Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

"Иң күркәм Яңа ел чыршысы" фотоконкурсы тәмам. Җиңүчеләр исемлеге

Хөрмәтле дуслар, 14 декабрьдә 15 гыйнварга кадәр сайтыбызда "Иң күкәм Яңа ел чыршысы" исемле фотоконкурс барды. Конкурска 20 фотография катнашты. Бүген исә әлеге конкуска нәтиҗәләр ясар вакыт килеп җитте. 20 чыршының барысы да бик матур бизәлгән, күз явын алырлык иде. Конкурсның беренче көненнән башлап 15 гыйнвар төн уртасына кадәр Яңа...

Хөрмәтле дуслар, 14 декабрьдә 15 гыйнварга кадәр сайтыбызда "Иң күкәм Яңа ел чыршысы" исемле фотоконкурс барды. Конкурска 20 фотография катнашты.

Бүген исә әлеге конкуска нәтиҗәләр ясар вакыт килеп җитте. 20 чыршының барысы да бик матур бизәлгән, күз явын алырлык иде. Конкурсның беренче көненнән башлап 15 гыйнвар төн уртасына кадәр Яңа ел чыршыларына тавыш бирү бик актив барды, моның өчен сезгә рәхмәт, сайтыбызга актив керүче дусларыбыз. Башка шундый бәйгеләрдәге кебек үк, әлеге фотоконкурста да җиңүчеләрне сез билгеләдегез.

Шулай итеп, "Иң күркәм Яңа ел чыршысы" фотоконкурсында җиңүчеләр исемлеге:

1 урын. Олы Мишә авылыннан Нәҗметдиновлар бизәгән Яңа ел чыршысы фотосы:

2 урын. Теләчедән Фәния Галимҗанова гаиләсе бизәгән Яңа ел чыршысы фотосы:

3 урын. Теләчедән Чулпан Сәлахова гаиләсе бизәгән Яңа ел чыршысы фотосы:

Конкурста җиңүчеләрне тәбриклибез һәм актив катнашкан - фотоларын җибәргән, фотоларга тавыш биргән барлык дусларыбызга да зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Фотоконкурса җиңүчеләргә 18 гыйнвар көнне редакция бинасында Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак.

Алга таба сайтыбызда "Иң матур яшь пар" фотоконкурсы старт ала. Аның шартлары буенча, 2016 елда һәм 2017 елның беренче аенда гаилә корып җибәргән парларның туй фотолары сайтыбызга куела һәм сайтка керүчеләр үзләренә ошаган фото өчен тавыш бирә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев