгарырга. Барлыкка килгән пюре өстенә кайнаган җылы яки чишмә суы өстәргә. Мин чама белән эшлим, күләмен...

Салкын тидереп авырсам, яки грипп йоктырсам, гел балан белән дәваланам. Сезгә дә шуны киңәш итәм.
Баланны чистартып, өстенә шикәр комы салырга. Шуны бер тәүлек өстәл өстендә тотарга. Аннан яхшылап төеп, иләк яки марля аша чыгарырга. Барлыкка килгән пюре өстенә кайнаган җылы яки чишмә суы өстәргә. Мин чама белән эшлим, күләмен үлчәп торган юк. Эчемлекне көнгә 2 тапкыр яртышар стакан эчәргә. Чәйгә өстәп эчәргә дә була. Мондый шифалы дару иммунитетны күтәрә.
Балалар андый эчемлекне бик яратып бетерми. Аларга мармелад ясасагыз файдалы булыр. Баланның төшләрен алып, иләк аша чыгарырга. Пюрега 1:1 нисбәтендә шикәр комы кушарга. Сүлпән утка куеп, кайнатмыйча, 35 градуска кадәр шикәр эреп беткәнче болгаткалап торырга. Әзер булгач, кечкенә савытларга тутырып куярга. Баланның бернинди әчесе, исе калмый, балалар бик яратыр.

Наилә ГЫЙЛЕМХАНОВА.

Чыганак:https://vk.com/salamtlek

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев