Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

"Иң күркәм Яңа ел чыршысы" фотоконкурсында җиңүчеләрне бүләкләдек

2016 елның 14 декабреннән 2017 елның 15 гыйнварга кадәр сайтыбызда "Иң күркәм Яңа ел чышысы" фотоконкурсы үткәргән идек. 16 гыйнвар көнне без әлеге конкурска нәтиҗәләр ясап җиңүчеләрне игълан итсәк, кичә, 18 гыйнвар көнне исә җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшыру тантанасы булып үтте. Бүләкләрне ияләренә "ТеләчеИнформ" мәгълүмат үзәгенең директоры, "Теләче"...

2016 елның 14 декабреннән 2017 елның 15 гыйнварга кадәр сайтыбызда "Иң күркәм Яңа ел чышысы" фотоконкурсы үткәргән идек.

16 гыйнвар көнне без әлеге конкурска нәтиҗәләр ясап җиңүчеләрне игълан итсәк, кичә, 18 гыйнвар көнне исә җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшыру тантанасы булып үтте. Бүләкләрне ияләренә "ТеләчеИнформ" мәгълүмат үзәгенең директоры, "Теләче" газетасының баш мөхәррире Ленар Хузин тапшырды.

Бер ай дәвамында үткәрелгән фотоконкурс сайтыбызның укучылары арасында зур кызыксыну уятты. Беренче урын алган фото меңнән артык тавыш җыйды, икенче һәм өченче урындагы фотоларга да күп кеше тавыш бирде. Башка фотолар да укучыларның игътибарын җәлеп итте, күп фотоларга йөзләгән "лайк" куелуы шуны раслый.

Ләкин бар кеше дә җиңүче булып бетә алмый, шуңа күрә дә конкурс ул. Әлеге фотоконкурста Олы Мишә авылыннан Гөлнара Нәҗметдинова җибәргән фото беренче урынга чыкты. Икенче урынны Теләчедән Фәния Галимҗанова җибәргән фото яулады. Өченче урында исә шулай ук Теләчедән Чулпан Сәлахованың өендәге Яңа ел чыршысы фотосы.


Беренче урынны
яулаган Гөлнара апа Нәҗметдинова Баландышта балалар бакчасында эшләгәнлектән, Яңа ел бәйрәме, балалар өчен тылсымлы бәйрәм булып торганлыктан, аның да күңеленә якын бер бәйрәм, шуңа да алар гаиләсе ел саен матур итеп Яңа ел чыршысы бизи икән.


Икенче урынны
алган Фәния апа Галимҗанова Теләчедә 3нче номерлы балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Аның да күңеленә Яңа ел бәйрәме бик якын. 4 сыйныфта укучы кечкенә кызы да Яңа ел чыршысын бизәргә бик ярата икән, 9 сыйныфта укучы апасы белән бергәләп бизәгәннәр, чыршы төбенә әниләре белән бергәләп ясаган топиариларны да урнаштырганнар.


Өченче урынны
алган фотоны җибәргән Чулпан Сәлахованың балалары мәктәпкәчә яшьтә, шуңа да әлеге гаиләдә Яңа ел чыршысы бизәү күңелле бер вакыйга булып тора, балалар әлеге мизгелләрне көтеп алалар икән.

Җиңүчеләребезне ихластан тәбриклибез һәм конкурста катнашкан барлык дусларыбызга да рәхмәтләребезне белдерәбез!

Сүз уңаеннан, сайтыбызда "Иң матур яшь пар" исемле яңа фотобәйге башланып китте. Бәйге 1 мартка кадәр барачак, катнашырга чакырабыз! Фотобәйгенең шартлары турында әлеге биткә кереп күбрәк белә һәм фотоларга тавыш бирә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев