Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

“Ичмасам, улымны моргка алып барырга машина бирегез”

Әлмәт районы Иске Суркин авылында яшәүче Андрей Юлтимиров та 27 ноябрь көнне арабыздан вакытсыз китә. Әти-әнисе әйтүенчә, моның да сәбәбе - җитәкчеләрнең ваемсызлыгы. Нефтьчеләрне транспорт белән тәэмин итә торган "Татспецтранспорт" оешмасы егетне эш урыныннан моргка алып барырга да машина таба алмый хәтта... - Җитәкчеләр килеп, машинада җылынып утырып кына ниндидер...

Әлмәт районы Иске Суркин авылында яшәүче Андрей Юлтимиров та 27 ноябрь көнне арабыздан вакытсыз китә. Әти-әнисе әйтүенчә, моның да сәбәбе - җитәкчеләрнең ваемсызлыгы. Нефтьчеләрне транспорт белән тәэмин итә торган "Татспецтранспорт" оешмасы егетне эш урыныннан моргка алып барырга да машина таба алмый хәтта...

- Җитәкчеләр килеп, машинада җылынып утырып кына ниндидер кәгазь тутырды, бульдозерны фотога төшерде һәм китеп тә бардылар, - дип әти кеше. - Миннән: "Исерек түгел идеме ул? Эчәргә яраттымы?" - дип сорый башладылар. Янәсе, бу юлдан барырга тиеш булмаган, маршрутны бозган, тагын ниндидер куркынычсызлык кагыйдәсен үтәмәгән. Бульдозерны әйләндерергә, малайны чыгарырга җыенган кеше дә юк, ашыгыч ярдәм дә чакырмыйлар. Мин, аптырап: "Тартып чыгарырга техника алып килегез! Бәлки ул исәндер?" - дия башлагач: "Иртәгә чыгарыйк, бүген караңгы бит инде", - дип тәмам шаккатырдылар. Бензины бетмәсен дип, яктырткычларын да сүндереп куйдылар. Аннан дуслар, туганнар килеп, бераз тавыш чыгаргач кына селкенә башладылар, полиция, МЧС, ашыгыч ярдәмгә шалтыраттылар. Соңгылары килеп җиткәндә төнге 11ләр тирәсе иде инде, "И-и, моның үлгәненә 5-6 сәгать бит инде", - дип, алары китеп тә барды. Имеш, мәетне моргка алып китү алар вазыйфасына керми икән. Салкында алты сәгать басып тордым, ник тә ник җитәкчеләр арасыннан барысын да оештырып, ярдәм итәрдәй кеше табылсын?! "Ичмасам, моргка алып барырга машина бирегез", - дигәч, көч-хәл белән бер транспорт җибәрделәр. Аның эче тулы әйбер иде, Андрейны сыйдырырлык түгел. Ахыр чиктә бер дустыбыз шәхси машинасының утыргычларын төшереп, малайны шунда салып, ярдырырга алып киттек...

  • Акчарлак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X