Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Халык синоптигы: "Февральдә ике буран булмый калды, суыклар да киләчәк"

Язның иртә килүе яшь җилкенчәкне шатландырса да, өлкән буын кешеләре аңа артык сөенми. Чөнки табигать законнары буенча яз вакытыннан күпкә алда җитте. Татарстанның Балтач районы Яңгул авылында яшәүче "халык синоптигы" Әмир Шәрәфиев һава торышының халәтен "быел февраль белән март килмәде", дип бәяләде. - Мондый "кирле-мырлы" яз 1974 һәм 1989 елларда...

Язның иртә килүе яшь җилкенчәкне шатландырса да, өлкән буын кешеләре аңа артык сөенми. Чөнки табигать законнары буенча яз вакытыннан күпкә алда җитте. Татарстанның Балтач районы Яңгул авылында яшәүче "халык синоптигы" Әмир Шәрәфиев һава торышының халәтен "быел февраль белән март килмәде", дип бәяләде.
- Мондый "кирле-мырлы" яз 1974 һәм 1989 елларда булган иде. Күрәсең, 10-15 елга бер мәртәбә кабатлана торгандыр. Февраль ахыры - март башындагы җылылык аномаль дип бәяләнә. Шулай итеп, бөтен суыклар апрель-майга калды. 7-20 март арасында "хут суыгы" керергә тиеш иде. Бу вакытта иртә-кич суык, көндез җылы була. Әмма февраль ахырыннан ук шактый җылыта башлады. "Хут суыгы"ның февральдә булуын яраталар. Ул ашлык башагы тулу өчен әйбәт.
Әмир абый сүзләренчә, быел яз гадәттәгедән өч атнага иртәрәк хакимлек итә башлаган. Кара каргалар 27 февральдә үк килгән. Алар "дөрес" язда 15 марттан соң гына кайтырга тиеш.
- Сыерчык бураны - кышның иң соңгы бураны, - ди Әмир абый. - Аны санап, әле өч буран буласы бар. Иртәме, соңмы, барыбер була ул. Яз озакка сузылачак та, җәй ашык-пошык кына киләчәк. Яздан җәйгә күчеш чоры булмый. Табигать тиз арада яшәрә, чәчәкләр тиз ата һәм тиз сула.
Гадәттә, 8 июньнән соң Татарстанда кырау төшми. Ә болай иртә килгән язда кырауларның соңга каласын көт тә тор. Бакчачылар өчен дә кулай түгел ул - рассаданы ачык һавага күчерүе авырлыклар тудырачак.
- Иртә килгән яз - хәвефле җәй алып килә, диләр халыкта. Җил-давыллар, боз явуы ихтимал. Бер елны май аенда кар яуды. Колхоз рәисе түбә алыштырырга тотынган иде. Ап-ак кар астында калды. Көтү дә чыккан иде. Кар яугач, өч көн бүленеп тордылар, - дип искә ала Әмир абый.
Кар суы җир өстендә, җирдә туң бар. Игеннәр дә әйбәт кышлады. Менә, язгы ташуның кинәт төшү ихтималы бар быел.
Үз вакытында килгән язда, февраль ахырында ике-өч көн җылы булып алырга тиеш. Халык телендә ул "каз-үрдәк котырту җылысы" дип йөртелә. Җылы көнгә, кояшка канатланып, кошлар йомыркага утыра. Әмир абый күзәткәнчә, быел февральдә бүленеп ике тапкыр җылыткан. Шулай итеп "хут суыгы" бүленеп калган булып чыга.
Әмир абый суыкларның март-апрельдә булып калуы яхшы, ди. Шулай да бу һава торышы җимеш агачларына кайнар су коеп, корткычларны үтерү өчен уңайлы чор. Һава температурасы атна-ун көн шушы тирәдә торачак. Мәскәүдә плюс тамгасы булса да, безгә Себер антициклоны тәэсир итә. Шуңа күрә салкынчарак.
- Суыклар июньгә дә калырга мөмкин. Июль ахырында сабан башаклары тулышып пешкәндә эссе көннәр тора. Ашлык та уңар быел. Тик урак өстендә һава торышы бозылачак. Алдан әйткәнемчә, давыл, боз яву кебек табигать бәла-казалары да читләп үтмәс кебек, - дип фаразлый Әмир Шәрәфиев.
Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев