Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

"Иң матур яшь пар" фотоконкурсының нәтиҗәләре. Җиңүчеләрне тәбриклибез!

Бүген, язның беренче көнендә, 18 гыйнвардан 28 февральгә кадәр дәвам иткән "Иң матур яшь пар" фотоконкурсына нәтиҗәләр ясар вакыт та килеп җитте. Әлеге конкурс сайтны укучыларыбыз арасында зур кызыксыну уятты. Барлык конкурсантлар да ике йөздән дә күбрәк тавыш җыйды, ә җиңүчеләр берничә мең тавыш җыя алды. Шунсы кызык, абсолют җиңүче...

Бүген, язның беренче көнендә, 18 гыйнвардан 28 февральгә кадәр дәвам иткән "Иң матур яшь пар" фотоконкурсына нәтиҗәләр ясар вакыт та килеп җитте.

Әлеге конкурс сайтны укучыларыбыз арасында зур кызыксыну уятты. Барлык конкурсантлар да ике йөздән дә күбрәк тавыш җыйды, ә җиңүчеләр берничә мең тавыш җыя алды.

Шунсы кызык, абсолют җиңүче конкурсның соңгы сәгатьләрендә генә билгеле булды, ярыш шул дәрәҗәдә кискен барды.Беренче урын өчен көрәшүче ике конкурсантның беренче һәм икенче урыннарны бүлешәчәге, аларны башкалар куып тота алмаячагы гына ачыкланган иде, ә шуларның кайсы беренчелеккә чыгачак, монсы конкурс төгәлләнгәнче ачык калды.

Шулай ук өченче урын өчен дә көрәш кызды. Өченче урынга ике конкурсантыбыз дәгъвә итә иде, аларның берсе призлы урынга керсә, икенчесе, ни кызганыч, дүртенче урынга каласы иде. Өченче һәм дүртенче урын алган конкурсантларга тавыш бирүчеләр аермасы егермене генә тәшкил итте. Өченче урын алган конкурсант өчен 2716 тапкыр тавыш бирсәләр, дүртенче урын алган конкурсант 2696 тавыш җыйды.

Әлеге конкурста катнашкан барлык парларга да без бик рәхмәтле. Барыгызга да тигезлектә, бәхет-шатлыкта саулык-сәламәтлек белән озын-озак парлы гомер итүегезне телибез. Сез барыгыз да бик матурлар, бәхетле булыгыз, башкаларга үрнәк гаиләләр булып тормыш итегез. Барлык ун катнашучыга да АФӘРИН, диябез!

Һәр конкурсның җиңүчеләре була, без дә беренче өч урын алган конкурсантларыбызны, бәйгенең җиңүчеләрен игълан итәбез.

1 урында Йолдыз һәм Марат Шәрәфиевлар гаиләсе. Алар конкурска үз фотоларын иң беренчеләрдән булып җибәрделәр, бәйгенең беренче көннәреннән үк тавыш бирүчеләрнең игътибарын җәлеп иттеләр. Тәбриклибез!

2 урында Лилия һәм Радик Ногмановлар гаиләсе. Әлеге конкурсантлар өчен шулай ук бик күпләр тавыш бирде, аларның фотосы конкурс тәмамланганчы беренче урын өчен көрәште, әмма аз гына тавышлар җитеп бетмәде. 4082 тавыш җыеп алар икенче урынны яуладылар. Тәбриклибез!

3 урында Илмира һәм Илнар Хафизовлар гаиләсе. Әйткәнебезчә, әлеге конкурсантлар бәйге тәмамланыр алдыннан гына алга чыгып өченче урынны яуладылар. Тәбриклибез!

Конкурсның соңгы минутларына кадәр без "кайсы пар өченче урынны алуга ирешер икән", дип борчылып күзәтеп барган идек. Икесен дә призлы урынга кертәсе килә, әмма конкурс шартлары буенча бу мөмкин түгел шул.

Резедә һәм Ришат Хәбировлар җибәргән туй фотосына, шулай итеп, өченче урынга чыгарга аз гына тавышлар җитеп бетмәде. Ләкин күңелегезне төшермәгез, сезнең иң зур җиңүләрегез әле алда!

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча беренче, икенче һәм өченче урын алган конкурсантларыбызны шушы көннәрдә редакциягә чакырып Дипломнар һәм истәлеккә бүләкләр тапшырырга планлаштырабыз. Бүләкләү тантанасы узгач сайтыбызга фоторепортаж бирербез, күзәтеп барыгыз.

Болардан тыш, вәгъдә ителгән бер фотосессиягә сертификатны без Резедә һәм Ришат Хәбировларга тапшырырга булдык.

Шулай ук "Иң матур яшь пар" фотобәйгесендә катнашкан һәр пар өчен минем махсус бүләгем бар - аларның туй фотоларыннан яки гаилә альбомындагы фотолардан (үзләре ничек тели инде) матур итеп видео слайд-шоу эшләп бирәчәкмен.

P.S. Дуслар, сайтыбызда "Оста куллар" исемле яңа фотобәйге старт алды. Яңа бәйге турында тулырак биредә укый аласыз. Барыгызны да әлеге бәйгедә катнашырга чакырабыз!

Ихтирам белән, tulachi.ru сайтының web-редакторы Раил РӘШИТОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев