Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, тармак ветераннары!

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, тармак ветераннары! Район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән барыгызны да бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәм. Юл төзүчеләр көне - хезмәтләре һәм осталыклары белән юллар, күперләр һәм урам-юл челтәре объектларын төзүче, төзекләндерүче һәм тәртиптә тотучы кешеләрнең бәйрәме ул. Бу юллар безне туганнарыбыз һәм якыннарыбыз белән...

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, тармак ветераннары! Район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән барыгызны да бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәм. Юл төзүчеләр көне - хезмәтләре һәм осталыклары белән юллар, күперләр һәм урам-юл челтәре объектларын төзүче, төзекләндерүче һәм тәртиптә тотучы кешеләрнең бәйрәме ул. Бу юллар безне туганнарыбыз һәм якыннарыбыз белән берләштерә, авылларны һәм калаларны, төбәкләрне һәм илләрне тоташтыра. Юл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең эше катлаулы һәм җаваплы. Әлеге тармак алдына ел саен зур бурычлар куела һәм сез аны уңышлы үтәп киләсез. Сыйфатлы юллар салу, гамәлдәгеләрен ремонтлап тору - Теләченең икътисади хәлен яхшырту, транспорт чыгымнарын киметү дигән сүз. Сез моны дөрес аңлап, төбәгебезне заман таләпләренә җавап бирә торган автомобиль юллары белән тәэмин итүдә кулыгыздан килгәннең барысын да эшләргә тырышасыз. Районда асфальт җәелгән юллар, яңа урамнарның артуы - моның ачык дәлиле. Бәйрәм көнендә барыгызга да тирән рәхмәтемне белдерәм, озын гомер, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел көрлеге телим. Алга таба да хезмәтегездә зур уңышларга ирешергә язсын.
 
 
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев