Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Хуш килгәнсең икән, нишлим соң?!

Хуш килдең син бигрәк күңелемә, Сызып ташлый алмыйм бу хисем. Инде әзер үзем газапларга, Белмим менә үзең ни дисең? Мин әзермен барлык сынауларга, Ә син ни уйлыйсың бу минут? Кыен бит ул билгесезлек уты, Йөрүләре тоташ ут йотып? Хуш килдең шул,сөюеңдә килдең, Кире китмәс булып җанымнан. Бер сүзеңдә яшим, ике...

Хуш килдең син бигрәк күңелемә,

Сызып ташлый алмыйм бу хисем.

Инде әзер үзем газапларга,

Белмим менә үзең ни дисең?

Мин әзермен барлык сынауларга,

Ә син ни уйлыйсың бу минут?

Кыен бит ул билгесезлек уты,

Йөрүләре тоташ ут йотып?

Хуш килдең шул,сөюеңдә килдең,

Кире китмәс булып җанымнан.

Бер сүзеңдә яшим, ике булып,

Мең кат сүнәм, мең кат кабынам.

Шулкадәрле булмастыр ул , булмас,

Якын күрү шундый үз итеп.

Көннәремне үткәрә алмый сәгать,

Мизгеле дә тора чит итеп?

Мондый күкрәү булыр берәү генә,

Язмышларда, тормыш күгендә.

Сөю тилерткән дип уйламагыз,

Юк, юк, каным андый түгел лә!

Мин кадерли беләм сөю хакын,

Кыйммәтләрен беләм мин аның.

Бирмәм кимсетергә бу хисемне,

Тапларга да бирмәм үз җаным.

Нинди көю, нинди сөю соң бу,

Татлы назларында елата?

Нишләр иде икән мондый хисне,

Гашыйк йөрәгеннән югалтса?

Хуш килдең шул, китмәскә дип килдең,

Моны аңлыйм инде үзем дә.

Чаптар көтә сәҗдә чакрымнарын,

Өз(е)лер сыман тыяр тезгеннәр?

Белгән булсам әгәр бу сөюнең,

Шушы кадәр олуг икәнен.

Һәм аңлаган булсам яратуның,

Шушы кадәр бөек икәнен?!

Тәңрем алды башым иям бүген,

Үзем аңлыйм нәрсә өченгә.

Ходай үзе түзем, мидәт бирсен,

Минем кебек һәрбер кешегә!

Вазыйх Фатыйхов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев