Теләче Информ

Гриппка каршы прививка ясатуның файдасы зур, фельдшер-акушерлык пунктларына мөраҗәгать итегез

Көз җитү белән салкын тиеп авыручылар саны арта. Кискен респираторлы вируслы инфекция (ОРВИ) һава-тамчы юлы белән таралучы авыруларның иң киң таралганы. Аны грипп, респиратор-синцитиаль, метапневмо һәм парагрипп төренә кергән короно, рино, адено һәм баковируслар китереп чыгара. Нигездә өске сулыш юллары ялкынсына. Грипп җиңел формада үткәндә авыру билгеләре 3-5 көн саклана....

Көз җитү белән салкын тиеп авыручылар саны арта.
Кискен респираторлы вируслы инфекция (ОРВИ) һава-тамчы юлы белән таралучы авыруларның иң киң таралганы. Аны грипп, респиратор-синцитиаль, метапневмо һәм парагрипп төренә кергән короно, рино, адено һәм баковируслар китереп чыгара. Нигездә өске сулыш юллары ялкынсына. Грипп җиңел формада үткәндә авыру билгеләре 3-5 көн саклана. Өлкәннәрдә сизелеп торган хәлсезлек берничә көн дәвам итә. Әмма өзлегүләр була калса, үпкә кабарырга (пневмония), тыныч кына торган хәлдә дә сулыш алу кыенлашырга, моңа икенчел бактериаль катлауланулар өстәлергә мөмкин. Гриппка каршы вакцина иң ышанычлы ысул булып санала. Прививканы грипп сезоны башланганчы ясатырга кирәк. Әлеге профилактика чарасы бигрәк тә еш салкын тиеп авыручылар, диабет, хроник чирләрдән интегүчеләр, кан басымы югары, йөрәгендә ишемия булган кешеләр өчен аеруча әһәмиятле.
Бу максаттан "Гриппол", "Гриппол плюс", составында иммуномодулятор булган "Полиоксидоний" һәм 2015 елдан "Совидон"лы "Совигрипп" вакциналары кулланыла. Район үзәк хастаханәсенә "Совигрипп" вакцинасының беренче партиясе кайтты инде. Аны ОРВИ һәм грипп авырулары башланып киткәнче алу мөһим. Моның өчен фельдшер-акушерлык пунктлары мөдирләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Прививка ясаткан кеше грипп белән авырып китсә дә, аны җиңел формада үткәрә, өзлегүләр булмый.
Әлфия Степанова, район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: