Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Гыйлем - барлык эшләрнең нигезе, яки районыбыз мәгариф өлкәсендә дә алдынгы

Районда барлыгы 46 мәгариф учреждениесе - 27 мәктәп, 17 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы исәпләнә. Ике өстәмә белем бирү учреждениесендә 1121 укучы шөгыльләнә. Мәктәпләрдә 246 югары белемле укытучы хезмәт куя. Педагогик хезмәткәрләрнең 80%ы квалификацион категориягә ия. 28 педагог «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнә. 14 педагог «РФ гомуми белем бирү...

Районда барлыгы 46 мәгариф учреждениесе - 27 мәктәп, 17 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы исәпләнә. Ике өстәмә белем бирү учреждениесендә 1121 укучы шөгыльләнә. Мәктәпләрдә 246 югары белемле укытучы хезмәт куя. Педагогик хезмәткәрләрнең 80%ы квалификацион категориягә ия. 28 педагог «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнә. 14 педагог «РФ гомуми белем бирү мәгарифенең мактаулы хезмәткәре» исемен йөртә.

2015-2016нчы уку елы нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлекләрнең «Милли мәгариф үсеше» рейтингында Теләче районы 2нче урынга лаек булды. Районда татар теле һәм әдәбияты буенча сәләтле балалар белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Укучылар ел саен мактаулы урыннар ала. 2014-2015нче уку елында республика олимпиадасында 5 укучы призлы урын яулый. Узган уку елында исә 17 укучының икесе җиңүче була, 9ы призлы урыннар ала. Халыкара олимпиадада «Габдулла Тукай иҗатын иң яхшы белүче» номинациясендә Теләче мәктәбе укучысы Алинә Фәсхетдинова җиңүче булды. «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә Иске Җөри мәктәбе укучысы Илсаф Тимербаев 2014-2015нче уку елында «Яшь шагыйрь» номинациясендә 1нче урынны алса, узган уку елында 2нче урынга лаек булды. Укытучылар да укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү, педагогик тәҗрибә һәм осталыкны тарату, туган телләрне үстерү максатыннан үткәрелгән иҗади, һөнәри бәйгеләрдә теләп катнаша. Россиякүләм «Туган тел» мастер-класс бәйгесендә Олы Нырсы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Мөбинова 2нче урынны яулады.

Белем бирү өлкәсендә үзгәрешләр дә юк түгел. Сингапур компаниясе белән берлектә гамәлгә ашырыла торган укытучыларга методик ярдәм күрсәтүне үзгәртеп кору проекты кысаларында районда барлыгы 328 мөгаллим яңача укытырга өйрәнде. Ә Олы Мәтәскә урта мәктәбе Өстенлекле мәктәп буларак сайлап алынды. Биредә яңа алымнар кулланып дәрес бирелә, Сингапурдан килгән тренерлар белән дә тыгыз элемтәдә торыла. Шунысын да әйтеп үтү кирәк, Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе төрле исемдәге грантларда да актив катнаша. 2011-2012нче уку елында «Дәрестән соң мәктәп» грантына ия булса, 2012-2013нче уку елында «Укучыларга Мейкертон 3д-принтер» грантын алды. Ә 2014-2015нче уку елында фәнни-техник иҗат өчен база мәйданчыгы ачуга республика грантын отты.

Мәсәлән, соңгы биш елда гына да иллеләп мөгаллим «Иң яхшы укытучы» грантына ия булган. «Гыйлем юлы - бик кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр. Шулай булса да, очы - бәхеткә, ахыры - камиллеккә барып туктыйдыр», - дип язган мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев