Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

“Гром”, “Алмас” – АЛГА!

Шәтке егет-кызлары элек-электән спорт белән дус халык, моның асылы әлбәттә, шәкертләре өчен җан атып, ихлас күңелдән яшьләрне дәртләндереп, үзе дә һәрчак яшь күңелле тренер - Илнар Фәрит улы Җәләевтан дисәң, бер дә ялгыш булмас. Әйе, районыбызның әлеге төбәгендә хоккейны үз итәләр. Хоккей җене кагылган егет-кызлар, футбол белән дә кызыксына. Шушы...

Шәтке егет-кызлары элек-электән спорт белән дус халык, моның асылы әлбәттә, шәкертләре өчен җан атып, ихлас күңелдән яшьләрне дәртләндереп, үзе дә һәрчак яшь күңелле тренер - Илнар Фәрит улы Җәләевтан дисәң, бер дә ялгыш булмас.
Әйе, районыбызның әлеге төбәгендә хоккейны үз итәләр. Хоккей җене кагылган егет-кызлар, футбол белән дә кызыксына. Шушы көннәрдә узган 2003-04 елгы егет-кызлар арасында футбол буенча район беренчелегендә кызлар командасы 1нче урынны, ә егетләр командасы 3нче урынны яулады.
Илнар Җәләев тәрбияләгән спортчыларның күбесе бүген Казанда төрле уку йортларында белем ала, алары да, авылдан киттек тә, хоккейны оныттык димәгән, шәһәрдә үзләренең "Гром" командасын туплап, Идел буе һәвәскәрләр хоккей лигасының "С" дивизионында әлеге дивизиягә кергән командалар белән кичке сигездән соң шәһәрдәге төрле боз сарайларын арендага алып уйныйлар. Әлеге команданы туплап, уеннарны оештырып йөрүче, «Гром»ның капитаны исә районда танылган хоккейчылар нәселеннән, Илнар әфәнденең улы Ильфир Җәләев. Ильфир үзе Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә белем ала. "Гром"лылар шушы көннәрдә генә Питрәч командасын 5:3, Казанның «Прайд» хоккей командасын 5:2 исәбе белән җиңгәннәр. "Гром" - данлыклы хоккей командасы. Әлбәттә, остазларның бүген шәкертләре, дәвамчылары да үсеп килә, алары исә якташыбыз, легендар шәхес Алмас Җәләев истәлегенә командаларын "Алмас" дип атады. Яшь спортчыларга хыялларын тормышка ашыруда район башлыгы Илдус Зарипов һәм "ФОРТЕКС" төзелеш компаниясе зур ярдәм күрсәтә. Командаларга "Гром" + "Алмас" эмблемалары төшерелгән майкалар тектергәннәр, капкачы формасы да ярдәм йөзеннән бирелгән. Әнә шулай, шәткелеләр һәрнәрсәдә дә алдынгы булырга тырыша, аларның бердәмлекләре, тырышлыклары һәм кызыксынулары игътибарга һәм хөрмәткә лаек. Уңышлар сезгә "Гром" һәм "Алмас" командасы, яңа җиңүләр, яңа үрләр!
Рәфилә Шәмсетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев