Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Хезмәт хаклары күтәрелерме?

Елның яртысы узгач, билгеле бер нәтиҗәләр ясарга яратабыз. Ел уртасы һәм ахыры, гадәттә, хезмәт хаклары артуы һәм индексациясенә бәйле. Эш кешесе тир түгеп башкарган хезмәте тиешенчә бәяләнүен көтә. 2016 елның икенче яртыеллыгында Россия ширкәтләренең бары тик 13 процентында гына хезмәт хакларының артуы планлаштырыла икән. Махсус тикшеренүләр порталы уздырган сораштыруда шуны...

Елның яртысы узгач, билгеле бер нәтиҗәләр ясарга яратабыз. Ел уртасы һәм ахыры, гадәттә, хезмәт хаклары артуы һәм индексациясенә бәйле. Эш кешесе тир түгеп башкарган хезмәте тиешенчә бәяләнүен көтә. 2016 елның икенче яртыеллыгында Россия ширкәтләренең бары тик 13 процентында гына хезмәт хакларының артуы планлаштырыла икән.


Махсус тикшеренүләр порталы уздырган сораштыруда шуны ачыклаганнар: эш белән тәэмин итүчеләрнең өчтән ике өлеше хезмәт хакларын арттырырга планлаштырмый. Ә һәр бишенче респондент бу сорауга җавап бирергә авырсына.

Бизнес вәкилләренең бик сирәге генә үз хезмәткәрләренең эше өчен түләүне арттырырга җыена. Шунысын да искә төшерик: хезмәт хакын 2011 елның җәендә аеруча күп арттырганнар. Ул вакытта башкарган эшне бәяләп, эш хакын арттырган Россия ширкәтләренең күләме 22 процентка җиткән.

Ә 2014 елга кадәр хезмәт хакы күләме артуы, гадәттә, ел ахырына барып тоташкан. Моннан ике ел элек эш белән тәэмин итүчеләр хезмәткә түләү фондында җәен дә, кышын да экономияләгәннәр. Ә 2015 елда күрсәткечләр үзгәргән: июньдә хезмәт хакы арту 18 процентка җитсә, декабрьдә - 17 процент булган.

Кадрлар буенча белгечләр әйтүенчә, быел иң яхшы күрсәткечләре булган, яхшы нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләр, шулай ук үз өстенә өстәмә йөкләмә алганнар хезмәт хаклары артуга өмет итә ала.

Бер ел эчендә IT-өлкәдә эш белән тәэмин итүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән хезмәт хаклары 8,2 процентка арткан. Төзелеш тармагында, банк секторында, маркетинг, реклама өлкәсендә исә 3-4 процентка үскән. Ә кадрлар өлкәсендә исә хезмәт хаклары үзгәрмәгән диярлек.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X