Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

“Идән асты”нда җитештерелә, кулдан сатыла

Кеше сәламәтлеген һәм гомерен куркыныч астына куеп булса да, җиңел генә акча эшләргә кызыгучылар кимеми. Ялган хәмер ярдәмендә баерга теләүче "акыллыбашлар" һәрчак табылып тора. Контрафакт белән эш итүчеләргә быелдан үз бизнесларын җәелдерү кыенлашса да, алар законны читләтеп үтүнең яңадан-яңа ысулларын эшкә җигә. Контрафакт базары продукциянең арзанлыгы белән алдыра бит. Ихтыяҗ...

Кеше сәламәтлеген һәм гомерен куркыныч астына куеп булса да, җиңел генә акча эшләргә кызыгучылар кимеми. Ялган хәмер ярдәмендә баерга теләүче "акыллыбашлар" һәрчак табылып тора. Контрафакт белән эш итүчеләргә быелдан үз бизнесларын җәелдерү кыенлашса да, алар законны читләтеп үтүнең яңадан-яңа ысулларын эшкә җигә. Контрафакт базары продукциянең арзанлыгы белән алдыра бит. Ихтыяҗ сакланганда тәкъдим дә булачак, билгеле.


Быелның өч аенда Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан юк ителгән һәм Росспиртпромга саклауга җибәрелгән контрафакт алкогольнең гомуми күләме 55,3 мең литр тәшкил иткән. Узган елда ул 70,7 мең литр булган. Быелның беренче кварталында ведомство хезмәткәрләре 57 мең литр легаль булмаган алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне әйләнештән алган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, бу бер дә куандырырлык түгел. Былтыргы саннар өч тапкырга диярлек зуррак иде.

Мәгълүм булганча, агымдагы елның 1 гыйнварыннан Россиядә бөтен алкоголь продукциясе күпләп сатып алынганда Спиртлы эчемлекләрне җитештерү һәм сату бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системасы (ЕГАИС) аша уза. Бу система алкоголь базарын фальсификаттан чистарту өчен кертелде. 1 апрельгә барлык ваклап сату нокталары да ЕГАИСка кушылып бетәргә тиеш иде. Татарстан Россия төбәкләре арасында бу таләпне тулысынча үтәгән лидерлар рәтендә булды. Әмма ЕГАИС та республикабызны контрафакттан тулысынча арындыра алмады. Зур сәүдә үзәкләрендә бу системаны читләтеп үтеп булмаса да, ялган хәмерне кечкенә кибетләрдә яки кулдан сату дәвам итә.

Әйтик, әле күптән түгел генә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре Әлмәт шәһәрендә яшәүче берәүнең үз гаражында Казахстан Республикасы бренды астына "яшеренгән" 153 шешә «Парламент» аракысы саклавын ачыклаган. Үзе әйтүенчә, ул әлеге продукцияне Оренбург өлкәсенең Северный каласында шешәсен 100 сумнан сатып алган.


Нәтиҗәдә, тәртип сакчылары тиешле акциз маркалары булмаган 76,5 литр аракыны конфискацияләгән.

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясендә хәбәр итүләренчә, нигездә, "идән астында" халыкта популяр булган исерткеч эчемлекләрне җитештерәләр. Беренче урында, билгеле инде, аракы. "Бизнесменнар" Россия җитештерүчеләрен дә, Татарстан брендларын да кулланып эш итә. Алар шешәләргә абруй казанган маркаларның этикеткаларын ябыштырып, продукцияне сыйфатлы дип сата. «Элиталы» эчемлекләр - виски, коньяк, текила, ром да читтә калмый. Бәясе меңәр сумнар белән исәпләнгән продукция арасында да сыйфатсыз товар очрарга мөмкин.

- Интернетта элиталы алкоголь продукциясен тәүлекнең теләсә кайсы вакытында өйгә китереп бирү турындагы игъланнарга юлыгырга мөмкин. Бәясе дә кызыктырырлык була. Бу очракта сүзнең контрафакт хакында баруы шиксез. Мондый продукция кеше сәламәтлеге һәм гомере өчен куркыныч, - дип кисәтә ведомство вәкилләре.

Составында спирт булган лосьоннарны канунсыз сату белән дә акча эшләргә омтылучылар бар. Күптән түгел башкалада шундый ике очрак ачыкланган иде. Составында зур күләмдә этил спирты булган төнәтмә, лосьоннарны (халык телендә алар «фанфурик» дип йөртелә), кайбер затлар исерткеч эчемлек урынына куллана. Тамак чылатырга яратучыларны әлеге лосьоннар арзан бәясе белән җәлеп итә.

Казанда нәкъ менә шушы сыекчаларны сату очракларына тап булганнар да инде. Канунсыз эш итүче кәсепчеләр әлеге товарны кибетләрдә урнаштырылган сәүдә автоматлары аша таратып яткан. Моның өчен Казанның тынычрак урыннарын сайлаганнар.

Шулай ук Лениногорск районы Ивановка авылының «Сельский лад» кибетендә «Березовые почки» косметика лосьонын сату факты ачыкланган. Сатучының эш урынын тикшерү нәтиҗәсендә, 688 савыт «Березовые почки», «На бруньках», «Хлебный» косметика лосьоннары әйләнештән алынган.

- Шундый очракларга тап булсагыз, безнең инспекциягә, яки «Халык контроле» хезмәтенә хәбәр итегез, - дип искәртәләр ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә.

Гүзәл Насыйбуллина
Солтан Исхаков фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев