Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Иң мөһиме – югалып калмаска!

Сеңлем Гөлнурның ике институт, бер техникум дипломы бар. Казанга сессиягә килгәч һәрчак бездә туктала иде. “Сорауларга ныгытып әзерләнергә өлгермәдем, экзаменны ничек бирермен”, – дип чыгып китә дә, дүртле яки бишле билгесе күтәреп кайтып керә. “Бәхет бар синең, гел җиңел билетлар туры киләме, әллә берәр сере бармы?” – дигән соравыбызга җавап буларак менә ниләр сөйләгән иде ул.

– Сере бик гади аның – имтиханга кергәч югалып калмаска кирәк. Экзамен бирү беркемгә дә җиңел түгел. Үзеңны тыныч тотсаң, укытучы сөйләгән бераз булса да искә төшә, калганын ерып чыгасың инде. Сорауны белмәгәндә дә “белмим” дип әйтергә ашыкмаска, фикерләп карарга кирәк. Баш кешегә шуның өчен бирелгән бит. Икеле алырга беркайчан да соң түгел. Батмаска тырышуыңны күргән укытучы, күп очракта, өстәмә сораулар биреп булса да тартып чыгарырга тырыша. Бервакыт шулай, техникумда укыганда, берьюлы өч фәннән (растениеводство, животноводство, механизация) экзамен бирергә туры килде. Өстәл артында өч укытучы утыра, билетта һәр фәннән берәр сорау. Үсемлекләр дөньясыннан бераз белгәнрәк сорау иде, шуңа аннан бишле алу авыр булмады. Инде чират хайваннар дөньясына җитте. Билетта – дуңгыз токымнары. Үзебез дуңгыз асрамагач, аның төрләре-токымнарына игътибар ителмәгән күрәсең. Җавапны белмәгәч укытучы каршына утырырга да ашыкмыйм, шпаргалка да актармыйм (бер экзаменда укытучы күреп куып чыгаргач акыл кереп калды). Сабыр төбе – сары алтын дип юкка гына әйтелмәгән инде. Бераздан, минем бәхеткә, животноводство укытучысы төшке ашка чыгып китте. Аның урынына механизация укытучысы калды. Мин тиз генә фикерләп алдым, дуңгыз токымнары урынына тавык токымнарын сөйләсәм ничек булыр икән, тавыкларны күпләп асрыйбыз, берничә төре дә истә калган. Ни булса шул булыр дип, дуңгыз токымы урынына тавыкныкын әйтеп чыктым. “Иллеләп төре бар аларның, безнең якларда шушы төрләре кулланышта”, – дип тә өстәдем. Үз фәне булмагач, укытучы аны-моны абайламады тагын, бүлдермичә генә бик кызыксынып тыңлап утырды да, зур итеп бишле куйды. Ниһаять, соңгы сорау механизация фәненнән – “культивация тырмаларының кулланышы”. Минем “йөзгәнне” күргән укытучы өстәмә сорау бирә башлады. “Тырмалар нинди була?” “Соң, Гали Ильясович, тырма нинди булсын, тешле була”, – дип әйтеп салдым. “Анысы аңлашыла, тагын нинди төрләре бар?” Тырыша торгач, искә төште бит, рәхмәт төшкере. “Дискалысы да була, менә шулай эшли”, – дип, кулларны һавада бутап алам, ничек эшләгәнен белгәнемне күрсәтергә тырышам инде үземчә. “Яхшы, тәәк, тәәк”, – дип суза-суза Гали Ильясович чираттагы соравын бирә: “Сенаж белән силос бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?” “Берсен таптыйлар, берсен таптамыйлар”, – мин әйтәм. “Анысы аңлашыла, төгәлрәк итеп әйтсәк ничек була? “Дымлылыклары буенча аерылалар!” – дим кош тоткандай куанып. Укытучы да минем шатлыкны бүлешә – зачет кенәгәмә бишлесен куя.

Ул көнне авылдаш кыз да минем белән бергә экзамен бирде. Сынаудан чыккач, күрәм, кәефе юк, борын салынган моның. “Ике фәнне бишкә бирдем. Ә менә дуңгыз токымында баттым”, – ди бу. Аңа да дуңгыз төрләре дигән сорау туры килгән икән. Минем сөйләгәнне укытучының бүлдерми тыңлаганын ишеткәч, “кара әле, бәхет басты” дип, үзе белгән дуңгыз төрләрен дә язып тормыйча, мин сөйләгән тавык токымнарын язып алган булган ул. Тик менә авылдаш кыз экзамен бирер алдыннан животноводство укытучысы да төшке аштан кайтып урынына утырган шул. Үз фәнен биш бармагы кебек белгән укытучы дуңгыз төре урынына тавык турында сөйләгәннәрен тыңлап утырмый бит инде. “Бу теманы яхшы өйрәнгән идем югыйсә, син башны бутамасаң, шул дуңгызларны гына сөйләп бишле аласы кеше идем, ярый инде, дүртле дә начар билге түгел”, – диде авылдаш кыз, бераз тынычлангач. “Миндә гаеп юк, үз башың булганда кеше башына әҗәткә кермиләр аны”, – дидем мин дә шаяртып...

Яшьләр, студентлар югарыда язганнарымны укып, имтиханнарны өйрәнмичә дә биреп була икән дип аңламасыннар тагын. Экзамен вакытында белгән җавап та онытылырга мөмкин. Бары тик андый хәлләрдә югалып калмаска, кыю, тәвәккәл булырга кирәк дип кенә искәртәсем килә. Белмәү гаеп түгел, белергә тырышмау гаеп. Гыйлем алу тырышлык, сабырлык таләп итә. Гыйлем юлында булучыларның барысына да “Гыйлемлек – нур, наданлык – хур” дигән мәкальне истә тотып, алган белемнәрен тормышта кулланып, әҗер-игелекләрен күрергә язсын!

Гүзәлия СӘЙФУЛЛИНА. Казан.
tatyash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев