Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Грипптан һәм ОРВИдан ничек сакланырга?

Көзге юеш салкын һава торышында гадәттәгечә чирләү сезоны башланды. Хәзерге заманда аңардан саклану өчен нинди генә чаралар уйлап тапсалар да, күпчелегебез бу вакытта барыбер берәр төрле вирус эләктерүдән котылып кала калмый. Гриппка каршы төп профилактика чарасы булып вакцина ясату тора. Аны вакытында эшләү 80 процент халыкны чирдән саклавын белгечләр төгәл...

Көзге юеш салкын һава торышында гадәттәгечә чирләү сезоны башланды. Хәзерге заманда аңардан саклану өчен нинди генә чаралар уйлап тапсалар да, күпчелегебез бу вакытта барыбер берәр төрле вирус эләктерүдән котылып кала калмый.

Гриппка каршы төп профилактика чарасы булып вакцина ясату тора. Аны вакытында эшләү 80 процент халыкны чирдән саклавын белгечләр төгәл беләләр. Ләкин прививканың грипп вирусының билгеле бер штаммына гына каршы торуын истән чыгармагыз. Хроник авырулардан интегүчеләргә, күп кешеләр белән аралашучыларга, әлбәттә, аны ясатырга кирәк. Ул грипптан йөз процентка саклый алмаса да, чирне җиңел үткәрергә булыша һәм өзлегүгә китерми. Әгәр дә сездә йомырка аксымына аллергия булса, прививка кирәкми, чөнки барлык вакциналарны да аның нигезендә ясыйлар. Шулай ук салкын тидергән очракта, хәлсезлек сизсәгез вакцина ясатуны чигереп торыгыз. Вакцина ясаткач, аның тәэсире 2-3 атнадан соң гына башлануына да игътибар итегез.
Профилактика чарасы итеп борынга оксолин яки виферон мае сөртергә мөмкин. Өйгә кайткач борын тишекләрен аквамарис белән юдырыгыз. Әгәр дә аллергия булмаса, умарта балавызы да (прополис) бик яхшы профилактика чарасы дип исәпләнә. Грипп котырган чорда балаларга атнага бер тапкыр оциллококцинум даруы эчерү дә бик нәтиҗәле. Гөлҗимеш, кара һәм кызыл карлыган, балан төнәтмәләре дә файдалы. Әгәр дә сезгә яраса, рационда сөт ашамлыкларын (эремчек, каймак), аксымлы продуктларны (балык, йомырка, ит) арттырыгыз. Витаминнардан файдалану турында төрле сүзләр йөрсә дә, мин профилактика йөзеннән көненә 0,5 мг, чирләгән вакытта 2 мг С витамины кабул итәргә киңәш итәм. Тик аны ике айдан да арттырмаска кирәк.
Соңгы елларда вакцинадан тыш профилактика чарасы итеп, иммунитетны саклау өчен күп төрле дарулар чыкты. Алардан Европа һәм Американың байтак илләре файдалана. Шунысын да әйтергә кирәк, бу препаратларны чит илләрдә натураль нигездә, үсемлек компонентларыннан ясыйлар, ә безнекеләр искечә, күбрәк химияне хуп күрә. Әмма даруларның барысын да табиб киңәшеннән башка эчәргә ярамый.
ОРВИдан аермалы буларак грипп вирусы эләктергән кешенең кинәт кенә температурасы югары күтәрелә, башы авырта, сөякләре сызлый башлый. Бу төп симптомнарны үзегез дә билгели аласыз, ләкин төгәл диагнозны ачыклар өчен барыбер табибка күренергә кирәк. Ахырдан төрле өзлегүләр килеп чыкмасын өчен үз белдегең белән дәваланырга һичшиксез ярамый. Гриппны (ОРВИның башка төрләрен дә кертеп) тиешенчә дәваламасаң, өзлегеп пневмония, бронхит һәм ангина кебек тагын да куркынычрак чирләр китереп чыгарырга мөмкин.
Татьяна АЛИХАШКИНА, терапевт, югары категорияле табибә.

---
Татарстан яшьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев