Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Хәния хатлары яки “Яшәү яме”

Ноябрь салкыныннан тәнем генә түгел,җаным өшеп, табиб бүлмәсендә утырам.Йокысыз чыккан төнем күз асларыма үзенең күксел пәрдәсен элгән.Башымның чатнавына түзәр әмәлем юк.Тынган колакларымны салкын бармакларым белән чеметеп-чеметеп алам.Алдымда утырган табибның сораулары каяндыр мәгарәдән ишетелгән сыман: -Сезнең уйлар өчен биш минут вакытыгыз бар!Я сез аны алып кала аласыз,я саубуллашасыз,гомере кыл өстендә...Табиб мине...


Ноябрь салкыныннан тәнем генә түгел,җаным өшеп, табиб бүлмәсендә утырам.Йокысыз чыккан төнем күз асларыма үзенең күксел пәрдәсен элгән.Башымның чатнавына түзәр әмәлем юк.Тынган колакларымны салкын бармакларым белән чеметеп-чеметеп алам.Алдымда утырган табибның сораулары каяндыр мәгарәдән ишетелгән сыман:
-Сезнең уйлар өчен биш минут вакытыгыз бар!Я сез аны алып кала аласыз,я саубуллашасыз,гомере кыл өстендә...Табиб мине җәхәннәм утына салып ,кабинетыннан чыгып китә.
Мин аптыраудан гаҗиз булган кулларымны әле кесәләремә тыгам,әле күкрәгемә куеп ,кысылган тынымны иреккә чыгармакчы булам.Аптырагач,телефоныма үреләм.
Смслар белән чуарланган телефонымда Хәния язмасына күзләрем төшә:
"Югалдың...Кайларда йөрисең...Без юлда...Нишләптер эч поша,Гөлнур! Ни дә булса бармы әллә?"
Их ,Хәниякәем,ничек югалмыйм ди?!Язмыш мине тагын сагыш арбасына утыртып,ярдан тәгәрәтте...җавап язарлык хәлем юк.Ишек ачыла:
-Уйладыгызмы?
-Әйе!Тик улымны да чакырыгыз!Аның белән дә киңәшәсем килә!
Табиб телефонга үрелеп каядыр шалтыратып ала.Төне буе аңсыз ,үлем күзенә карап яткан әтисе янында кизү торып,арыган ,йөзенә талчыгу сореме сарылган улым кабинетка килеп керә.Улым белән әтисенең гомерен саклап калу турында киңәшеп алабыз.
Табиб иремә операция ясау кирәген аңлаткач та,бездән рөхсәт язуына куллар куйдырып,озатып кала.
Нурсыз коридорда арлы -бирле йөрим.Нишләргә белми ,гаҗизлектән,коридорның әле бер почмагына,әле икенчесенә сөялеп ,елыйм да елыйм.Шулвакыт иңнәремә җылы куллар кагыла.
-Гөлнур апа!Яле менә хуш исле чәй ясадым,йотып куегыз,-дип миңа чибәр генә ханым чынаяк суза.Телевидение дикторы Гөлназ Гыйниятова икән!-
-Мин сезне баядан бирле күзәтәм,инде 3 сәгать бит ни утырмыйсыз,ни бер тамчы су капмыйсыз!Эчеп куегыз,үлән чәе бу,тынычланырсыз!
Гөлназ чәен эчкәч,мин ,чыннан да ,азрак үземне кулга алып.коридордагы диванга төртеләм.
Кесәмдә телефоным зеңләп куя,әмма минем сөйләшер хәлем юк.Шулай да ,ачып карыйм.Беразга гына булса да онытылып торасым килә.Ирексездән берничә смсны укып куям.
"Бу сиңа охшамаган әле,Гөлнур,бер сүз дә язмагансың!Ни бар?Нидер бар сыман..."Хәниянең нечкә күңеле ничә йөз чакрымнар аша минем күңел бураннарын сизгән ,күрәсең!
"Хәния,ирем ....операция өстәлендә..менә 6 сәгать инде..Әле врачлар чыкмады...Хәле бик авыр..."дип язып куям.Мин инде бу көнне башка телефонымны ачарлык көч тапмыйм.Ут эчендә яшәгән тәүлекләр башымны мең төрле уйлар чытырманлыкларына алып керә дә шунда адашып калам.Чыга алмый газапланам.
Берничә көннән өстемә ябырылып төшкән хәсрәт салкыныннан боегып калган өебезнең ишекләрен ачып керәм.Күңелемне җылытырлык сәбәп,эш эзлим.Кулларым кая барып тотынырга белми.Өй генә түгел,елның елында гүзәл чәчкәләре белән сөендергән гөлләрем боегып ,башларын түбән игән,яфраклары,чәчкәләре идәнгә сибелгән.Кулга бер эш булсын дип,шулпа куям..
Менә -менә ишектән:"Биш минут кына вакытым бар,берәр нәрсә каптырам да,авылга китәм,"-дип ашыгып ирем кайтып керер төсле.Кухня өстәлендә телефоным туктаусыз чылтырый да чылтырый.Бик кирәклеме икән дип,кесә телефонын ачып карыйм.Таныш түгел номерлар...Әллә күпме шалтырау булган...Казанда чакта рәтләп җавап яза алмаганга күрә,берничә кешегә смс язарга җыенам.
Беренче Хәниягә язам: "Минем бик авыр чакларым әле,Хәния! Иремә гемарраг.инсульт булды , комада... бик авыр кичердек..хәзер 7нче хастаханәдә Казанда...өмет кенә бер тау кадәр...өметләнәбез инде...бик авыр күңелгә...чак түзәм..."
Хәния җавабын шунда ук юллый:
"Аййй -хаййй ,Гөлнуркаем...(((Анлыйм дип әйтмим,hәркем үз хәлен үзе генә белә,кичерә...Бу кайгы,тик хәсрәт түгел,ул исән!! !Мин сина,балаларга ,бәгырькәең Азатка сабырлык телим...Әле без Йошкар- Олада,иртәгә Казанда булам,хәбәрдә торыйк,нинди ярдәм кирәк булса, әйт ,зинһар!Оялма,оялыр чак түгел..."
Мин йорттагы эшләрне тәртипкә китергән арада,өйдәге телефон да,кесә телефоным да тынып тормый.Кемдер борчылып,кемдер шатланып шалтырата.Ярабби.Бу дөнья бигрәк төрле:хөсет күңелле адәмнәр дә күбәеп китте түгелме соң?Җаныма тынычлык эзләп,фаҗига буласы көнне ирем белән бергә караган авылдагы концерт язмасын барлыйм.Үземнең дә,аның да чыгышын дистәләрчә кат әйләндерәм.Миңа берничә кеше "Яшәү яме"нең видеоязмасын юллаган.

Хәния яза да яза:
"Без юлга чыктык.Кайтабыз...Нишлисең?"
"Яшәү яме" тыңлыйм..үземнең бәхетле мизгелләремә карап утырам...Их,Хәния!"
Күрәсең,дустым да минем халәтемне аңлап әллә борчыла димме:
"Гөлнуркаем,өйдә Коръәнең бардыр?!"
"Бар,бездә 4-5,төрлесе бар"
"Матур ул җырың.Сиринә өзэ!Көчле тавышы ,моңлы..менә безне кемнәр алыштырыр.Җырлап туйгач,корънеңне өстәлеңә алып куй әле...берәрсен баш астыңа салып ятсаң да ярар."
"Ник,Хәниякәем?"
"Шулай кирәк!Күңелеңә тынычлык алырсың,белгән догаларың бардыр,укы,телә Касымичка!Аякка басар!Басарга тиеш!"
Мин Хәниягә хәерле юллар теләп,саубуллашам.Уңышлы имин сәфәрләр телим.
Хәния яраткан смайликларын сала:"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X