Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Ифтар һәм сәхәр ашау, яки уразадагыларга табибтан киңәшләр

Казан дәүләт медицина университеты доценты Габделхак Ризванов ун ел ураза тота икән. "Алдан ният итеп, үземне әзерлим. Аннан тәвәкәлләп тотынам. Ураза тотуның баштарак 2-3 көне генә авыр, соңрак организм шул режимга ияләнә. Дөрес, бу чорда көч күп сарыф итә торган авыр физик эшләрне соңгарак калдырып торырга да туры килгәли. Әмма...

Казан дәүләт медицина университеты доценты Габделхак Ризванов ун ел ураза тота икән.

"Алдан ният итеп, үземне әзерлим. Аннан тәвәкәлләп тотынам. Ураза тотуның баштарак 2-3 көне генә авыр, соңрак организм шул режимга ияләнә. Дөрес, бу чорда көч күп сарыф итә торган авыр физик эшләрне соңгарак калдырып торырга да туры килгәли. Әмма бөтенләй эшсез торырга да ярамый. Бакчада эшләп керсәң дә, вакыт тизрәк уза", ди ул бер әңгәмәсендә.

- Иң мөһиме: ашау-эчүне җайга салу. Сәхәргә эремчек, сөт өсте, хәләл иттән әзерләнгән шулпа бик әйбәт. Кара бодай, тары, дөге боткалары да туклыклы. Кичкә шулай ук ит шулпасы, тавык, балык ризыклары пешерергә мөмкин. Үзебезнең җирлектә дә җиләк-җимеш, яшелчә өлгерде. Ник шулар белән сыйланмаска, алар читтән китерелгәннәргә караганда файдалырак та. Ураза вакытында, ризыкны кояш баеганнан соң таң атканчы өч тапкыр, аз-азлап ашарга киңәш итәм. Көндез тыелып торганлыктан, чәйне күбрәк эчәргә кирәк.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев