Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

"Иң гүзәл гөлбакча" фотоконкурсында җиңүчеләрне бүләкләдек (ФОТОЛАР)

Бүген, 13 октябрь көнне, "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәгендә "Иң гүзәл гөлбакча" фотобәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү чарасы булып узды. Әлеге конкурс сайтыбызда 8 июльдән башланып китеп 1 октябрьгә кадәр дәвам иткән иде. 12 райондашыбыз үзләренең чәчәк бакчаларын фотоларын безгә җибәрде. Шуннан соң өч ай буе көн саен тавыш биреп җиңүчеләрне сез, сайтыбызны укучылар,...

Бүген, 13 октябрь көнне, "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәгендә "Иң гүзәл гөлбакча" фотобәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү чарасы булып узды.

Әлеге конкурс сайтыбызда 8 июльдән башланып китеп 1 октябрьгә кадәр дәвам иткән иде. 12 райондашыбыз үзләренең чәчәк бакчаларын фотоларын безгә җибәрде. Шуннан соң өч ай буе көн саен тавыш биреп җиңүчеләрне сез, сайтыбызны укучылар, билгеләдегез.

Җиңүчеләр исемлеге түбәндәгечә:

1 урын. Лилия Гайнуллина, Күкчә авылы.

2 урын. Гөлнара Нәҗметдинова, Олы Мишә авылы.

3 урын. Әлфинә Сафина, Теләче.

Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре һәм дипломнарны "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәге директоры Ленар Хузин ташпырды.

Шулай ук ике катнашучыбыз махсус бүләкләргә лаек булды:

Иске Җөри авылыннан Миңнегөл Гыйниятуллина конкурска фотоны иң беренче булып җибәргән иде һәм "Иң өлгер" номинациясендә призга ия булды, ә Тактамыш авылыннан Ләйлә һәм Рәмзил Гайфуллиннар гаиләсе "Иң зур бакча" номинациясендә махсус бүләккә ия булды.

Беренче урын яулаган Лилия Гайнуллина турында без җәйнең бер матур көнендә язган идек, мәкалә белән биредә таныша аласыз.

Икенче урын алган Гөлнара Нәҗметдинова Олы Мишә авылыннан, йорт тирәсендә бакчада, беседкалар янында, капка төбендә, беседка янында - кайда буш урын бар, шунда чәчәк үстерәләр. Гөлнара апага кызы һәм тормыш иптәше дә булыша икән. Гөлнара апа үзе Баландыш авылындагы балалар бакчасында эшли.

Өченче урын алган Әлфинә Сафина гаиләсе Теләчедә үз йорты белән тора. Әлфинә апа тормыш иптәше белән өч бала үстерә, чәчәкләрне бөтен гаилә белән карыйлар. Әлфинә апа үзе Теләче үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли.

Җиңүчеләрне һәм махсус бүләккә ия булучыларны тәбриклибез, конкурста катнашучларга һәм тавыш биргән барчагызга да рәхмәт!

Конкурсның спонсорлары Теләче ДОСААФ җитәкчесе Рәис Нуретдинов һәм Үзәк авылыннан ИП Айнур Гыйлмуллинга рәхмәтләребезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев