Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

"Иң матур сыерчык оясы" фотоконкурсында җиңүчене бүләкләдек

10 май көнне сайтыбызда "Иң матур сыерчык оясы" фотобәйгесе төгәлләнде. Әлеге бәйгедә 4 конкурсант катнашкан иде. Конкурсның җиңүчесе булып, 1034 тавыш җыеп, Теләчедән Айдар Вәлиуллин танылды. 12 май көнне исә фотобәйгедә җиңүчене бүләкләп үттек. Айдар әфәнде үзе эштә булу сәбәпле, бүләкне аның тормыш иптәше Инзилә ханым кабул итеп алды. Шундый...

10 май көнне сайтыбызда "Иң матур сыерчык оясы" фотобәйгесе төгәлләнде. Әлеге бәйгедә 4 конкурсант катнашкан иде. Конкурсның җиңүчесе булып, 1034 тавыш җыеп, Теләчедән Айдар Вәлиуллин танылды. 12 май көнне исә фотобәйгедә җиңүчене бүләкләп үттек. Айдар әфәнде үзе эштә булу сәбәпле, бүләкне аның тормыш иптәше Инзилә ханым кабул итеп алды. Шундый ояны йорт хуҗасы интернетта күргән һәм икенче көнне үк 4 яшьлек кызы Динә йөри торган балалар бакчасы өчен ясап та куйган. Сыерчык оясы барысына да шулкадәр ошаган, аны бакчага алып барып элеп тә куйганнар.

Айдар әфәнде үзе "Газпром Трансгаз" оешмасында хезмәт куя, тормыш иптәше исә декрет ялында. Гаиләдә 2 бала - бер кыз һәм бер малай үсә. Әлбәттә, әлеге балалар дә әти-әниләре үрнәгендә табигатьне, кошларны яратучы булып үсеп җитәрләр һәм үзләре дә шундый изге эшләрдән читтә калмаслар, дигән өмет зур.

Кызганыч, әлеге конкурста бик аз - 4 кенә кеше катнашты. Шушы бәйге аша табигатькә, кошларга мәрхәмәтлелек тәрбияләү, әлеге идеяне популярлаштыру иде максатыбыз. Алла теләсә, киләсе елда да әлеге темага фотобәйге үткәрербез, анда инде катнашучылар саны күбрәк булыр, дип ышанабыз. Ә быелгы бәйгедә катнашкан һәр конкурсантка зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Сайтыбызда шулай ук "Яшел почмак" фотобәйгесе бара. Фотолар өчен биредә тавыш бирергә була.

Озакламый "Мисс Чыгарылыш укучысы-2017" фотобәйгесе старт алачак. Биредә районыбыз мәктәпләрендә 11 сыйныфны тәмамлаучы кызларга катнашу мөмкин булачак. Алар үзләренең фотоларын җибәрә ала, ә сез исә сайтыбызга кереп үзегезгә ошаган фото өчен тавыш бирә алачаксыз. Конкурста катнашырга теләүче кызлар үзләренең фотоларын җибәрә башласа да була. Фотоконкурс 25 май көнне старт алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев