Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

"Ходайның сиңа үз планнары бар": Ник Вуйчичның 35 кагыйдәсе

Аны дөнья буйлап миллионлаган кеше белә. Аның белән танышырга, аны үз күзләре белән күрергә күпме кеше хыяллана. Аның сүзләре гади, ләкин һәркемнең күңеленә үтеп керердәй. Аның энергиясе, яшәеш көче берничә кеше гомеренә җитәрлек. Аның белән янәшә торган берәү дә бу кеше җитеш түгел дип уйлый да алмый. Бу кеше -...

Аны дөнья буйлап миллионлаган кеше белә. Аның белән танышырга, аны үз күзләре белән күрергә күпме кеше хыяллана. Аның сүзләре гади, ләкин һәркемнең күңеленә үтеп керердәй. Аның энергиясе, яшәеш көче берничә кеше гомеренә җитәрлек. Аның белән янәшә торган берәү дә бу кеше җитеш түгел дип уйлый да алмый. Бу кеше - Николас Джеймс Вуйчич - аяксыз-кулсыз, ләкин чиксез зур йөрәкле игелекле кеше.

Аяксыз-кулсыз сабый 1982 елда Австралиядә дөньяга килә. Мондый җитешсезлекләр белән туган бу балага бөтен гомерен өйдә - дүрт стена арасында гына уздыру, һәр яктан да үзенә карата жәлләтү һәм кызгану хисен тоеп кына яшәргә насыйп булгандыр кебек. Ләкин гаиләсе ярдәме белән, әти-әнисенең, аннары кече туганнары - энесе һәм сеңлесенең чиксез мәхәббәте белән ул бу тормышта үз урынын табуга ирешә. Ник башка сау-сәламәт кешеләр сыман тормыш алып бара, тулы тормыш белән яшәргә омтыла.

Никны «магнит» кеше диләр - аның тормыш сынауларын узарга көч таба белүе, кешеләргә үз башыннан үткәннәрне ачыктан-ачык сөйләргә курыкмавы башкаларны тартып тора. Ул уйлап тапкан мотивация системасы бик уңышлылардан санала: физик яктан кимчелекләре булмаган кешеләрне дә уятып, тормышны яңача күрергә, нәтиҗәгә ирешергә көч бирә ала. Ник Вуйчич «Кемдер синнән дә авыррак хәлдә, шуны уйла» дип әйтергә ярата. Үз мисалында ул һәр кешенең дә бәхетле була алуын исбатлый: түбәнчелек һәм төшенкелеккә урын калдырмыйча, үзеңне кулга алырга өнди.

Шундый югарылыкларга ирешкән бу көчле егетнең тормышка карата үз кагыйдәләре бар. Ул алар белән рәхәтләнеп уртаклаша, бу кагыйдәләр һәркемнең тормышын яхшы якка үзгәртергә мөмкин, ди ул.


1. Әти-әниегез сезне бернигә карамастан ярата - шикләнмә.
2. Яраткан кешеләреңнән үз хисләреңне дә, үз куркуларыңны да яшермә.
3. Сиңа ни кадәр генә авыр булмасын, синнән дә авыррак шартларда яшәүчеләр барын онытма.
4. Киләчәктә барыбызны да бәхет көтә - төшенкелеккә бирелмәү генә кирәк.
5. Киләчәкне «күрә» белүнең, киләчәккә планнар коруның бер начарлыгы да юк.
6. Сезнең тормыш - сезнең әсәр. Үз китабыгызны маҗаралар, мәхәббәт һәм бәхет белән «тутырыгыз»!
7. Сез - күчәр, һәм бар дөнья сезнең тирәли әйләнә.
8. Кайвакыт Ходай сездән дә авыр вакытта үзеңә-үзең ярдәм итүне көтә.
9. Тормышта үз юлыңны табу - тизлеккә йөгереш түгел, ул озын марафонга тиң.
10. Әйләнә-тирәдәгеләргә хезмәт куймыйча гына тормышның мәгънәсенә төшенеп булмый. Тормыш агымдагы түләүләргә генә кайтып калмасын.
11. Озын һәм озак бәхеткә җиңел юллар юк.
12. Өметен өзмәгәннәрне генә могҗизалар көтә.
13. Өмет - ул хыялларның башлангычы.
14. Минем догаларымнан файда юк дигән уй керә башласа - Ходайдан түгел, кешеләрдән сорыйм.
15. Үзегезнең эш-гамәлләрегез үзегезне үк рухландырырлык булсын.
16. Җир йөзендә сез яшисез икән - сезнең өчен әле берни дә тәмам түгел.
17. Сезгә сугылган тамга артына качу - бик уңайлы юл. Ләкин төрле кысалардан һәм киртәләрдән өстен була алу гына сезгә яңа мөмкинлекләр һәм ирек бирә ала.
18. Бүгенге көндә мин һәр ярдәмне - ишек ачучыны яки су бирүчене - рәхмәтләр белән кабул итсәм дә, үз бәхетем һәм үз язмышым өчен бары үзем генә җаваплы дип уйлыйм.
19. Яңадан яңа омтылышлар ясап карамаган кешене генә җиңелү көтә.
20. Бүген сезгә проблема ясаган әйбәр иртәгә сезнең өстенлегегез булырга мөмкин.
21. Сыену эзләсәң - моңга сыен, җырла.
22. Әгәр сине начар фикерләр һәм хисләр биләп алса, онытма - сайлау мөмкинлеге һәрвакыт бар.
23. Син ялгыз түгел. Мин ялгыз түгел. Беркем дә ялгыз түгел.
24. Ходайның сиңа үз планнары бар.
25. Сезнең тормыш әйләнә-тирәгездә нәрсә күрүегезгә генә бәйле түгел, киләчәкне күрә белү дә мөһим. Нәк менә шуннан якты киләчәккә ышану барлыкка килә.
26. Кайвакыт трагедия дә җиңүгә китерергә мөмкин.
27. Сабырлык һәрвакыт бүләкләнә.
28. Ни дә булса табыр өчен эзләүдән туктамаска кирәк.
29. Үзеңне нинди булсаң шулай кабул ит.
30. Үзеңнән көлә белү - үзеңне ярату һәм кабул итү.
31. Мөмкинлекне эзләгәннәр генә таба ала.
32. Үзеңне жәлләп яшәүдән бары тик үзеңне ничек бар шулай кабул итә белү генә коткара ала.
33. Берәү дә камил түгел. Ләкин һәркем үз байлыгына ия. Үзегезнең асылыгызны күзәтегез. Һәркемнең эчендә ут яна, аны бар тик табып, яктырак дөрләтеп җибәрергә генә кирәк.
34. Үзегезгә карата үзегезнең мөнәсәбәтне сайлагыз. Рәхмәтле була белү, яхшылыкка омтылу, гафу итә белү һәм кайгырта белү - шулардан башка тормыш корып булмаячак!
35. Үз гомереңдә могҗиза булмаса - үзең кем өчендер могҗиза була бел!



19 ноябрь көнне Казанда Ник Вуйчичның чыгышы булачак. Ул Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан республикасы Хөкүмәте ярдәме белән оештырыла. "Татнефть-Арена" боз сараена Никның чыгышын тыңларга килүчеләрне гаҗәеп шоу һәм бүләкләр көтәчәк, шулай ук теләгән кешеләр аның автографын алып, аны кочаклый да алачаклар. Бу зур йөрәкле кечкенә егет шул рәвешле авырлыкларга һәм сынауларга дучар булган кешеләргә үз җылысын, үз ярдәмен бүләк итә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев