Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

ХӨРМӘ КЕКСЫ (РЕЦЕПТ)

"Саба таңнары" газетасыннан хөрмә кексы рецептын тәкъдим итәбез. 12 данә кекс өчен: * югары сортлы он - 250 г; * тоз - чеметем; * чәй содасы - 1/2 чәй кашыгы; * шикәр комы - 4 аш кашыгы; * сыер мае - 90 гр. * тавык йомыркасы - 2 данә; *...

"Саба таңнары" газетасыннан хөрмә кексы рецептын тәкъдим итәбез.

12 данә кекс өчен:
* югары сортлы он - 250 г;
* тоз - чеметем;
* чәй содасы - 1/2 чәй кашыгы;
* шикәр комы - 4 аш кашыгы;
* сыер мае - 90 гр.
* тавык йомыркасы - 2 данә;
* бик эре пешкән хөрмә - 1 данә;
* әстерхан чикләвеге - ярты стакан;
* төелгән дарчин (корица) - 1 ч. кашыгы

Глазурь:
* рикотта сыры - 200 г;
* шикәр оны - 2 аш кашыгы;
* ванилин - пычак очында.

Эш барышы:
1. Онны иләктән чыгарабыз. Шикәр, чәй содасы, тоз, дарчин сибәбез. Болгатабыз.


2. Хөрмәне турап, блендерда әйләндерәбез.


3. Изелгән хөрмәгә йомырка, эретелгән май өстәп, тагын әйләндерәбез.


4. Ике савыттагы массаны кушып, болгатабыз.


5. Чикләвекне табада кыздырып суыткач, пачык белән турыйбыз. Әзер катнашмабызга сибәбез.


6. Катнашманы силикон формаларга салып, 205 градуска җылытылган мичтә 25 минут тотабыз.


7. Сырга шикәр комы һәм ванилин сибеп болгатабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев