Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Хатларыгыз илһам бирде, рәхмәт!

Хәтерләсәгез, ноябрь аенда «Теләче» газетасында кыйммәтле бүләкләр уйнатачагыбызны хәбәр иткән идек. Бәйгедә катнашу өчен газета укучыларга шул анкетаны тутырып, 2016 елның беренче яртыеллыгына язылу турында квитанцияләрен редакциягә җибәрергә кирәк иде. Алдымда сездән килгән хатлар… Ниндиләре генә юк, газета битендә басылган анкета кысаларына гына сыймыйча, хәтта бер табак бит тутырып язганнары...

Хәтерләсәгез, ноябрь аенда «Теләче» газетасында кыйммәтле бүләкләр уйнатачагыбызны хәбәр иткән идек. Бәйгедә катнашу өчен газета укучыларга шул анкетаны тутырып, 2016 елның беренче яртыеллыгына язылу турында квитанцияләрен редакциягә җибәрергә кирәк иде.

Алдымда сездән килгән хатлар… Ниндиләре генә юк, газета битендә басылган анкета кысаларына гына сыймыйча, хәтта бер табак бит тутырып язганнары да. Укучыларыбыз битараф булмавы сөендерде. Игътибарны җәлеп иткән кайбер хатларга аерым тукталмый мөмкин түгел.

Хәзерге вакытта Байлар Сабасында яшәүче, Орымширмә авылында туып-үскән, Теләче, Олы Нырсы, Югары Кибәхуҗа авылларында ничәмә-ничә балага белем биргән ветеран-укытучы Флюра Фәйзиева мәсәлән, Теләче газетасын 10 ел алдыра икән. Күрше районда яшәгәч, туган як яңалыклары бигрәк тә кадерле, дип яза ул. «Газетаның һәрбер санын көтеп алам, яратып укыйм. Иң беренче соңгы битенә күз төшерәм, кара рамкалы кайгы уртаклашу язулары күренмәсә, Аллага шөкер, авылдашларым, хезмәттәшләрем исән-имин, бәла-казалар юк, дип сөенәм. Редакциягә белемле, иҗади эшләүче коллектив тупланган, барлык язмалар да эчтәлекле, мисаллар белән баетылган. Алга таба да яраткан газетам, район яңалыкларын, аның булдыклы кешеләре, уңышлары турында үз укучыларына вакытында җиткереп, ирештереп торырга язсын!» - дип тирән эчтәлекле хат язган ул, рәхмәт Сезгә, Флюра апа.

Орымширмә авылында яшәүче Тәкъминә апа Закирова, өлкән яшьтә булсам да, конкурста катнашырга күңел җилкенеп куйды әле, дигән. Хатлар арасында үзебезнең күңелләрне җилкендерүчеләре дә күп булды, мәсәлән Субаш авылыннан Мария ханым Кузнецова безне котлап Яңа ел открыткасы салган, сезгә, бәйрәм рухы тудырган өчен, аерым рәхмәт.

Теләчедән Кәниф абый Сафин, газетабызда ниләр ошамый дигән сорауга, «ошамаса, яздырмас идем» дип язып куйган, ни дисең, кыскалыкта - осталык!

Конкурста катнашучылар арасында ветеран хәбәрчеләребез дә бар, алар - Максабаш авылыннан Тәнзилә апа Шәрәфиева, Үзәк бистәсеннән Барый абый Хәлиловлар. Алар инде ничәмә-ничә еллар безнең белән хезмәттәшлек итеп, газетаның һәр санын бер хәрефен дә төшереп калдырмый укып баручыларыбыз. Барый абый мәсәлән газетабызның әле без дә белмәгән тарихи урыннары белән дә таныштырып узган. «1957-1959 елларда Теләче районының «Югары уңыш өчен», соңрак «Колхоз байрагы» газеталарын үземә алдырдым. 1959 елның көзе, Шәтке авылыннан район үзәге Теләчегә җәяүләп китеп кундым, иртән Казанга китәсе. Чөнки мин Теләчебезнең «Югары уңыш өчен» газетасы редакциясе тарафыннан, эшче һәм авыл хәбәрчеләренең III өлкә съездына делегат итеп сайланган идем. Тагын яңадан туу. Теләчебез кабат район үзәгенә әйләнеп, аның үз газетасы "Теләче хәбәрләре", озакламый "Теләче" газетасы булдырылу без - хәбәрчеләрне бик сөендерде. Шул еллар дәвамында район газетасыннан бер дә аерылган юк», - дип саллы, тарихи мәгълүматлар, киңәш-тәкъдимнәргә бай булган эчтәлекле хат юллаган Барый абый. Ә Сауш авылыннан Хания ханым Якупова газетаны ничек укуы турында тәмләп яза: "Газетаны почта тартмасыннан алу белән, капка төбендәге эскәмиягә утырып бер кат карап чыгам, ә инде кич белән, эшләр беткәч, икенче кабат тәмләп, сүзен-сүзгә, бер хәрефен дә калдырмый укыйм".

Ямбулат авылыннан Рәхилә апа Шәвәлиева: "Балаларым кайтып-китеп йөри, мин ялгыз яшим, шуңа да "Теләче" газетасы килгән көн минем өчен - бәйрәм, ялгыз кеше әллә-кая чыгып йөрми, шуңа да газетаны укыгач, барлык чараларга да үзем барып кайткандай булам, сез минем атнага ике тапкыр килә торган кунакларым".

Теләчедән Ләлә ханым Ибраева исә теләкләрен шигырь юлларына салган: "Әй, "Теләче" газетасы,

Җылытасың күңелләрне.

Яшә, әйе, күкрәп, яңгырап яшә,

Яулап яңа үрләрне!"

Укучыларыбыз газетадагы белдерү аша тавык-чебеш, сыер, машина, төзелеш материаллары һәм башка кирәк-яраклар алулары турында, "Халык авазы" аша авылдагы проблемаларны хәл итүләре турында да язганнар. Теләк-тәкъдимнәр арасында - әхлак, дин, яңа законнар, үрнәк гаиләләр турында, юмор-сатирага күбрәк урын бирсәгез иде дигәннәре бар. Район буйлап өйләнмәгән ирләр күп, шулар өчен таныштыру рубрикасы булса иде дип тәкъдим кертүче дә бар. Авыл борчулары белән дә уртаклашканнар, Тәмте-Мәтәскәләр, мәсәлән, кибетебез юк, машина белән булса да китереп булмасмы дигән. Саушлар, авыл баганаларында ут юк, дип язган. Киләчәктә сез тәкъдим иткән темалар барланып, газета битләрендә урын алыр дип ышанабыз.

Тиздән бәйгегә нәтиҗә ясар вакыт җитә, Олы Мәтәскәдән Фәния апа Камалиева язганча "Газетада бәйге чыккан икән, катнашып бәхетне сынап карарга исәп!" Ә бәхетне сынау көне. бүген - 15 гыйнвар көнне "Теләчеинформ" мәгүлүмат үзәге бинасында булачак. Бүләкләр, әлбәттә, һәр катнашучыга да булмас, шулай да һәрбарчагызга аерым рәхмәтләребезне җиткерәбез, катнашуыгыз, "Теләче" газетасы белән бергә булуыгыз өчен рәхмәттән башка сүз юк!

Ихтирам белән - Рәфилә Шәмсетдинова

"P.S." Җиңүчеләрне билгеләүне видеокамерага төшереп, видеоязманы сайтыбызда урнаштырачакбыз, нәтиҗәләр газетабызның киләсе санында басылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев