Урамнарга, бакчаларга, Урман, кырлар өстенә Ак мамыктай күбәләк кар Төшә дә төшә генә. Яңа яуган кар шыгырдый, Өстенә баскан саен, Курыкмыйча каршылыйбыз Салкын кыш аен. Урамга чыктык шаулашып, Йортлардан чана тартып; Уйныйбыз учта йомарлап, Юеш кар тубы атып.
Урамнарга, бакчаларга,
Урман, кырлар өстенә
Ак мамыктай күбәләк кар
Төшә дә төшә генә.
Яңа яуган кар шыгырдый,
Өстенә баскан саен,
Курыкмыйча каршылыйбыз
Салкын кыш аен.
Урамга чыктык шаулашып,
Йортлардан чана тартып;
Уйныйбыз учта йомарлап,
Юеш кар тубы атып.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз